Истән чыкмый, иркәм, озатканда
«Җиңеп кайтыгыз!» дигән сүзләрең.
Истә тотам, иркәм, теләгеңне,
Җиңү өчен мин тырышырмын.
Ватан сугышы – изге сугыш өчен,
Һәрбер җирдә мин булышырмын.
Тыныч яшә тылда, тырышып эшлә –
Миннән теләк шулай, Зәйнәбем.
Кан теләгән Гитлер этләренә
Без бирербез кургаш бәйләмен.
Иркәм, бүген 21 август, агымдагы «ял көне», бүген эшкә чыкмадык әле. Разбойщинога барып, мунча кереп кайттык та, әле буш ара булгач, сиңа хат язарга утырдым. Сәламне башта язмасам да, соңыннан яза башлаган дип гаепләмә. (Мин, хат язарга утырсам, хыялга батам. Сине уйлыйм. Уем гел синең белән бергә үткәргән күңелле тормышны уйлый, шуңа күрә хатым эзлекле бер тәртиптә булмый.) Сәламемне барлык дусларыңа тапшыр. Әбигә һәм туганнарыңа. Үземнең хәлләр пока ярыйсы. Сау-сәламәт хезмәт итәм. Синең 3 сентябрьдә язган хатыңны 12 сендә алып укыган идем. Менә шул көннән соң мин сиңа хат язып салдым да үзем хат көтә башладым. Хат һаман юк. Башка вакытта 3–4 көнгә бер хатыңны ала идем. Хат укып торганда, күңел үзенә тынычлык таба иде. Менә, гөлкәй, хатың озаграк килми тора. Күңелдә әллә нинди борчулы хисләр туа. Әллә авырыйсыңмы, иркәм? Төшкә дә бик буталчык керәсең. Их, ерак араның хәле!.. Белеп булмый шул тиз генә.
Ни хәлләр бар икән үзегездә? Бүгенге көндә кайда һәм нәрсә уйлап йөрисең икән?! Авылда ни хәлләр бар! Укыта башларсыз инде озакламый. Ничә кеше була? Авылдан һаман китә торалармы? Колхозчыларның хәле ничек, уңыш бүлә алалармы? Кибеткә товар кайтамы? Авыл Советында кемнәр эшлиләр? Бабайлардан хат аласыңмы? Алар ниләр язалар? Сау-сәламәтләрме? Харис авылдамы икән? Барыйның хаты киләме? Кайсы шәһәрдә? Коллективта нинди яңалыклар бар? Раифның хаты кайсы шәһәрдән килде? Нәрсәләр яза икән, Рәйсәсеннән сора әле. Әтиләре нәрсә сөйлиләр, ишеткәнең юкмы? Фатыйма апа завуч булып эшлиме? Хан абыйның 15. IX да язган хатын алып укыдым. Әле шул Тәтешева лагеренда икән. Озакламый чыгып китәргә туры килер дип яза.
Ул да «Искәндәр туган, монда тормыш башкарак, төннәрен бик салкын» дип яза. Чыннан да, һава хәлләре бераз үзгә икән монда. Бу арада гел салкынайтты әле. Төннәрен әллә ничә мәртәбә уянырга туры килә.
«Берничә генә төн булса да җылы куеныңда йокларга…» дип яза, дип, Әхмәтҗанов көлә. Мин аңа, кайгырма брат, исән-сау кайтсак, монда йөргәннәрнең кыенлыгын искә алып, тормышны ничек тә яхшырак үткәрергә тырышырбыз, дим. Ул да хатынына хат яза. Икәү аның белән киләчәк тормышны уйлап хыялланабыз. Да, иркәм, тизме сине кайтып күрермен соң мин, тизме кайтып, серле күзләреңә карап, сагыну хисләремне аңлатырмын. Сагынам шул, гөлкәй, сагынам. Һичбер минутларым да сине уйламыйча үтмиләр. Иртән торып киенә башлау белән, син искә төшәсең. Синең «тор инде, иркәм» дип уяткан чакларың искә төшеп, үзәкне өзәләр. Монда, хайванга кычкыргандай, «Подъём!!!» дип акыралар, куркып сикереп торасың, күзеңне ачарга өлгергәнче, кулларың киемеңдә булалар…
Ярый, иркәм. Минем тормыш пока ярыйсы, әле кыен булса да, тылда ятуы яхшырак. Бәхет булса, бер кавышырбыз әле. Һәрвакыт болай үтмәс. Әле безне моннан чыккач та тылга җибәрерләр, бәлкем. Шулайрак сөйлиләр.
Шулай итеп берничә ай үтәр, ә ул вакытта, бәлки, фронтта да җиңелрәк булыр. Ялан буйлап җиңеп килә алмаслар ул этләр. Безгә