Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке). Ренат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ренат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2018
isbn: 978-5-298-03697-9
Скачать книгу
кинуть?

      Для меня мир – пустыня!

      Когда тебя нету рядом…

      – Урысчаң яхшы булгач, син, Мәрәкә әби, кем соң? Марҗамы? Керәшенме? Әллә Морокко кешесеме? Чын исемең?

      – Төрекмән дигән җирдәниек без, олан, һай, ерактан! Мәрәкә – «морока» дан чыккан ул. Сезнеңчә – мәшәкать, артык җан, бәла. Тегендә дә артыгыек. Монда да кактылар, суктылар. Сөймиләр. Ник?

      …Яман төшем белән өнем аралыгында мин бүген Мәрәкә белән әнә шулай саташтым.

* * *

      И без малай чакларда! Сабан туе җиткән саен, тирә-юненә бер оста тегүче булгач, әнкәй биш улына да өр-яңа өс-баш җиткезеп бирә. Иң бәләкәчләргә – матрос киеме, калкуракларыбызга – күркәм кәчтүм-чалбар. Кыңгырау-шөлдер таккан, сөлгеле атларга ияреп, өер-өер булып агылган халыкка тагылабыз да китәбез чыгып үзебезнең Тегермән очы белән болынга – мәйданга. Өер саен – гармунчы. Мескен тальянканы гыж да гыж шыңшыта-шыңшыта интектереш китә. Моң өйләрнең җыештырылмаган табыннарында адашып калган. Безнең очта оста гармунчы булмаганга, ул чакта миңа гел шулай тоела иде. Бераздан дирижёрсыз оркестр тын кала. Депутат Шандыбин чырайлы, Церетели монументы сыман шыксыз, салмыш Кызрач Сапый абзый оран сала:

      – Эһе. Теге килә…

      – Кем? – дип сорый арадан бер килмешәк кунак.

      – Дивана. Кулак калдыгы. Кем булсын тагын? Авыл гәләе. Мәрәкә…

      Карашлар бәрелешә. Сәламләшеп торыш юк. Ак яулыгын урысчалатып япкан кара чутыр Мәрәкә әбине мин үскәчрәк горур Карменга охшаттым. Төп-төз гәүдә, зәп-зәңгәр күз. Кыз чагында ак гвардия моны тачанкаларда затлы экспонат рәвешендә генә утыртып йөрткәндер. Төз әбинең һәр адымы үлчәнгән. Болеро биеп арыгач та, зыялы кавалерыннан аерылып, бай, үтә затлы дәргаһ залыннан, балга дип килгән берсеннән-берсе дәртлерәк, гаярьрәк барча кенәзне аяктан еккан кыяфәт ясап, ары табан узып китә Мәрәкә әбиебез. Урталай аерылган томана чирү як-якка сибелешеп, шыңшып калса да, ни гаҗәп, ошбу затка ник бер эт өреп карасын! Еллар үткәч, мин бу инсанны череп беткән буралы газиз чишмәнең болганчык суына ялгыш кына китереп ташланган аквариум балыгына тиңләдем. Чишмә – Алтын балык стихиясе түгел, юк. Хрущёвның бичара, гыйбат авылы пейзажына мондый илаһи фактура ни көндезен, ни төнен төс түгел иде.

      Әби үтеп киткәч, чирү янә җанлана. Кызыл чырайлы, күбенгән Кызрач Сапый, муен тамырын бүрттереп, кәҗә тавышы белән җыру башлый:

      Җиз комган борыннары,

      Рәхмәт инде, Гатаулла

      Кунак итеп чакырган.

      Усал малайлар һәр елдагыча чәрелдәп кала:

      Марья-Мәрәкә —

      Җарык чәркә.

      Чырый чәүкә,

      Дивана-а-ау…

      Ә әби – Кармен дәшми. Үз бәясен үзе белгәнгә. Бермәл вакыт үткәч, тыкрыкны узып, сәер әби безнең өй турына килеп җитәр. Гадәтенчә, якын итеп, үзенең күңелен тыңлый белә торган әнкәбез янына килеп керер дә:

      – Мир дому, – дияр. Ә аннары: – Күңелем моңлана, Бибигайшә, – дип өстәр.

      Бергә-бергә сәйлүн чәе эчә-эчә елашып алгач, теге әби олы юлга илтә торган үргә менеп китәр дә, нәни учларын каш өстенә куеп, астан – кул сузымындагы Чулмансу өстеннән – тез