Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Магсум Хузин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02494-5
Скачать книгу
якта ук килә иде. Бәлки, аны ял көннәрендәге ялгызлыгы яки шул көннәрдә күп эшләвеннән талчыгуы шуңа мәҗбүр иткәндер. Без аңа дүшәмбедә, гадәттә, эшебез тыгыз булуын әйттек. Һәм ул безнең үтенечне искә алды, очрашуларны башка көннәргә күчерде.

      Бу юлы да Нури абый бүлмәмә дүшәмбедә түгел, ә чәршәмбедә (шулай хәтерлим) килеп керде. Тик иртәдән түгел, төш алды иде инде. (Фаил юк иде инде, ул сиксән икенче елның көзендә вафат булды.) Йөзендә гадәттәге елмаю юк, карашында кырыслык аермачык сизелә, еш кына тирән итеп сулый, авыру кешегә тартым иде аның үзен тотышы.

      – Ярагыз интектерә башлады мәллә, Нури абый? – дип сорадым мин.

      Аның аягындагы ярасы (сугышның онытылмас истәлеге, дия иде ул моны) ел саен ук булмаса да ачылгалый иде.

      – Юк! – дип кырт кисте Нури абый. Һәм кинәт көлемсерәп: – Әлегә анысы кимерми, – диде. Аның авырлыкны елмаеп үткәрергә тырышу гадәте һәм дә уздыра алу көче бар иде. – Ал әле чиста кәгазь. Яз, – дип, бөтенләй бүтәнгә күчте Нури абый һәм ике куплетлы шигырен әйтеп яздырды.

      Әллә

      Ярык идәнле абзарга

      Фил япканнар кешеләр.

      Ярыклардан фил табанын

      Кимергән ач күселәр.

      Дәү ауган, ди, түзалмыйча

      Коточкыч мондый хәлгә.

      Мин Дәү микән сиңа әллә,

      Син күсе микән әллә?!

      – Укы. «Дәү» сүзен җөмлә уртасында да баш хәрефтән яз, тыныш билгеләрен әйтеп бар.

      Нури абый, күрәсең, бу шигырен килешли генә, күңеленнән генә язгандыр, аның кәефе кырылуына сәбәп берәрсенең этлек эшләвенә бәйле булгандыр. Шигырьне ул үзенә алмады, күңеленнән ачынуы-ярсуы бу сигез юлны онытырлык итмәгән, димәк.

      – Сакла…

      Бу хәл сиксән өченче елның егерме дүртенче августында булган – кемдер аның теңкәсенә тигән, иҗат каләмен кулыннан төшергән көн…

      Озын-озак сөйләштек без бу көнне. Нури абый эш сәгате бетүен түземле көтте. Һәм Казансу буйларында эңгергәчә йөрдек. Әңгәмәбез үзәгендә төрле мәсьәләләр калкый торды. Менә кушма сүзләрне, аларның да парлы төрен тикшерүгә кереп киткәнбез. «Вак-төяк», мәсәлән. Шунда Нури абый мондый сүзләрнең килеп чыгышы турында миңа бер сабак-дәрес бирде.

      – Элек-электә кайбер әйберләр, хәлләр төрлечә аталган булыр. Заманнар узу, төрле төбәк кешеләренең якыннанрак аралашуы төрле атамаларның берсен гомуми кулланышка алдырган. Аерым сүзләр исә «бирешергә» теләмәгәннәр. Халык аларны тиң күргән дә икесен бергә кушкан. Мин шулай гына уйлыйм, – диде аксакал.

      Болай гади итеп аңлатуны беренче ишетүем иде. Тел дәресләрендә укытучыларым сүзләрен колак яныннан уздырган булганмындыр, бәлки.

      Сүзебез хәтта дача йортлары салуга барып җитте. Нури абый, тимер юлның җиде йөз җитмеш дүртенче чакрымындагы дача йортын оешмадан салдыртса да, сарай-остаханәсен карт имән янына үзенчә итеп төзегән иде. Бу төзелеш – иҗатының үзгә җимеше иде аның.

      Саубуллашу алдыннан, Нури абый:

      – Иҗади конкурс игълан итәм: йортны нинди төскә буярга? Җиңсәң сыйлармын. Йорт әлегә зәңгәргә