Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Рифа Рахман
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2013
isbn: 978-5-298-02426-6
Скачать книгу
куелган ястыгына терәлеп, метер-метер килеп кенә дисбе тарта иде. Карап торышка әллә ни авырмаган да кебек үзе, йөзенә мәет төсе дә кермәгән, әле истә-акылда икәнлеге ачык карашыннан ук күренеп тора. Күршесенең ишектән узганына игътибар итсә дә, кабаланып китмәде, тартылып бетмәгән дисбесен бер читкә куймады, эшен ахырына җиткергәч кенә, әйдә, уз дигәндәй, баш селкеде дә ияге белән урындыкка ымлады.

      Үлем түшәгендә ятучы башка берәү булса, дерелдәгән куллары белән ике куллап күрешер, озак җибәрми торыр, соңгы тапкыр тотуын аңлатырга теләгәндәй, озаклап-озаклап аркаларыннан сыпырыр иде. Ямьбикә абыстай исә еламсыраган иреннәре белән хушлашу сүзләре сөйләргә дә, васыять-әманәтләрен бер-бер артлы тезәргә дә йә башка шуның ише җанга авырлык китерә торган гамәл кылырга да тотынмады, акрын гына, элеккедән хәлсезрәк тавыш белән:

      – Исәнлекме, күрше? Балалар ничек? Кайткалыйлармы? – дип куйды. Бу сүзләрнең җавабы аермачык бирелергә тиеш сорау булмыйча, хәл белешү өчен генә әйтелгәне күренеп торганга, Фәсхинур:

      – Беркөе йөрибез. Шәяхмәт кенә йөткергәләп маташа. Иртәнчәк болынга каз куганда җиңелрәк киенгән иде, салкын тидерде микән… үтәр, Алла боерса, үтәр… – диде. – Син менә… чирләп киттеңмени соң?

      – Чирләп дип, вакыттыр инде, Фәсхинур. Яшь тә бар. Бергә көн иткән дус-ишләрдән дә син генә торып калдың. Ике малайны җирләгән… Сөйләшеп утырырга кыз туганың да калмасын. Вакыттыр инде… Ныклап авырткан җир дә юк югын, җегәр китте. Төштә дә гел әти белән әнине генә күрәм. Үзләренә чакыралар. Монда яшәүләре бик җиңел, әйбер бәясе артмый, ризыкның чуты юк, кышкы кием кирәк түгел, диләр. Хәзер аның төше дә төшмени. Дөньясы кебек буталчык. Әллә үлгән, әллә исән чаклары. Үземнең өй дә кебек, түгел дә… Китәргәдер, ахрысы, китәргәдер.

      – Алай димәле, күрше. Төш инде ул кемнең дә шундыйрак. Яшь чакта күргән төшләр минем көн дә бер төслерәк иде. Әле Каф тавы артында буласың, әле җиде диңгез артында, әле абзар артына тирес чыгарасың дигәндәй. Аңа карап, иртәгә илдән китәм мәллә дип баш ватып утырмыйсың, әмма ләкин тирес чыгаруың да, көтү кууың да дөрескә килә.

      Ямьбикә абыстай бу сүзләргә күңеле килеп елмайды. Күзен кысыбрак карап торды да үзе дә сүзне шаянлыкка борды:

      – Иртәнчәк кодагый кереп утырганые. Һәркемгә үз хәле хәл. Сиксәнгә җиттем, авырган чак та, авырткан җир дә булмады, әллә врачка барып карарга микән, ди. Мин дә аптырап тормадым, акчаңны әрәм итеп, аларга барып йөрисе дә юк, хәзерге врачлар нәрсә беләләр соң, дидем, барыбер авырган җиреңне тапмаслар.

      – Шулай, авырсаң – картлыкныкы, авырмасаң – шатлыкныкы. Яныңда чөкердәшеп чәй эчкән бабаң булмаса, рицип тә язып тормыйлар, әбкәй, йөрәгең бик нык әле, кияүгә чык, сызлаган җирләрең фәрештә канаты белән сыпырып алгандай булыр, диләр.

      – Әйе-әйе, алар сүзне таба инде. Безнең шай аптырап тормый.

      Ямьбикә нәрсәдер сөйләргә керешкән кебек иде дә, алай булып чыкмады. Югыйсә Шәяхмәте, сиңа күршенең сүзе бар, дигәч кенә кереп чыгарга уйлаган иде Фәсхинур. Әле яңарак кына җир җимертеп эшләп йөргән карчыкның болай кинәт урынга