Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Разиль Валеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03795-2
Скачать книгу
Дәүләт Советы Рәисебез дә, тагын йөзләгән-меңләгән акыллы һәм төпле ил агаларыбыз да соңгы араларда Россиядәге сәяси вазгыять хакында еш уйланганнардыр, четерекле сорауларга җаваплар эзләп, йокысыз төннәр үткәргәннәрдер дип уйлыйм. Чөнки бүген бу хакта уйламаган кеше ул – үз язмышына да, ил язмышына да битараф, ваемсыз кешедер. Әгәр дә бүген шулай бар нәрсәгә битараф булып, горур кыяфәт белән бер читтә басып торсаң, син сәясәт арбасыннан төшеп каласың, димәк, синең язмышыңны башкалар хәл итәчәк. Ә инде ниндидер хәрәкәткә, кайсыдыр партиягә кушылып, нәрсәдер хәл итәргә теләсәң, башта кемнәр янына кушылуыңны һәм алар белән бергә халык һәм милләт файдасына ниләр эшләп булачагын бик ныклап уйларга кирәк.

      Партияләр күп, ә безнең язмышыбыз, безнең максатыбыз берәү генә. Шуңа күрә безгә артык бүлгәләнмичә, бөтен көчебезне бер тирәгә туплау кирәк. Бердәм булганда гына без үз хакыбызны хаклый алырбыз, бердәм булганда гына үз максатыбызга ирешә алырбыз. Бу бердәмлек безгә Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында гына түгел, һәрдаим кирәк булачак. Чөнки бу сайлаулардан соң дөнья бетми, алда әле Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар, президент сайлаулар, җирле үзидарәгә сайлаулар көтә…

      «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» диләр безнең халыкта. Шуңа күрә халкыбызны өчкә яисә егерме өчкә бүлгәләү, аның көчләрен таркату киләчәктә һич кенә дә безнең файдага, сайлаучылар файдасына, республика файдасына булмаячак. Чөнки халык бары тик бердәм булганда, бер максат тирәсенә тупланып, үзенең лидерлары, милләт маягы булырдай ил агалары тирәсенә оешып алга атлаганда гына, кыйбласын бутамыйча, киләчәк көннәргә исән-имин барып җитә ала.

      2003

      Алда безне зур сынаулар көтә

      Россия Федерациясендә дәүләт органнарын үзгәртеп кору турындагы Россия Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән закон проекты хакында сөйләү җиңел эш түгел. Мин бу урында кемнедер тәнкыйтьләп, үз-үзеңне авыр хәлгә кую яисә, киресенчә, кемнедер мактап һәм яклап, дивидендлар җыю турында икеле-микеле сүзләр алып бармыйм. Монысы мине артык борчымый. Иң авыры, иң кыены монда син сөйләгән сүзнең, син әйткән фикернең барыбер беркемгә дә, бернәрсәгә дә тәэсир итмәвендә. Чөнки мәсьәлә инде күптән кирәкле даирәләрдә хәл ителгән, тиешле кешеләргә күрсәтмә бирелгән, ә син бу микрофоннан гына сөйләү түгел, Айга менеп кычкырсаң да, бернәрсә үзгәрмәячәк. Хәлебезнең бөтен авырлыгы, безнең бүгенге утырышыбызның бөтен мәгънәсе яисә мәгънәсезлеге дә менә шушындадыр. Мин бүген монда үземне алтмыш меңнән артык сайлаучыларымның мәнфәгатен кайгыртырга тиешле депутат итеп түгел, хәтта шушы илнең тулы хокуклы гражданины, гап-гади бер кешесе дип тә хис итә алмыйм. Чөнки бу илдә мине тыңламыйлар, мине ишетмиләр, минем белән исәпләшмиләр, минем фикеремне санга сукмыйлар. Ә инде Кеше кадере булмаган илдә ниндидер абстракт демократия, федерализм, милләтләр, телләр, диннәр тигезлеге турында сүз алып бару – бөтенләй мәгънәсез нәрсә.

      Менә шундый халәттә, шундый