Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ринат Мухамадиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2018
isbn: 978-5-298-03670-2
Скачать книгу
яратмый, бар нәрсә белән кызыксынып, һәрнәрсәгә тыкшынып йөрүне хатын-кыз эше түгел дип саный. Аның бөтен байлыгы – яшьлегендә, матурлыгында. Ул яшь һәм матур булганда көчле дә, булдыклы да, акыллы да. Хатын-кызга акыллы булу өчен күп белү кирәкми дип саный иде ул. Һәм үз карашларының дөреслегенә әлегәчә икеләнгәне булмады…

      Шундый уйларга бирелеп… Хәер, Альбиноза уйланырга да яратмый ич, гафу итәсез. Кама яры өстендәге нәфис ак каеннан наз алып, елга өстеннән искән җылы җилдә иркәләнеп, дөнья рәхәтенә чумып тора иде кыз. Кинәт яр буенда кемнәрнеңдер хәвефле авазлары ишетелде. Ул да түгел, югарыдан кран биргән бүрәнәләрне кабул итеп торган сал бәйләүчеләр арасында ыгы-зыгы башланды.

      – Трос ычкынды…

      – Тизрәк, яр буена…

      – Ишелә ич, өстеңә ишелә, – дип кычкырыша-кычкырыша, сал бәйләү белән мәшгуль ирләр төрлесе төрле якка сибелде. Берничә ирнең аны-моны уйлап тормыйча суга сикерүен күрде Альбиноза, әмма ни булганын барыбер аңламады.

      Тау сыман өелеп торган юан бүрәнәләр, бер-берсенә ышкылудан, тәгәрәшүдән яман тавыш чыгарып, тирә-юньгә шом салдылар. Бүрәнәләр кешеләр өстенә тәгәри иде.

      Янә хәвефле тавыш ишетелде, башнялы кран ишегеннән башын чыгарган ир кеше кычкыра иде бу юлы:

      – Син нәрсә, тилердеңме әллә?! Бүрәнә читенә, суга, суга сикер!..

      Шунда гына Альбиноза салның хәвеф чыганагы булган читендә тәгәрәшкән, бер-берсенә бәргәләнгән бүрәнәләр өстендә нидер кармалаган сыман иелә төшкән һәм берөзлексез бер бүрәнәдән икенчесенә сикергәләп торган ярым ялангач ир-атны күреп алды. Эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшенмәсә дә, ул ир-ат өчен куркыныч янавын аңлады кыз, һәм аның өчен йөрәге кысылып куйды. Яр буендагылар да тынып калганнар, ни белән бетәр дигәндәй көтеп торалар. Ул да түгел, крандагы тавыш кабат яңарды. Бу юлы инде ул яр буендагыларга кычкыра иде:

      – Тросның башын эләктерде… Ярдәмгә керегез, ярдәмгә…

      Сал өстендәге теге ир-ат, тартылган җәядәй артка каерылып, ишелергә дип ашкынган бүрәнәләргә ирек бирмичә, берүзе тросны тартып тора иде. Ярдәмгә керүчеләр килеп җиткәнче ычкындырмады ул кулындагы юан тросны.

      Ниһаять, барысы да җайланды, ипләнде булса кирәк. Суда чупырдашкан кешеләр дә сал читенә килеп тотындылар. Багорлар күтәреп йөгерешеп кергән ирләр дә ниндидер ашыгыч чаралар күрергә кереште. Башнялы кран ишегеннән чыгып баскан ир, кесәсеннән кулъяулык чыгарып, маңгаен сөртеп куйды.

      Ак каен белән хушлашып, кузгалмакчы булган иде инде Альбиноза. Шунда, очраклы рәвештәме, аның карашы яр буена чыгып җиткән әлеге курку белмәс ир-атка төште. Аягы кысылуданмы, ул бераз аксаклый иде кебек, ике уч төбеннән беләкләренә кан тамчылары агып төшкән. Трос уеп кергән, трос җәрәхәтләгән иде, күрәсең… Шуңа да карамастан ул бәла килгәндәгедәй кабаланмый да, үрсәләнми дә, ипле генә атлап килүен белә. Нинди дә булса батырлык эшләдем дигән уй башына да килми иде бугай аның. Тыныч кына елга читенә килде дә, тезләнә төшеп, йөзен, беләкләрен юарга