Алҗыган, хәлдән тайганнар, кайсы пеләш…
Гаҗәпләнәм, нигә үрә тора икән
Юк чәчләре мескеннәрнең мине күргәч?!
Картайсам да, бик бирешмим, көчем булгач,
Көләчләр дә какмас, сөяр төшем булгач.
Ләкин юкка куанмыйдыр дошманнар да… –
Тик борчылмыйм, көнләшерлек эшем булгач!
Нигә тургай да…
Тургай картаямы икән?
Саф җанлы кеше дөньяны
Шигырьдә күрә икән…
Ә фани дөнья борчылмый,
Ул кызганып-нитеп тормый:
Анда тургай да картая,
Шагыйрь дә үлә икән…
Соңгы тапкыр очрашканда
Ап-ак күлмәктән идең.
Кул бирдең гадәттәгечә.
Әйткәндәй ничәмә-ничә:
«Шагыйрь кеше шулай инде,
Ул гел елмая!» – дидең.
Күп яши торган кешеләр
Елмая, көлә, имеш.
Аңа вакытың калмагандыр,
Ыгы-зыгың алдагандыр…
Иҗат гомерең барын бар да, –
Хәят бер генә, имеш…
Чәчәкләр китердем менә…
Ә дустым күрә микән?..
«Шагыйрь, ник елмаймыйсың?» – дип,
Мөлаем көлә микән?..
Нигә тургай да картая,
Шагыйрь дә үлә икән?!
Гомер-гомергә
Үрелгән үрмә гөл төсле
Ил арасында,
Әйләнгән төрки телләрнең
Ут-агасына21,
Кол Галиләр, Сараилар
Телен уйнаткан,
Юаткан, уйлар уйлаткан,
Дәртләр уяткан,
Кичергән баштан күп хәлләр,
Күп хадисәләр…
Шундый телне, тартынмыйча,
Бетә дисәләр, –
Мин ышанмам, туган телем!
Гомер-гомергә
Газиз халкым белән җирдә
Яшәрсең бергә!
Синең аша Сәгъди, Хәйям,
Хафизлар сазы
Чыңлады татар халкына
Тагын да назлы.
Русча Пушкин шигыре безгә
Булса гөл төсле,
Татарча ул гөл тагын да
Ачыла төште.
Тел ул – халык хәзинәсе,
Бай да, тирән дә!
Шул телгә тел тидергәннәр
Йөри тирәмдә.
Юк, ышанмыйм мин аларга,
Уйлары керле!
Булган телем, булыр телем
Озын гомерле!
Рәхимсез таяк
Таяк була, диләр, ике башлы,
Хәят та шул таяк сыман нәкъ:
Бер башы – без туган чак дөньяга,
Икенчесе – дөнья куйган чак.
– Тотын! – диеп суза безгә элек
Ул бер башын, тәпи басарга.
Аннан суга икенчесе белән:
– Вакыт, – диеп, – йомгак ясарга!..
Сиңа карап
Син салкында җылы кояш төсле,
Эссе көндә – җилдәй җиләс син.
Көзге урманымны бизәп торган
Зифа буйлы янар миләш син.
Венерадай коеп җуйган сының –
Бер каравы сиңа бер гомер…
Аһ, бу күзләр,