Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02794-6
Скачать книгу
ясый. Шул ук елда ул «Бездә әдәби тәнкыйть» дигән зур күләмле мәкалә белән чыга. Татар әдәбият фәне үсешендә аның бу мәкаләсе дә игътибарга лаеклы. Тәнкыйть тарихы буенча татар әдәбиятында бу беренче тикшеренү иде. Тәнкыйтьче монда татар әдәби тәнкыйтенең идеализмнан материализмга таба үсеш процессын ачып бирә, тәнкыйтьчелекнең бишенче ел революциясе чорында аерым бер тармак булып күтәрелгәнен исбатлый.

      Күренекле галим борынгы мирасны әдәби өйрәнүгә дә зур көч куя. ХVII йөз шагыйре Мәүла Колый иҗатын беренче мәртәбә фәнни тикшеренүче, аны укучыларга җиткерүче кеше дә Сәгъди була. Ул борынгы татар әдәбияты әсәрләрен совет мәктәпләренең программаларына кертүне яклап чыга. Шул уңай белән ул Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты янында чыга торган «Мәгариф» журналында Мәүла Колый әсәрләре турында мәгълүматлар урнаштыра.

      Татарстанда культура революциясе чорында Габдрахман Сәгъди культура фронтының алгы сызыгында була. «Мәдәни революция алдында советчы укымышлыларның бурычлары» турында матбугатта мәкалә белән чыга. 1927–1928 елларда ул күренекле язучы Галимҗан Ибраһимов иҗаты белән якыннан торып кызыксына, аның әсәрләре турында тәнкыйть мәкаләләре яза. Сәгъдинең Ибраһимов иҗатындагы типлар эволюциясен күрсәткән хезмәте үзенең әһәмиятен бүгенге көндә дә югалтмый.

      Партиянең Татарстан өлкә комитеты секретаре Разумов 1928 елда, милли кадрлар әзерләү мәсьәләләренә кагылып, укымышлы кешеләрнең күпчелеге «телдә генә түгел, эше белән дә совет интеллигенциясе» икәнлеген әйткән иде. «Болар, – дип язды ул, – культура һәм хуҗалык фронтында коммунистлар партиясе, Совет власте белән кулга-кул тотышып эшләүчеләр, халык массаларын партиябез политикасы тирәсенә туплауга чын күңелдән булышлык итүчеләр… Милли интеллигенциянең бу өлешенең настроениеләре иптәш Сәгъдинең кызыклы һәм тулысынча совет җәмәгатьчелегенә туры килгән мәкаләләрендә чагылган».

      Габдрахман Сәгъди әнә шул алдынгы совет интеллигенциясенең күренекле вәкилләреннән берсе иде.

      Әдәбият теориясе, әдәбият тарихы һәм педагогика өлкәсендәге күпкырлы хезмәтләрен искә алып, Көнчыгыш педагогия институтының гыйльми советы 1929 ел, 20 июнь карары белән Габдрахман Сәгъдигә татар теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры дигән исем бирде.

      Озак еллар татар совет әдәбияты тарихын өйрәнү нәтиҗәсе буларак, 1930 елда Сәгъдинең «Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты» дигән хезмәте (татар әдәбияты тарихының икенче кисәге) басылып чыга. Кайбер кимчелекләре булуга карамастан, бу хезмәт совет чоры әдәбиятын туплап тикшерүдә беренче уңышлы адым иде.

      Вульгар социологизм елларында Сәгъдинең әдәбият тарихы, әдәбият теориясе һәм методикасы буенча эшчәнлеге урынсыз һөҗүмнәргә дучар булды. Вульгар социологлар тупас, дорфа рәвештә аның фәнни хезмәтләреннән төрлечә гаеп эзләделәр. Эш шуңа җитте ки, аларның кайберләре Сәгъдигә профессор исеме бирелү белән килешмәделәр. Бигрәк тә «Эшче» газетасы үзенең