Менә күз алдымда язган хатың,
Ул сөйләде синең хәлеңне.
Тик үзең юк, кысып сөяр идем,
Суырып үбәр идем йөзеңне.
Их… бу тормыш ник соң болай
Аерды икән сөйгән иркәмнән.
Бергә булганда да, мин сагынып
Кысып сөя идем биленнән.
Ә хәзер юк күз алдымда
Уттай янган серле күзләрең.
Һәр секундлар саен искә төшеп
Сагындыра әйткән сүзләрең.
Әйе, гөлкәй, авыр аерым тору,
Төрле хисләр мине борчыйлар.
Һәр кош аша сәлам әйтер идем,
Кошлары да монда очмыйлар.
Сахралардан чәчәк җыйдым,
Җыймадым сарыларын.
Үзең тапсаң, миңа да сал
Сабырлык даруларын.
Сызылып таңнар аткан чакта,
Офыкларда күзләрем.
Шул офыктан син иркәмнең
Күз нурларын эзләдем.
Җырлар язам, иркәм, сиңа,
Исеңә алып җырларсың.
Йомшак җилләр искән чакта,
Мин сагына дип уйларсың.
Уйламыйча яши алмыйм
Синең серле күзеңне.
Йокыларга яттым исә
Төштә күрәм үзеңне.
4 хатыңны алдым. «Хат язганга гаепләмә» дип язасың. Яз, бәгърем, мөмкин булса, тагы ешрак. Синең хатыңны укысам, янган йөрәк бераз басылып тора. Хатларымның кеше турында һәм мондагы тормыш турында булган җирен ерта бар, иркәм, анысын үзең беләсең, ярамый. Их, шушы хат белән үзем дә кайтсам иде. Шундый хыялланам, иркәм, ничек түзим икән синсез. Ичмасам, сугышы да җиңүгә таба борылмый, әле әзрәк өмет итәр идем. Күпкә барырмы икән, беләсе иде?! Кыш ни булса да булыр инде.
Ярый, бик борчылма, Зәйнәбем. Безнең кебек аерылганнар ил белән бит алар. Бер авыр периодны үткәрми, тыныч яшәп булмас инде. Тәмәке булса ал әле, иркәм, җибәрер идең. Карточка җибәр.
Исәнмесез, сөеклем Зәйнәп! Җәйге табигатьнең алсу таңында чык тамчылары белән чуарланып, моңлы һәм сагышлы күзләргә җемелдәп күренгән һәм күңелгә үткән рәхәт моментларның хисен китерә торган зәңгәр чәчәкләр санынча күкрәк хисемнең кайнар сәламен озатып, тормышта шат күңел белән исән-сау гомер итүеңне теләп калам. Минем тарафтан барлык укытучыларга кайнар сәлам.
Бүген җәйнең азаккы ае булган августның унынчы көненә аяк басу таңында безне уяту өчен сигнальщик моңлы итеп үзенең көен сызды. Тәмле йокымда, иркәм, синең белән бергә төшемдә ниндидер бер сахрада йөри идек. Шул сигнал тавышына сискәнеп уянсам, үземнең синнән аерым бер урманда икәнем башыма йөгерде. Сәгать минуты 1–2 әйләнүгә, инде иртәнге зарядкада идек. Таң салкыны өйрәнмәгән күлмәксез тәнгә арка буйлап бала йоннарын кабарта. Горизонттан үзе күренмичә, тик алсу нурларын гына күккә сузган кояшның җылысы юк иде әле. Зарядка бетте, салкын су белән тәнне юарга тирә-ягы зирек агачлары белән бизәлгән күлгә төштек. Үзем суда йөзәм, үзем синең турыда уйлыйм. Әле минем иркәм тәмле йокысындадыр, дим. Шулай итеп, яудан чыккач, көндәгечә «занятие» башланды. 3 тән соң иртәнгелекне ашагач, тагы [?]. Шул ук тәртиптә үтте, ә менә шул сәгатьләрдән соң, бер сәгать