Булатнур китте. Әйберләрен алып-нитеп тормавы бер көнлек мавыгу, шаяру, ниндидер акылсызлык кебек кенә уйлаткан иде, алай булып чыкмады. Җәй дә узды, сентябрь дә үтеп бара иде, шалаш яныннан һәр таңда казан асканлыкны белгертеп төтен күтәрелгәне күренде. Инде менә Лилиянең Булатнур янына барып, ишеткән галәмәтләрен үз күзе белән күреп, чын-чынлап ышанып кайтуы гына.
Бераздан ул елавыннан туктады. Тынычланып калып, тагын каршысына килеп баскан Шомырткүзгә карады, арка йоннарын кирегә сыпырды, колак артларын кашыды, аннан, бер-бер карарга килеп, урыныннан торды:
– Ярар, Шомырткүз, моннан ары без дә үзебезчә яшәрбез. Булатнур әнә, казахлар кебек, юртада торуны хуп күрә, әнкәй намазлыктан төшми… Иртәгә икебезнең муенга да тәре тагам да зират янындагы чиркәүгә йөри башлыйбыз, син рәхәтләнеп дуңгыз борыны кимерерсең! Булатнур абыең әнә марҗа кызы дип тормаган, яраткач, бот арасына барган да кергән!
Алтынхода кызы кебек үстергән Лилиядән моны көтмәгән, шундый пычрак сүзләрне кайчан да булса ишетермен дип фаразламаган да иде, әмма ни «ә» дип, ни «б» дип әйтмәде, намаз укырга кереп китте. Шул көннән бу өйдә һәрнәрсә керәшеннекенә, мөселманныкына бүленде. Алтынходаның Христос рәсеме каршындагы өстәл янында тамагыннан ризык үтмәде, килен исә, дога укып суйган малныкы дип, әнкәсе алган иттән пешергән аш-ботканы кабып та карамады. Талашмадылар-нитмәделәр, һәрберсе үз дөреслеген, үз тормышының авырлыгын, сайлаган иманының хаклыгын уйлап яши бирде.
Мәчеткә йөреп, догасын-йоласын ныклап өйрәнгән Алтынхода абыстай ук булып китсә, таңны чукынып башлаган Лилия янәшә чиркәүдәге бер службаны калдырмады. Кайберәүләр кяфер килен белән яшәгән Алтынходаны килештерми генә ашка дәшсә, икенчеләр кызгана, вак-төяк мәҗлестән дә калдырмаска тырыша иде.
Алтынходаның гомере инде санаулы гына булган икән, ата-ана туфрагында җан бирим дип белеп ашкынган, бахыр. Улы йорттан чыгып китеп өч-дүрт ел узуга ук, үлем әҗәле белән түшәккә егылды ул. Авырганда, килене начар дип яманатына төшә алмады, ризыгы пешкән, киеме юылган иде. Бәлки, бисмилла кушып пешерелгән аш, йомшартылган урын булса, тереләсен дә өметле тойган каенана яңадан сәламәтлеккә мантымады. Тәреле киленнең ризыгы һаман да тамагыннан үтми иде шул бичаракайның. Карчыкның көн дә үз исәнлегенә икона янында яндырылган шәмнәрдән күңеле болганды, күзенә ачы яшь килде, тик, караган килененең хәтерен саклап, берни дә әйталмады.
Алтынхода якты дөнья белән үләннәр кояшка ымсынган матур бер көндә хушлашты. Лилия олы баласын тиз генә чиркәүгә, попка отпеваниегә йөгертте, эшләр беткәч, уртанчысы туганнарына хәбәр салды. Мулла-мунтагай нәселеннән чыккан Алтынходаның яшьтәш кардәшләре барысы да мәчет тирәсендәге кешеләр иде. Кирәк-яракларын әзерләп, тиз генә җыелыштылар. Килен аларны түр бүлмәдә тәреле табутта яткан каенанасын күрсәтергә алып чыкты:
– Гаепләмәссез дип уйлыйм, христианнарча дәфенләү