Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фирдаус Хузин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02920-9
Скачать книгу
т концлагерьларында кырылды. Безнең якка исән кайтканнарын кабат ачы язмыш көткән булып чыкты – кайберләре, махсус бүлек иләге аша үткәндә, гаепләре зур дип, атып үтерелде; кемнәрдер Колымага сөрелде, сугыш ахырындарак әсирлеккә төшкәннәр фильтрацион лагерьларга ябылды.

      Шундыйларның берсе – Татарстанның Апас районы Түбән Барыш авылында гомере буе авылдашларыннан үзе турындагы чын хакыйкатьне яшереп гомер кичерергә мәҗбүр булган, 1920 елда туып, нибары 60 яшендә, сугышта алган яраларыннан, туңу-өшүләрдән, әсирлектәге кимсетүләрдән гүр иясе булган сугыш ветераны, ерак араларга очучы бомбардировщикның укчы-радисты Хәлимов Габделхак Хәлим улы.

      Табигате белән тыйнак Хак аганың (көндәлекләрендә үзе шулай язган. – Авт.) әсәрдә алты еллык армия һәм канкойгыч сугышларда катнашу вакыты турында гына сөйләнер һәм ул беренче заттан – «мин» дип язылыр.

      Хатыны Кәримә апаның һәм балаларының гозерен үтәп язылган ошбу документаль бәян әсир ителгәннәрнең рухына бер дога булып барып ирешсен.

      I бүлек

      Әсирлектә

      Йөз икенче очыш

      1945 елның унберенче март иртәсе. Шылт иткән аваз юк. Көнчыгыш тарафтан ашыкмыйча гына күтәрелеп килүче кояш, нурлары белән офыкны кызыл төскә манып, тиздән көндәлек сәяхәтен башлап җибәрәчәк. Балтыйк диңгезе тәэсирендә нык суынган һава, сулаганда йөзләгән энәләре белән сулыш юлларына, үпкәгә кадала. Офицерлар – бер төркем, без, сержантлар, аерым булып, эскадрильябыз белән ашханәгә иртәнге чәйгә барабыз. Аяк астында кар шыгырдый. Кәефләр күтәренке. Безнең полкка сугышчан боерык кичтән үк җиткерелгән, очасы маршрутлар картага сызылган, бомбага тотасы объектлар билгеләнгән. Бу якларда томансыз аяз көннәр сирәк булганга, сүз күбрәк һава торышы турында бара. Экипажның радисты Захаров:

      – Бүген ким дигәндә өч сугышчан очыш ясарга туры килер әле, – ди. – Көн шундыйга охшаган.

      Мин аны:

      – Алдан сөйләшергә ярамый. «Алдан сөйләшсәң, юраганың юш килми» ди торган иде безнең әти, – дип бүлдерәм.

      – Мин андый хорафатларга ышанмыйм. Йөздән артык сугышчан очыш ясадык, күпме дошман ныгытмаларын, эшелоннарын җир белән тигезләдек – безгә шайтаным да булганы юк. Бу юлы да исән-сау әйләнеп кайтырбыз, – диде радист күтәренке рухта.

      – Күз тидерә күрмә. Исән барып, сау кайтырга язсын, – дидем, алда торган билгесезлектән күңел төпкелендә үземә дә аңлашылмаган шомлану тоеп.

      Янәшәдәге офицерлар төркемендә атлаучы экипаж командиры өлкән лейтенант Куликов безнең әңгәмәгә колак салып барган икән.

      – Разговорчики, – дип кисәтте командир көр тавыш белән, – ну-ка, теманы үзгәртегез!

      Ашханәгә барып җиткәнче бүтән сүз куертмадык. Һавага һәр күтәрелгән саен, очучылар гәүдә авырлыгын шактый югалта, шуңа аларны яхшы ашаталар. Бүген дә өстәлгә иртәнге лимонлы чәй янына күп итеп ак француз булкасы белән ветчина, плиткалы шоколад куйганнар. Ашагач, кәефләр күтәрелеп китте. Инде кояш та ярыйсы ук күтәрелгән. Аның нурлары юка боз белән капланган кар өстендә миллионлаган чаткылар уйнатып җемелди, агач ботакларында асылынып торучы озынча боз тамчыларын алтынсу-кызгылт төскә манып, күзләрне иркәли. Тиздән фашист дигән явызны Балтыйк буендагы өнендә дөмектереп, Берлин юнәлешендә хәрәкәт итүче гаскәрләргә ярдәмгә очачакбыз, ул көнгә ерак калмады инде. Шулай да гитлерчыларның каршылыгы көчле әле, пропагандалары дан җырлаган «Дранг нах остен» ныгытмаларына өметләре зур. Верховный башкомандующий иптәш Сталин әмере буенча, Көнчыгыш Пруссиянең төп терәге саналган крепость-шәһәр Кёнигсберг апрель башларыннан да соңга калмыйча алынырга тиеш. Бу уңайдан инде «Кёнигсбергны алган өчен» медале дә булдырылган, диләр. Медаль булдырылгандырмы-юктырмы, анысы безгә караңгы, әти әйтмешли: «Булса хуп, булмаса хуш». Ул көнгә кадәр әле яшәргә кирәк. Казармага кайткач, очканда устав буенча каралган җылы киемнәрне кидек, һаваның җир өстендә салкын булуы бер нәрсә, дүрт мең метр биеклектә тагын да салкынрак.

      Аэродромга барып җиткәндә, иртәнге сәгать уннар иде. Килүебезгә техниклар очкычларны кабызып, моторларын җылытканнар, суынмасынга, фюзеляжларын чехол белән каплап куйганнар. Төш туры якынлашуга карамастан, һава һаман салкын. Әүвәл баскычтан салонга экипаж командиры Куликов, аның артыннан штурман Плюхин, аннан соң мин һәм радист Захаров күтәрелде. Һәркем үзенә тиешле урынга урнашкач, двигательләрне кабызырга команда булды. Алар кабызылып, кирәкле оборотларын җыйгач, Куликов җирдәге командный пункт белән элемтәгә кереп, очарга рөхсәт сорады. Элемтә буенча эскадрильядагы тугыз очкыч белән командалык итүче эскадрилья командирыннан да рөхсәт алынды. Менә инде безнең самолёт старт полосасына чыгып килә. Моторлар үкереп, аны һаман саен алга куалыйлар. Ул кардан арчылган бетон полоса өстеннән йөгерде-йөгерде дә, кинәт җирдән аерылып, югарыга күтәрелә башлады. Эскадрильядагы тугыз самолёт та шул ук манёврны кабатлап, төркем алдыннан очкан командир машинасы артында үз урыннарын алды. Биеклек арткан саен, самолёт эчендәге җылылык кими бара, салкын инде борын очларын, битне чеметтерә. Җирдән нинди ераклыкка күтәрелүебезне белергә теләп, очкычтагы приборларга күз салам: биеклекне күрсәтүче ук дүрт километрлы билгенең