Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02794-6
Скачать книгу
арихи кыңгыравык» мәкаләсендә әйтелгән үз сүзләре, алар бүгенге вазгыятьтә дә, фәнгә 1960 елларда «Хрущёв җепшеклеге» шартларында килеп, аннары «кырау төшкән буын» (Х. Туфан гыйбарәсе) язмышы мисалында да әһәмиятен җуймый, галимнең үзенә, күпкырлы эшчәнлегенә, энциклопедик белеме-акылына, шәхси позициясенә бәя булып яңгырый. М. Мәһдиевнең шушы хезмәттә киң колачлы, тирән, бер нигезгә утыртылып тәкъдим ителә торган фәнни мирасы – милләтнең узганы турындагы хакыйкатьне халыкка кайтару өчен көрәш мисалы – совет чорында милли-мәдәни тарихның аерым бер сәхифәләрен өйрәнүнең шәхси батырлыкка тиң булуына дәлил булып аңлашыла. Китап шулай ук совет чоры галимнәре калдырган хәзинәдә «ак таплар», бушлыклар, үз вакытында укучыга барып җитә алмаган бик күп материаллар булуны да искәртеп тора.

      Күп санлы фактларны, вакыйгаларны, язмышларны эзләп табып, гомуми тарихи барышта урыннарын билгеләп язылган мөстәкыйль фәнни язмалар бер баш астына ХХ гасырның беренче чиреге татар мәдәнияте тарихы булып берләшәләр. Аларны татар яңарышын әзерләгән, фикри күтәрелешкә зур өлеш керткән шәхесләребез тарихы дип тә карарга мөмкин булыр иде. Әлеге шәхесләр исемлегендә «алтын чор» ны күзаллаган һәм якынайткан Ш. Мәрҗаниләр, К. Насыйрилар, Г. Баязитовлар, Г. Рахманколыйлар бар. ХХ гасыр башы күтәрелешенең үзәгендә кайнаган Г. Тукайлар, Ф. Әмирханнар, Г. Камаллар, Ш. Камаллар, Г. Коләхмәтовлар һ. б. күпләгән шәхесләр тормышы һәм язмышы холык-фигыльләре, эш-гамәлләре, теләк-омтылышлары берлегендә калка. Татар фәне һәм мәдәниятенең «йөзек кашлары» – Г. Рәхимнәр, Г. Гобәйдуллиннар, Җ. Вәлидиләр, Г. Сәгъдиләр, Г. Нигъмәтиләр һ. б. эшчәнлеге, җентекле анализланып, югары бәя алган. Милли тарихта якты эз калдырган башка милләт кешеләре дә – татар мәгърифәтенә, мәдәниятенә, гыйлемгә хезмәт иткән матбагачы Иван Николаевич Харитонов (1859–1954), адвокат А.Г.Бать кебекләр – олы рәхмәт хисләре белән искә төшерелә.

      Гомумән алганда, бу җыентыкны 70–80 ел вакыт аралыгын колачлаган милли энциклопедия, татар халкы тарихындагы иң тынгысыз чорлар елъязмасы дип карап була. Бу елъязма үз чиратында һич тә тарихи фактлар җыелмасы кебек түгел, бәлки аяныч язмышлар, катлаулы холыклар, шәхси омтылышлар, очраклылыклар тупланмасы, шулай ук халыкка мәхәббәт, идеалларга тугрылык, дуслыкка хыянәт, гомуммилләт идеалларын шәхси амбицияләргә корбан итү, идеологик басымга яраклашу һ. б. бик күп мәсьәләләргә мисаллар хәзинәсе төсле кабул ителә.

