Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Магсум Хузин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02494-5
Скачать книгу
бара. Озын чәчләре адымнары җаена күтәрелә дә җилкәсенә кабат кагыла. Чәчләре, җилкәләрен сыйпап:

      – Сине тормыш-язмыш күп үк газап чиктерер, әмма без сине үзебез иркәләп рәхәтләндерербез, – диләр кебек.

      Язучылар әңгәмәсен без, каләмне җигә генә башлаучылар, читтәрәк торып тыңладык. Мондый әңгәмәләр ул чакларда еш кына оеша, һәм алар үзенә күрә әдәби дәрес иде.

      Әлеге әңгәмәне тыңлаганда, минем башыма кыю гына, хәтта бераз дорфарак уй килде: телгә алынырлык хикәяләр язсам, Гурий дәдәй, мин синнән, Язучылар берлегендә әгъза булу өчен, рекомендация сораячакмын, әзер булып тор, янәмәсе. Мин Гурий Тавлинның язучылыгы шул чакта ук рәсмиләштерелгән дип уйлый идем. Ләкин алай булмаган икән. Язмыш шуклыгы, диимме, шактый еллар узгач, Гурий Иванович Тавлинга андый рекомендацияләрнең берсен мин бирдем. Менә бит дөнья-язмыш дигәнең ничек әйләнә… Гурий дәдәй белән яшь арабыз биш ел булса да, бу очракта мин аңа «абый» га әйләндем кебек. Әмма Гурий Ивановичка хөрмәтем дәрәҗәсеннән торып уйлаганда, мин аңа бурычымны үтәдем. Яшьләребез аермасының бер куанычы шул.

      Аерма дигәннән…

      Бик тә ерак-ерак җирләрне, афәтле дә һәм кайбер төштә рәхәтле дә чомбыракны-араны үтеп, җитмеш яшен тутырган бу көннәрдә Гурий дәдәйдә яшьлегендәгечә көч-куәт бар, иҗатын туктаусыз бөтәйтерлек электәгечә кодрәт-гайрәт аңарда.

1995, декабрь –1996, гыйнвар

      Билгесезлек чоңгылында

      Көрәш һәм юллар…

      Аның мәйдан уртасына бил алышырга керүен хәтерләмим мин. Шулай да танышуыбыздан ук (моңа инде утыз ел чамасы икән, әкәмәт!). Аны мин көрәшче итеп күрдем. Бу сыйфаты җитез хәрәкәтләрендә, барыр юлы читендәге шайтан таяклары чәнчүдән куырылмавында, бигрәк тә каршында түтәрәмле генә түгел, ә күтәремсез тоелган авырлыклар калыккач, аны ничек аркасына әйләндереп-чәпәп салу әмәлен эзләгәндә күзләрен челт-челт йомгалап, хәтта ашкынып уйлануында аермачык чагылган иде аның. Һәм утыз елдан артка сузылган иҗатын көрәш юлына тәңгәл-төгәл түши белде, моңа тәкать-куәте җитте. Шигърият мәйданына кергән вакыттарак Ул «иҗат итәргә, яшәргә, көрәшергә» килүен, гомерен комга язмаска теләвен һәм:

      Алдашсам, ярашсам,

      мин түгел!

      Җаныма чит алар…

      Шигырьдә! –

      дип кемлеген белгерткән иде.

      Соңрак «яраклашучыга җиңел, көрәшчегә авыр» булуын, «заманы – һәр көнне көрәш, ә көрәш һәрчак кыен» икәнлеген кабат искәртсә дә:

      Кысыла-кысыла һаман эчкә кердем –

      Уртасына кердем җыенның, –

      дип сөенде.

      Тоткан юлыннан тайпылмады Ул һәм вәгъдәсенә хәзер дә тугры. Барыр юлының – көрәш юлының йолдызларга хәтле сузылуы, багуда үзенә гел юл чыгуы шатлык Аңа. Шуңа күрә пәйгамбәр түгеллеген танып, белеп, тауны үз янына чакырмый, ә тауга соңгы сулышынача үз аягы белән килү насыйп булуын тели, чөнки, мәкальгә нигезләнеп әйтсәк, тәкатьлегә-көчлегә тауның баш иячәгенә инанган Ул. Юл баруда – көрәштә күңеле сафлануын тоя Ул күңел сафланган саен яшәү