Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Гаяз Исхаки
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03851-5
Скачать книгу
Уфада Милли мәҗлес төзегән кануннарга нигезләнеп, шәһәрләрдә шәһәр мәҗлесе идарәләрен, авылларда авыл мәҗлесе идарәләрен сайларга чакырып чыга. Һәм, чыннан да, Кызылъяр шәһәрендә 28 кешедән торган Милли идарә сайлана да.

      Г. Исхакый Версаль солых конференциясенә зур өметләр баглый. «Маяк»ның 2 нче санындагы «Солых конференциясе» исемле мәкаләдә автор болай ди: «Солых конференциясе вакытында үзләрен искә төшертә белгән, мәҗлес тирәсендә кирәкле урында кирәкле сүз дә әйтә белгән мәхкүм милләтләр мәхрүм калмыйлар, үзләренә кирәкне алалар. Моңар тарихта дәлилләр бик күп. Балкан халыклары, әрмәннәр, бельгиялеләр, финнар, чехлар, славяннар – болар һәммәсе иң якын тарихта… Динен, милләтен саклыйм, киләчәктә хөр милләт булып торыйм дигән бер халык өчен, әлбәттә, шуннан башка бер юл юк».

      Бу чордагы сәяси вазгыять турында Г. Исхакый болай фикер йөртә: «Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, 1918 елның 11 ноябрендә Аурупадагы вакытлы килешү игълан ителде. Без алманнарның җиңелүләренә ышанмаганга, бу эшне Аурупа дәүләтләренең бергәләшеп сугыш чыгымнарын Русия өстенә күтәртеп, шуларны каплатыр өчен, Русияне бүлү башлануының башы дип аңладык. Шул Русияне бүлешүдә үзебезнең халкымызның сәяси «ризыгы» хуҗасыз калмасын өчен, Аурупага солых мәҗлесләренә катышырга вәкилләр күндерүне кичектерелми торган бер милли эш итеп карадык» (Солых һәйәте әгъзасы Фуад Туктар вафат. Яңа милли юл // 1939. – № 3. – 6 б.).

      Г. Исхакый турында күп очракта «совет властен кабул итмәгән, чит илгә чыгып киткән» дип кенә язалар. Юк, чит илгә ул Ватанына әйләнеп кайтырга дип киткән. Югыйсә нигә кирәк булыр иде аңа Парижга, Версаль солых конференциясенә барырга омтылу? Бу конференция Милли мәҗлес тарафыннан кабул ителгән Идел-Урал бәйсез җөмһүрияте төзү турындагы карарларны якларга, расларга тиеш. Милли мәҗлес делегатлары менә нинди өметләр белән бара Версальгә.

      Әмма С. Максуди, Ф. Туктар, Г. Исхакый катнашкан солых конференциясендә Россия ягыннан большевиклар булмый. Шуңа күрә делегатлар конференциядә Идел-Урал төрек-татарларының хәле, теләкләре мәсьәләләрен күтәрсәләр дә, гәзитәләрдә язып чыксалар да, сөйләшүләр берьяклы гына булып кала. Г. Исхакый шул китүеннән Ватанына кире әйләнеп кайтмый.

      Гаяз Исхакыйның Ватаныннан читтә яшәгәндә иҗат иткән унбер әдәби әсәре мәгълүм. Аларның икесе – «Ике ут арасында» драмасы һәм «Олуг бәйрәм» исемле хикәясе, әдипнең кызы Сәгадәт Чагатай безгә язганча, әтисенең башка әйберләре белән бергә Варшавада бер саклык банкында кала, ул банкка бомба төшеп, бина җимерелә.

      Чит илгә киткәч, Г. Исхакый 1920–1923 елларда гына да җиде әдәби әсәр иҗат итә. Әмма берсен дә бастыра алмый. Ул елларда әдип бик авыр матди кысынкылыкта яши. Г. Исхакыйның кызы Сәгадәт 1924 елның 2 мартында Берлиннан әтисенең энесе Әхмәтхәсәнгә хат яза. Анда мондый юллар бар: «…китапны алгансыңдыр дип уйлыйм. Узган ай ахырында икенче китап җибәрелде, ул барып җиткәндер инде. Исән-сау барып җитсә, китаплар моннан тагын да җибәрелеп торыр. Китаплары басылса һәм укылса,