Милли әдәбият тарихында Мөхәммәт Сөнгатулла улы Мәһдиев беркемне дә кабатламый торган үз язу стиле, манерасы булган язучы сыйфатында таныла. Әсәрләре сүз сәнгатебезгә лиризм һәм хисси тәэсирлелекне кайтара, милли фәлсәфә формалаштыра, татар тормышын сурәтләүнең өр-яңа мөмкинлекләрен күрсәтә.
Аның әдәби һәм гыйльми эшчәнлеге чордашлары тарафыннан гомуми агымга кушылмаган милли характерлы иҗат буларак кабул ителә һәм бәяләнә. Фәндә ул татар әдәбият белеме, әдәбият һәм мәдәният тарихындагы үкенечле, фаҗигале сәхифәләрне барлауга тартыла: онытылган яки оныттырылган шәхесләрнең язмышын, игелекле эш-гамәлләрен халыкка кайтаруны үзенең намус эше, бурычы саный. Аның каләме Габделмәннан Рахманколый, бертуган Гобәйдулла һәм Габдулла Бубилар кебек XIX йөз ахыры һәм XX йөз башы татар мәгърифәтчеләре, Габдрахман Сәгъди, Гали Рәхим, Галимҗан Нигъмәти, Фатих Сәйфи-Казанлы кебек совет чоры әдәбият галимнәре һәм әдәбият тәнкыйтьчеләре, милләтпәрвәрләрне югары күтәрә, асыл исемнәрен таныта, милли күтәрелешнең башында торган, идеологлары булган шәхесләрнең күзаллау киңлеген, максатчанлыгын һәм кешелек сыйфатларын калкытып, аларны тарихыбызның түренә уздыра.
Шәҗәрәсендә Таип Яхин кебек мәгърифәтчеләр, Рөстәм Яхин кебек моң иясе композиторлар булган затлы нәселнең җиде буын ата-бабасы муллалык иткән гаиләсендә 1929 елның көзендә хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Гөберчәк авылында, күрәсең, иҗатында татар халкының бәгырен, рухын, милли-мәдәни асылын тасвирлау миссиясе белән дөньяга килә ул…
Әмма кеше язмышлары катлаулы, кайберәүләрне көтеп торган тормыш юлы сынауларга аеруча бай була шул. Октябрь инкыйлабыннан соң муллалыгын ташлап мөгаллимлеккә күчкән әтисе Сөнгатулла 1937 елда кулга алына һәм, «халык дошманы» дигән нахак мөһер сугылып, 1938 елның 5 гыйнварында атып үтерелә.
Буыннардан тапшырыла килгән мөгаллимлек-мәгърифәтчелек киләчәк тормышына юлны сыза. 1944 елда, Сикертән авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогия училищесына китерә, 1947 елдан Мөхәммәт Сеҗе авылы урта мәктәбендә укытучы-тәрбияче булып эшли башлый, аннары 1948–1950 елларда Саба районының Керәнне җидееллык мәктәбендә тарих фәне укыта. 1950–1954 елларда Балтыйк Хәрби-диңгез флотында хезмәт итеп кайткач та, 1955–1960 елларда, Арча төбәге мәктәпләрендә укытучылык хезмәтен дәвам иттерә. 1959 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлеген тәмамлый.
1960 елда М. Мәһдиев Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга килә һәм, аны тәмамлап, 1964 елның мартында «1917–1932 елларда татар совет әдәби тәнкыйте» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый. 1990 елга кадәр Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында эшли. Төрле елларда татар халык авыз иҗаты, әдәби тәнкыйть, ХХ йөз башы татар әдәбияты, дөнья әдәбиятының актуаль мәсьәләләре хакында курслар алып бара. Иҗат эше белән шөгыльләнүче студентлар өчен оештырылган «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкли, бик күп яшь талантларга әдәбият мәйданына чыгарга фатиха бирә.
Остазлык-мөгаллимлек юлы исә әдәбиятта тәүге тапкыр каләм сынаудан – халыкның сөекле язучысы, яратып укыла, хәтта яттан сөйләнә торган әсәрләр авторы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1990), Татарстан Республикасының халык язучысы (1993) булып танылу юлы белән янәшә бара.
Язучы-прозаик сыйфатында М. Мәһдиев исеме матбугатта алтмышынчы еллар ахырыннан күренә башлый. 1967 елны «Казан утлары» журналының бишенче санында «Этюдлар» дигән баш астында берничә кыска хикәясе – әдәби парчалары басылып чыга, ә тагын бер елдан шул ук журнал битләрендә «Без – кырык беренче ел балалары» исемле повесте дөнья күрә һәм киң катлау укучылар, әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасындагы яңалык итеп каршы алына. Мондый олы бәянең сәбәпләрен барлап, А. Гыйләҗев болай дип яза: «Җитмешенче еллар… Татар әдәбиятында «Нефтьчеләр турында языгыз, эшчеләр сыйныфын күтәрегез!» дигән өндәүләр хөкем сөргән сөремле еллар! Мөхәммәт Мәһдиев ашыгып-кабаланып нефтьчеләр ягына борылмады. Бондюг заводының минераль ашламалары турында да язарга ашыкмады, һаман үз юлыннан тайпылмыйча, иманына хак калган хәлдә, Казан артында, татар теленең җиләкле аланнарында әйләнде, һаман шул Кесмәс үзәнендә, Масра кырларында, торналар төшә торган изге басуларда көн күрүче олы, гаҗәеп бай рухлы татар халкына сүзләрдән һәйкәл койды»1. Чыннан да, татар әдәби тәнкыйте М. Мәһдиевнең беренче әсәрләреннән үк милли әдәбиятыбызга гади кешеләрнең бай рухи дөньясын, татар тормышының матурлыгын җырлаучы, тел-сөйләм ярдәмендә моң тудыручы прозаик килүен таный.
Бу чор татар әдәбиятында лирик проза активлашып, Ф. Хөсни, Р. Төхфәтуллин, Ә. Баянов, М. Юныс һ. б. күп кенә язучылар әсәрләрендә, укучыны текстка җәлеп итү, аның хис-кичереш дулкыннарын кузгату, фәлсәфи фикерләрне туплап тору максатыннан, лирик өстәлмәләр, психологик, фәлсәфи чигенешләр кулланыла башлый. Аларда лирик-эмоциональ башлангычның көчле бирелүе татар прозасында яңа әдәби күренешләр хасил булуны хәбәр итә. Биографик, төгәл-тарихи мәгълүматлар урын тапкан, шуның белән бергә милләт, халык тормышындагы хәлиткеч мәсьәләләр хакында уйланып һәм уйландырырлык итеп язылган