– Синдә стакан бармы? – ди.
– Бар, – мин әйтәм, – Вахит булсын да, стакансыз утырсын инде. – Ә нәрсә?
Шагыйрь шунда җиде йөз алтмыш граммлы бер кара шешә – бомба тартып чыгарды, шап итеп өстәлгә куйды. Әмма тегенең бөкесе бармак буе булыр. (Бездәге исрафчыллык! Бер шешәгә шуның кадәр әрәм итәргә ярыймы соң инде!) Эзләндек – андый бөкене ача торган борау миндә юк. Без бит сугып ачып өйрәнгән, боргычлап түгел. Шунда Топчий түзеп тора алмады: имән бармагы белән бөтен көченә бөкене эчкә баса башлады. Азапланды, азапланды, һәм менә бервакыт – шап! Вәт шунда мин өнсез калдым инде. Карасам, бөке аска төшеп киткән дә, үзе белән бергә Топчийның бармагын да суырып, шешә бөкеләнеп калган. Алай итте шагыйрь, болай итте, эчәр минуты килеп китереп кыскан булгандыр инде, «э-э-ай!» дип кычкырып, бармактагы шешәсен муен төбеннән генә тәрәзә астындагы батареяга бәрде һәм бик нык ялгышты: шешә челпәрәмә килде, идән пыяла ватыгы белән тулды, паркетка портвейн җәелде, кыскасы, мал әрәм булды. Ләкин монысы бәла түгел икән әле. Бөтен бәла шунда ки, шешәнең калын пыялалы муены бармакны бик әйбәтләп кенә тотып калган икән – без телсез басып тордык. Икебезнең дә чалбар балаклары, ботинкалар гел портвейннан гына. Шагыйрь, бөтен дөньяга чиксез нәфрәтен белдереп, сыңар күзен карчыгадай елтыратып алды да, ямьсез сүгенеп, «э-э-ай!» дип, тагын бер кычкырды һәм пыяла кидертелгән бармагын җан ачысы белән шул ук батареяга бәрде. Шуның белән бетте дип уйлыйсызмы? Юк шул. Шешә муены, ватылып, шагыйрьнең бармагын сөягенә кадәр ярды. Шау кан китте. Мин югалып калдым. Шагыйрь, яман сүгенеп, канлы бармаклы кулын нәкъ кергәндәгечә итеп пальтосының сул яктагы ян кесәсенә тыкты да чыгып китте».
Вахит дөрес сөйлидер, чөнки беркөнне безнең трамвай тукталышыннан алып подъездыбызга кадәр кан тамчылы сукмак сузылган иде.
Туфан Миңнуллин сөйли, үзе шаһит булганмы, әллә аңа да сөйләгәннәрме – хәзер инде хәтерләмим.
Шулай Матбугат йортының (Бауман урамы, 19) Язучылар союзы урнашкан икенче катындагы вестибюльдә тәмәке тартып торалар икән. Элек шулай иде: килешү, тәмәке тарту, гонорар алгач, хым-хым килеп үзара сөйләшеп, мәгънәле рәвештә компания төзү һ. б. эшләр өчен очрашу урыны – Тукай бюсты янында. Арада Әнәс абзый Камал да бар икән. Минем хәтеремдә ул чиста күңелле, беркатлы, уртача талантлы бер кеше булып калган. Бер-ике тапкыр сөйләшергә туры килде, минем сөйләшү инде ул мәгълүмат җыю формасында гына була ала өлкәннәр белән. Әнәс ага Матбугат йортына еш килми, бик сирәк күренә, ләкин инде күренә икән белеп тор: «капитально» җылынып килгән була. Сак бул: бу кеше хәзер бөтен нәрсәне юкка чыгара, теләсә кемне «халтурщик» дип сүгеп ташлый, нәгърә ора, «гомерический» көлү белән көлеп, сине бөтенләй тузан бөртегенә әйләндерә, шәхесеңне сыта, җимерә. Көлгән вакытта, аның бер күз алмасы күпмедер мизгелгә бөтенләй юкка чыгып тора, аның зур башы киң җилкәсенә утырып гөлдери, җитмәсә ул бераз бөкрерәк, кыска гәүдәле иде.