Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Гаяз Исхаки
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03851-5
Скачать книгу
– иң мәрхәмәтле кешеләр» дигән ышануны юкка чыгара.

      «Өйгә таба» повестендагы вакыйгалар Беренче бөтендөнья сугышы чорында бара. Әсәрнең ахырында утыз ел патша армиясендә хезмәт иткән, бик күп сугышларда катнашып, зур батырлыклар күрсәткән татар полковнигы, ак флаг күтәреп, армиясе белән Төркия ягына чыгып китә. Тимергалиевнең бу адымы әсәрнең башыннан алып ахырына кадәр барган вакыйгалар, геройның кичерешләре белән аклана. Ул кем өчен дип әле үз мөселманнарының, дин кардәшләренең канын коярга тиеш? «Рус балтасының сабы» булып тагын күпме йөрергә мөмкин? Тимергалиев кенә түгел, аның армиясендәге башка татарлар да шулай уйлана.

      «Дулкын эчендә» һәм «Өйгә таба» әсәрләре әйтерсең лә бүген язылган. Г. Исхакый беркайчан да безнең системада яшәмәгән, аңа без яшәгән мохитнең тамчы кадәр дә йогынтысы булмаган. Әмма большевиклар тарафыннан дөрес курс алынмаганын һәм берьяклылыкның нәрсәгә китерәчәген ул тирән аңлаган һәм чит илдә калган. Хөр күңеле, идеаллары үзе белән киткән. Бернинди сарай идеологиясенә буйсынмыйча, гомумкешелек кыйммәтләре хакында Аурупа югарылыгында фикерли алган. Ул, үз югарылыгыннан торып, Локман хәким кебек, без коммунизм идеяләре белән исереп, якты киләчәк турында хыялланып йөргәндә үк, илебездәге тарихи вакыйгаларны үз вакытында мәкаләләрдә дә, әдәби әсәрләр итеп тә язып барган.

      «Көз» повесте – бер утыруда укыла торган бу гүзәл әсәр Г. Исхакыйның егерме дүрт яшьлек чагында язган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендәге татар өчен мәңгелек булган темаларның берсенә багышланган. Үзеңнең милли мохитеңнән, татар җирлегеннән, телеңнән, культураңнан, халкыңнан аерылу драматик финалга китерә. Әсәрдә төп фикер әнә шул хакта. Агымсу иркенә куелган йомычка кебек, агым кайсы якка китереп терәсә, шунда тукталырга риза булып яшәгән Гөлсем һәм кайсы ярга йөзәсен белгән һәм теләгенә ирешү өчен бөтен көчен, акылын җыеп көрәшкән Нәфисә – икесе ике төрле мохиттә тәрбияләнеп үскән кызлар. Саф татар гаиләсендә тәрбия алган сәүдәгәр кызы Нәфисәдән аермалы буларак, татар мохитеннән чыгып бетмәгән, рус мохитенә кереп җитмәгән морза кызы Гөлсем, ике арада бәрелеп-сугылып калып, ихтыярсыз бер кеше булып җитешә. Нәтиҗәсе шул: көзләре ике ханымның ике төрле: Нәфисәнең язмышы бер гүзәл поэма төсен алса, морза кызы Гөлсем упкын читендә кала. Әсәрнең герое Хәлим әйткәнчә: «Һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке – миләшчә, алманыкы – алмача». «Көз» повесте, гәрчә анда татар тормышының шул ук революциягә кадәрге дәвере сурәтләнсә дә, Г. Исхакыйның шул чорда язган әсәрләреннән аерылып тора. Биредә тел-сурәтләү чараларын кулланудагы, сюжетны корудагы камиллек, осталык сокландыра. Бу гүзәл повестьны татар эмиграция әдәбиятының классик үрнәге дип атарга мөмкин.

      «Җан Баевич» комедиясендә Г. Исхакый милли нигилистлардан көлә. Ватып-җимереп булса да русча сөйләшсәм, русча киенсәм, марҗага өйләнсәм, руслар белән генә аралашсам – тәрәкъкый пәрвәр булам, ягъни культуралы кеше булам… Комедиядәге төп герой Шакирҗанның хыялы әнә шундый.