Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Роберт Миннуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2018
isbn: 978-5-298-03610-8
Скачать книгу
эш эшләнгән икән, аларның барысы да диярлек, нигездә, аерым фидакярләрнең, энтузиастларның тырышлыгы белән генә булдырылды. Минем аларга ихластан рәхмәтемне җиткерәсем килә. Тагын шунысы бераз гаҗәпкә калдыра: андый энтузиастлар күбрәк техник вузлардан. Мәсьәләне аңларга тырышу, Законны тормышка ашыруның кирәклеген аңлау, төрле фәнни-практик эзләнүләр шул вузларда ныграк сизелә. Алар яңа дәреслекләр язалар, тәрҗемә итәләр, методик кулланмалар бастыралар, татар группалары булдырырга тырышалар. Сыйфатлары ниндирәктер, анысы – икенче мәсьәлә. Гуманитар вузларның шактыенда сәер тынлык хөкем сөрә. «Әйдәгез, фәлән белгечләр буенча кафедра, бүлек, факультет ачыйк!» дигән тәкъдимнәр белән чыгучылар әлегә кадәр күренми. Югыйсә инде бүген үк республикабызга ике телдә эшләрлек югары белем алган бик күптөрле белгечләр кирәк. Авыл хуҗалыгы белгечләрен әйтеп тә тормыйм.

      Бездә бүген ике телдә дә бердәй эшләүче юристлар юк. Законнар язучылар гына түгел, юрист-практиклар да. «Судларның күбесе татарча алып барылсын» дигән таләпләр көннән-көн ешрак яңгырый. Икетелле компьютер белгечләре, икътисадчылар кирәк, һәрбер җитди оешмага, министрлыкларга, эш кәгазьләрен тәрҗемә итү өчен, тәрҗемәчеләр таләп ителә. Синхрон тәрҗемәчеләр әлегә фәкать Дәүләт Советында гына. Әмма, иманым камил, озакламый алар барлык оешмаларда да булачак. Әлегә төрле конгрессларда, авылда кунаклар килгәндә туйдан туйга йөри торган бердәнбер гармунчы кебек, Казандагы бердәнбер дежур тәрҗемәче Тәлгат Бариев йөри. Кызганыч, андый тәрҗемәчеләрне бер вузда да әзерләмиләр. Телевидениедә ни өчен сәяси тапшырулар татарча алып барылмый? Җитәкчеләрнең җавабы әзер: татар телен белүче сәясәтчеләр юк. Аларны, ягъни татар телле политологларны, кем әзерләргә тиеш? Әлбәттә, гуманитар вузлар. Әмма без мәҗбүр иткәнне, өстән кушканны көтеп ятабыз.

      Гомумән, бик күп вузларның җитәкчеләре телләр турындагы Законны тормышка ашыруда бүгенге ситуациядә гафу ителмәслек дәрәҗәдә озын-озак пауза ясадылар. Биш-алты ел вакыт узса да, мәсьәләгә йөз белән борыла алмадылар. Мин аларны аңлыйм да шикелле. Аларның учлары Мәскәүгә сузылган. Шуңа күрә дә алар үзләрен мәгариф буенча Мәскәү наместниклары итеп хис итәләр. Ләкин без Татарстан җирендә яшибез, Татарстан балаларына белем бирәбез, үзебездә эшлисе белгечләр тәрбиялибез. Безнең вузлар – Россия вузлары түгел, ә бәлки, Россия белән килешү нигезендә эшләүче вузлар. Мәскәүдән акча алсалар да, Татарстан салымнары хисабына яшәүче вузлар. Шуны онытмаска кирәк. Аннары вуз җитәкчеләре – дәүләт кешеләре. Алар суверенлыгыбызның локомотивы ролен үтәргә тиешләр. Кызганычка каршы, аларны кузгату бик авыр бер эш булып чыкты. Күп вузларда әлегә кадәр, урамдагы элмә такталарны исәпкә алмаганда, татар телендәге язуларны таба алмыйсың. Яртылаш татар егет, кызлары укыса да, аларда татар рухы, татар дөньясы сизелми. Пензада да, Рязаньда да шул ук вуз, Казанда да шул ук вуз… Әлбәттә, моның объектив сәбәпләре дә җитәрлектер. Алар ике арада кысылып