Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02794-6
Скачать книгу
Көнчыгыш галимнәренең, Сократ һ. б. акыл ияләренең сүзләрен мисалга китерә. Бу китап укыр өчен шактый кызыклы, анда күптөрле хикәяләр бар. Мәсәлән, автор укучыга, картлар белән сөйләшкәндә әдәпле бул, алардан көлмә дип үгет-нәсыйхәт бирә. Шуңа мисал итеп ул бер хикәя китерә. Бөкрәеп беткән бабайга бер малай очрап: «Бабай, бу җәяне күпмегә алдың?» – дип көлеп сорый. Бабай әйтә: «Гомерең озын булса, улым, ул җәяне сиңа бушка бирерләр, сатып алу хаҗәт түгел, ләкин бу җәя, бәлки, сиңа лаек та булмас», – ди. Әдәпсез малай үзенең тупаслык эшләгәнен белеп ояла. Китапта әнә шундый халык акылының мисаллары шактый гына.

      XIX йөз татар мәгърифәтчеләренең барысы өчен дә уртак диярлек бер сыйфат бар иде: ул – дин сабагы ятлауда җәфа чиккән татар балаларында дөньяви китапка мәхәббәт уяту. Алда әйткәнебезчә, Таип Яхин рус педагогы К. Д. Ушинский тәгълиматы нигезендә бу өлкәдә шактый зур эш башкарды. «Гайре милләтләрдә балалар укыр өчен һәм укырга зәвыкландыру өчен күп хикәяләр бар, – дип язды ул. – Бәгъзе сабый вә сабияләр, бер кызыклы хикәяләр укый башлагач, икенчесен укыйсы килә һәм өченчесен, дүртенчесен…» Шулай итеп, Таип Яхин кызыклы хикәяләр аша балаларда китап укырга, белем алуга мәхәббәт уятуны үзенә максат итеп куя. Бала, ди ул, хәреф таный белү белән, үзе китап укып ләззәт сизә башласын. Шуны күздә тотып, ул зур күләмдә хикәяләр җыентыгы бастыра («Дәфгыльәксәл мән әс-саби вә әс-сабиятә», ягъни «Ир балалардан вә һәм яшь кыз балалардан ялкаулыкны җибәрә торган хикәяләр». – Казан, 1900). Күләм ягыннан бу китап – Т. Яхин хезмәтләре арасында иң зурысы. Монда Көнчыгыштан кергән әкиятләр, татар тормышыннан хикәяләр, мәзәкләр тупланган. Шүрәле турындагы татар халык әкияте дә бар. Бу китап авторның рус әдәбияты белән бик яхшы таныш булганлыгын күрсәтеп тора. Китапка кергән әкиятләр арасында күпчелеге рус фольклористы А. Н. Афанасьевның 1855–1858 елларда басылган «Народные русские сказки» исемендәге китапларыннан алынган. Шунда ук А. С. Пушкинның «Балыкчы һәм балык турында әкият» ен дә проза белән тәрҗемә итеп биргән. Таип Яхин, шулай итеп, бөек шагыйрьнең мирасын татар теленә беренче тәрҗемә итүчеләрдән саналырга хаклы.

      Рус әдәбиятын татар халкына тагы да киңрәк планда җиткерү өчен һәм, алда әйткәнебезчә, укучыларда китап белән кызыксынуны арттыру өчен, Т. Яхин 1902 елда Казанда тагын бер китап бастырып чыгара («Сабый вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугъларны тәрбия өчен гаҗәеп булган гыйбрәтләр»). Монда Т. Яхин тәрҗемәче буларак тагы да зур, әһәмиятле адым ясый: ул бөек мәсәлче И. А. Крылов иҗатын татарчага проза белән тәрҗемә итә. Аның тәрҗемәләре (аларның саны йөзгә якын) гарәп, фарсы телләре йогынтысыннан шактый чистарган булып, шул замандагы гади халык теленә мөмкин кадәр якынлаштырып эшләнгәннәр. Ул Крылов мәсәлләренең иң гади һәм иң кызыклыларын сайлап алган. Шуңа күрә Т. Яхинны без татар әдәбиятында Крылов иҗатын беренче тәрҗемә итүче дип тә саный алабыз.

      Ләкин татар мәгърифәтчесе буларак Таип Яхин эшчәнлегенең тагын бер әһәмиятле