      Мондый язмаларны гади укучыга кызыклы, мавыктыргыч форма табып җиткерүне фәндә «көнитеш тарихы» (история повседневности) дип йөртәләр. ХХ гасырның икенче яртысында Европа илләрендә (Франция, Алмания, Англия) мәйданга чыккан, Ф. Бродель, «Анналлар мәктәбе» (Ж. Ле. Гофф, Р. Шартье), Россиядә Ю. М. Лотманның аерым хезмәтләре белән танылган бу методология тарихны көнкүреш киңлегендә, детальләрдә, сурәтләрдә тергезергә, реконструкцияләргә мөмкинлек бирә. Үз чиратында билгеле бер тарихи чорның психологик атмосферасын, фикри-гаклый халәтен, кешеләрнең яки милләтнең менталитетын, шул вакытта хөкем сөргән кичерешләр-омтылышларны аңлау, тою, теге яки бу вакыйгаларның эчке сәбәпләрен билгеләү ягыннан мондый язу рәвешенә тиңнәр юк. Мәсәлән, китаптагы тарихлар – Г. Тукай, Ф. Әмирхан яки М. Гафури һ. б. язмышлары – әдәби әсәрләр кебек укыла. Аларда шәхесләрнең холык-фигыле дә, яшәү тирәлеге дә образлы күрсәтелә, авторның шәхси бәясе, мөнәсәбәте туплап бирелә. Шуңа да Тукай язмышы («Габдулла Тукай турында замандашлар», 1961; «Шагыйрьнең бишеге», 1976) Казан арты төбәгенә, бу якның интеллектуаль куәтенә мәдхия булып яңгырый. Яки «Солтан Рахманколыйның иҗат эшчәнлеге» (1966), «Татар педагогикасы тарихында Рахманкуловлар» (1967) язмаларында аталы-уллы Габделмәннан һәм Солтан Рахманколыйларның гаять күпкырлы эшчәнлеге дә, гаиләдәге рухи хәл-халәт, алар аралашкан кешеләр, туганнары, дуслары, танышлары очрашкан вакыйгалар да, шәхесләрнең башка татар зыялылары белән мөнәсәбәтләре дә сөйләп барыла, алар язган китаплар, төзегән сүзлекләр, тәрҗемәләр бәяләнә. Татар мәгърифәтчеләренең – «Ак нур сызып…» барган кешеләрнең – җыелма образы пәйда була.

      Галим, конкрет вакыйгалар турында сүз алып барганда яки аерым шәхесләргә бер мәсьәлә аша караш ташлаганда да, материалларны үзгә мәгълүматлар белән баету юлларын таба, киң тарихи-культурологик фонны сурәтләүгә һәрчак аерым игътибар бирә. Әйтик, «Фатих Әмирхан жандармерия күзәтүе астында» (1976) дигән мәкалә, Татарстан милли архивы документларына нигезләнеп, язучыны махсус күзәтү-тикшерүләр, тентүләр турында сөйли. Бу хәлләрнең тамырлары каләмне Фатихның әтисе Зариф Әмирханның махсус күзәтүгә алынуы вакыйгаларына алып китә, Фатих исеме белән янәшә еш телгә алынган Әхмәтгәрәй Хәсәни язмышын бәян итүгә юл ача. Аннары язучының М. Вахитов белән мөнәсәбәтләренә игътибар ителә. Язма авторы татар провокаторлары мәсьәләсенә дә, ялган донос белән тикшерүләргә дә кагылып уза. Шул рәвешле, татар зыялыларын махсус сак-күзәтү астына алу, бу эшнең ничек алып барылуы тарихы пәйда була. Энциклопедик белемне язучы таланты, образлы сурәтләү белән бер үремтәдә файдаланган М. Мәһдиев шәхесләр тарихыннан милләт тарихына күпер ясый, һәр язмада, совет идеологиясенә җавап булып та, милли үзаңны, милли горурлыкны үстерүгә нигез кебек тә, «халкым мескен булмаган» дигән лейтмотив фикер ярылып ята. Бу язмаларның тәэсир көче дә шунда, күрәсең.

      Бер үк вакытта хезмәтләр автор шәхесе,