Безнең милләт дүрт гасыр буена дәүләтсез, патшасыз һәм хөкүмәтсез яшәп тә югалып бетмәгән, чөнки аны ислам дине, татар моңы, татар мәгарифе, татар китабы саклап калган. Патша хөкүмәте бер тиен акча бирмәсә дә, татар халкы һәр авылда, һәр мәхәлләдә үз милли телендә белем бирүче мәктәп-мәдрәсәләр тоткан. Ул заманнарда татарның югары уку йорты дәрәҗәсендә белем бирүче «Мөхәммәдия», «Галия», «Хөсәения», «Буби» кебек берничә мәдрәсәсе дә булган. Үзебезне суверен дәүләт дип игълан иткәч, югыйсә иң беренче чиратта безнең суверен милли мәгариф системабыз оешырга тиеш иде. Тугыз ел узды, ә кайда ул милли мәгариф, кайда ул Милли университет? Ул бүгенге көндә юк һәм аның булуына өмет тә елдан-ел кими бара. Ә инде Татарстандагы Россия университетларын татарчалаштырырга өмет итү ул ХХ гасыр башында бөтен Японияне мөселман итәргә маташкан Габдерәшит казый хыялыннан әллә ни аерылмый торгандыр.
Без инде 1994 елда «Телләр турында» гы Законны гамәлгә ашыру буенча Дәүләт программасы кабул иткәннән соң, 5 ел буена университет ачуның авырлыгы хакында сөйлибез. Ә аны ачу, аңа нигез ташы салу юлында кылган гамәлләребез чыпчык тезеннән генә. Күптән түгел мин Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Мәрмәрә һәм Фатыйх университетларында, Әнкарадагы Билкент университетында булдым, аларның җитәкчеләре, профессорлары белән очрашып, Милли университет проблемалары хакында фикер алыштым. Билкент һәм Мәрмәрә университетлары турында сөйләп тормыйм, алары бөтен дөньяга билгеле… Ә менә Истанбул читендәге Фатыйх университеты 1994 елда, нәкъ менә Татарстан Югары Советы Татар милли университеты ачу турында карар кабул иткән елда, япа-ялан басу уртасында салына башлаган. Ике елда биналары төзелеп бетеп, бүген инде анда 2800 студент белем ала. Араларында безнең татар егетләре һәм кызлары да бар. Нишләсеннәр, үзебездә милли югары уку йорты булмагач, Төркиягә барып, тугандаш төрек телендә укырга ният кылганнар. Татарстан парламентында карар кабул ителеп тә, Милли университетның Казанда түгел, ә Истанбулда төзелүе һәм анда да татар балаларының белем алуы – күңелле хәл, билгеле. Әмма бу университет Казанда төзелеп, анда безнең балалар белән бергә чит илләрдән дә яшьләр килеп укыса, тагын да күңеллерәк булыр иде…
Мин анда университет төзү өчен киткән чыгымнар белән дә кызыксындым. Ректорның әйтүенә караганда, заман таләпләренә тәңгәл китереп университет төзү өчен, алар 5 миллион доллар акча тотканнар. Димәк, әлеге дә баягы Голландиядән алган 100 миллион долларлык кредитка Татарстанда менә дигән 20 милли университет