дә җиңел түгел. Күчеш чорлары беркайчан да җиңел генә булмаган. Мин татар мәктәпләрен тәмамлаган ата-аналарның да хәлләрен аңлыйм. Алар балаларыбыз вузларга керә алмаслар дип куркалар. Алар да хаклы. Без исә: «Менә без дә татар мәктәбен бетердек. Барыбер кеше булдык. Академик та, инженер да, шагыйрь дә булдык», – дибез. Президентны да мисалга китерәбез. Без дә хаклы. Болар барысы да тел культурасының, телләргә өйрәнү культурасының, гомумән, интеллектуаль дәрәҗәбезнең түбән булуы турында сөйли. Әгәр туган телебез бетү дәрәҗәсенә җитмәгән булса, урта мәктәпләрне шәп итеп тәмамласак, шул ук вакытта русчаны да туган тел кебек яхшы белсәк, без бүген бу мәсьәләне көн тәртибенә кертеп тә тормас идек, сессия саен: «Безгә татар университеты кирәк!» – дип кабатламас идек. Кем белә, бәлки, ул көннәр дә килер әле. Дөньяда бит башка процесслар да бара. Төркиягә йөрүче иптәшләребез безгә нишләптер барысын да сөйләп бетермәскә тырышалар. Андагы җитди вузларның күбесендә төгәл фәннәр күптән инде инглиз телендә укытыла. Андый практика башка илләрдә дә җитәрлек. Болары, – билгеле, киләчәк эше. Шулай да мине бер әйбер борчый: олы түрәләр, байлар, зыялылар үз балаларын бер дә татар мәктәбенә дә, вузларның татар группаларына да бирмиләр. Киресенчә, әнә шул чит илләргә җибәрергә тырышалар. Татар мәктәпләре, татар вузлары һаман да шул ярлы-ябагайлар өчен генә булып калмас микән? Шулай булмасын өчен, безгә мәгарифнең авторитетын ай-һай нык күтәрәсе бар әле.
Мин тагын бер тапкыр вуз җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм. Евгений Евтушенконың мәгълүм бер шигырь юлы бар. «Поэт в России больше, чем поэт», – ди ул. Җәмгыятебезнең бүгенге үсеш этабында югары уку йорты җитәкчеләре, әйткәнемчә, гади җитәкчеләр генә түгел, ә бәлки, акыллы сәяси эшлеклеләр дә булырга тиеш. Кемдер телиме-юкмы, барыбер бүген республиканың киләчәге икетеллелек белән бәйләнгән. Ул вакытлы кампания генә түгел, ул – дәүләт сәясәтенең аерылгысыз бер компоненты. Әмма күп вузларның телләр турындагы Законга моңа кадәрге мөнәсәбәте дәүләт сәясәте белән туры килмәде. Алар Законны ныклап үтәмәделәр дә, Закон кирәкми дә димәделәр. Мондый хәйләкәр позиция, әлбәттә, озакка бара алмый. Барыбер үзгәрергә кирәк булачак. Ә инде кемдер киресен уйлый икән, икетеллелекне вузларга кертеп булмый, дип әйтә икән, Закон үтәлерлек түгел, ди икән, рәхим итеп дәлилләсен, безне ышандырсын. Иманым камил, андыйлар табылмас.
Без, билгеле, мәсьәләнең җитдилеген барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Реаль икетеллелекнең иртәгә генә дә булмасын беләбез. Әмма без инде беренче чорны, башлангыч чорны, иң авыр чорны үттек, дип уйлыйм. Үзешчәнлектән дәүләт күләмендә фикер йөртергә, эшләргә, җавап бирергә, ниһаять, үзебезнең законнарга таянып яшәргә вакыт җитте. Без озын-озак, ерак юлга чыктык. «Тел Римга илтә», – диләр. Кайсы тел турында сүз барадыр, белмим. Безнең татар теле әлегә Мамадышка гына илтә ала әле. Тел, туган тел безне киләчәккә илтергә тиеш!
4 ноябрь, 1997 Ради национального согласия!
(Из выступления на парламентских слушаниях