Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ринат Мухамадиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2018
isbn: 978-5-298-03670-2
Скачать книгу
аңа карый, аның кимсенүен, аның гарьләнүен күзәтеп торадыр сыман тоелды. Чарасыз калудан нишләргә белмичә, әле чәчләрен төзәткәләгән булды, әле ут булып янган колак очларын тоткалап, алкаларын барлагандай итте. Җир ярылса, ике дә уйлап тормаслык хәлдә калды түгелме соң?.. Инде бары бер чара калган иде – кеше-кара күзенә артык чалынмыйча, шыпырт кына чыгып шылу җаен табарга. Шуңа кыюлыгы җитсә, бу авыл мокытын бар дип тә белмәс, чыраена да борылып карамас иде бүтән.

      Тартылган җеп өстеннән үткәндәй туры атлап, чалулый-чалулый чыгып китте Альбиноза. Махсус шулай үтте. Үзе артыннан карап калган ирләрнең карашын тоюдан аның күңеленә – җылы, хәрәкәтләренә ышаныч иңде. Йөзенә кичке Кама җиле килеп бәрелде, баш очында йолдызлы зәңгәр күккә ашкан наратлар шаулады. Ял йортының бер очыннан икенчесенәчә сузылган туры үзәк аллея буйлап китте ул. Булдыра алганча тизрәк барырга тырышты. Үзен мыскыллаган сыман яңгыраучы дәртле бию ритмнарыннан ераклашырга ашыктымы, әллә артыннан бер-бер егет иярер дип курыктымы… Ике яктан тезелеп киткән чәчәк түтәлләренә дә исе китмәде, ара-тирә очрап торган ирләрнең сүз кушарга итенүләрен дә колагына элмәде. Капкага барып терәлгәнче ник бер тапкыр борылып карасын.

      Альбиносның үзен куа киләчәгенә һич шиге юк иде аның. Әнә шул капкага җиткәнче куып җитәчәге, куып җиткәч, ни дип эндәшәчәгенә кадәр мәгълүм сыман иде аңа. Ул моны бик теләгән иде. Ә егет күренмәде. Кире борылып кайтканда да каршысына очрамады егет – монысы инде кызның башына сыймады. Ничек шулай мөмкин, дип гаҗәпләнде ул, ир-ат токымында булмаган хәл ич бу. Альбинозаның китеп баруын күрә торып шулай кылансын инде, ә?!

      Бүлмәсенә кайткач та ялгыз башын кая куярга белми иза чикте ул. Форточкадан кергән һаваны азсынып, тәрәзәсен киереп ачып куйды. Тәрәз төбенә үк килеп, төнге караңгылык аша кошлар тавышын, урман сулышын, дулкыннар шавын тыңлады. Таңга кадәр күзләренә йокы кермәде Альбинозаның. Мендәрен кочаклап та ятып карады, башын мендәр астына яшерүдән дә файда чыкмады – гомер булмаган тынгысызлык биләп алган иде кызны. Берничә мәртәбә урыныннан торып, зур көзге каршына килеп, озак-озак кына үзен күзәтеп торды… Элеккечә үк бары да үз урынында иде югыйсә. Күпме ир-атны үз әйләнәсендә кош булып сайрарга, каршысында тезләнергә, бөркүдән әлсерәгән бәрән сыман, дөньяларын оныттырып, ияреп йөрергә мәҗбүр иткән матурлыгы була торып, шулай ялгызлыктан тинтерәсен инде… Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас – булмаганны…

      Альбинозаның Якты Ярга беренче килүе иде. Иртәгесен ашагач-эчкәч, ясанып төзәтенгәч, ул әйләнә-тирә белән танышырга исәп итте. Ял итүчеләрнең күбесе яр буена ашыга иде. Кемдә нинди кайгы бит: берәүләр ком өстеннән уңайлырак урын алып калыйм дип кабалана, икенчеләрнең нияте – прокатка көймә эләктерү. Кармак сабы тотып йөгерүчеләрнең уенда иң эре балыкны каптыру, ә кәрзин тотканнары җиләкле аланнарга беренче булып барып җитәргә ашыга. Альбинозаны боларның берсе дә кызыксындырмый, аңа, теге, кем әйтмешли, боларның һәммәсе «до лампочки». Көне буе ком өстендә аунап, аккош мамыгыдай йомшак тәнен каралту