Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03761-7
Скачать книгу
салкын, рәхимсез бураннар. Авыл өйләре көрт өеме эчендә шыкраеп каткан, тәрәзәләрдә калын зәңгәр бозда эвкалипт, пальма сурәтләре. Кич. Сыек кына бәрәңге шулпасы ашарга утырасың. Тамак туймый инде, төне буе төшкә ризык керәчәк, ләкин нишләмәк кирәк? «Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый…» дип, шапор-шопыр шулпа чөмергәндә, өйалдының сайгаклары шатырдый, шундук дырк итеп өй ишеге ачыла, һәм ишек төбендә мех якалы, тышланган тун кигән, якасын торгызып, муены ак сарык йоныннан бәйләнгән шарф белән төреп ныгытылган, олтанлы итек кигән карлы-бозлы бер түмәркә күренә. Шыкраеп каткан бу түмәркә – белеп торабыз инде – күрше малае – алты-җиде яшьлек Шәмсемөхәммәт. Аның абыйсы бар. Абый кешенең исә татар телендәге «ш» авазы белән дуслыгы бер дә юк, шуңа күрә энесен ул туганнан бирле Сәмсехәмәт дип йөртә, аңа да җиңел, башкаларга да кыен түгел, барысы да әлеге түмәркәгә Сәмсехәмәт дип кенә эндәшә.

      Сәмсехәмәтләрнең гаиләсе кырык бер-кырык икенең кышында өч ай буе «авыл үтәүчесе» булып торды, бу –чираттан йөри торган буш эш, бик җәфалы эш. Аларның гаилә башлыгы Һидият абый авылда тегү артелендә эшли, фронтка кием тегә иде, артель исә төн уртасына кадәр эшли, ә капкадан капкага тегеңә-моңа «кеше куарга» (шулай әйтелә иде), йомыш әйтергә Сәмсехәмәттән дә җайлы кеше юк.

      Шулай, килеп керә кичке караңгылыкта бозлы бер түмәркә…

      – Ни йомыш иде, олан (моны өлкәннәр сорый)?

      – Бүген төнге сменага ындырга ат куарга малаегыз чыксын.

      – Ник, аның иртәгә сабакка барасы бар бит.

      – Минем анда эшем юк…

      – Тукта әле, олан, ул бит болай…

      Түмәркә инде чыгу юлын карый, башкача әйтер сүзе юк. Дыркылдатып бозлы ишекне ачканда, соңгысын әйтә:

      – Әйткәнме, әйткән сезгә, мин монда бульше (!) кереп йөрмим…

      Мең газап белән киенеп, ат абзарына китәсең. Караңгы абзарга керсәң, анда кемдер – ат иясеме (?) – мыр-мыр килә. Керосин фонареның яктысы – ноль бөтен фәлән… Теге «ат иясе» Сәмсехәмәт икән. Ике атның ияк астында мыркылдап йөри, аларны төнге сменага ындырга алып бара.

      «Ат куу». Ул нәрсә?

      Ул – өч пар – алты ат җигелеп, түгәрәк буенча атларны әйләндереп тарттырыла торган сугу машинасы. Исеме – «паревод». Авылдагы исеме – «пирауат». Уртадагы механизм – шестернядан озын, юан өч колга чык-кан. Бер-берсенә тимерчыбык белән тарттырылган өч колга. Җирдән метр чамасы биеклектә. Һәр колгага пар ат җигелә. Артка бер малай баса. Ат куучы – шул. Атлар кузгала һәм, теге колга, киштә башына беркетелгән булганлыктан, әйләнә буйлап йөри башлыйлар. Уртадагы сепаратор – шестерня исә үзеннән чыгып киткән валны әйләндерә. Валның теге башы әвеслек астында, ышыктагы сугу барабанын әйләндерә. Барабан көлтә суга, башактан орлыкны аерып бирә. Ат куучылар тышта – яңгырмы, кармы, буранмы. Әнә шуның берсе –Сәмсехәмәт. Һәр төнне, һәр кышны. Сугыш беткәнче. Мәктәпкә йөргәндерме ул, юктырмы – тарих инде аны белми. Әмма сугыш вакытында бригадир булып эшләгән Шәвәли карт әле соңгы елларда да ул заманны искә алып сөйли иде:

      – Һи-и, ул Шәмсемөхәммәтнең