Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03761-7
Скачать книгу
хикәяне язарга мин күптән хыялланып йөри идем. Язар өчен башта шартлар эзләдем. Үземнең шәһәрдәге квартирамда, гадәти өстәл янында утырып, берничә тапкыр тотынып карадым – хикәянең исемен таба алмадым. Исеме табылмаган хикәя – хикәя түгел. Бу хакыйкатьне язучы гына түгел, укучы да белә. Хикәя шулай тумыйча калды. Аннан соң мин җәйге ял вакытында үзем укыган, яшәгән урыннарга кайтып йөрдем. Без укыган мәктәп бинасының инде нигезе дә калмаган, аны сүткәннәр, ул урынны сөргәннәр, хәзер инде ул урын иген басуы да түгел, юл да түгел, анда хәтта әрем дә үсми, анда бозау да арканламыйлар, ул урынны тракторлар, йөк машиналары ермачлап бетергән, һәм анда, бу дөньяда бер нәрсәнең дә мәңгелек түгеллегенә куелган һәйкәл кебек, ДТ-54 тракторының кызгылт-кола ватык кабинасы җиргә кереп каткан да вәссәлам!

      Шулай итеп, ул урыннарда истәлек яңартып, картлар теле белән әйткәндә, яшьлек эзләре буйлап йөрүләр берни дә бирмәде һәм хикәяне яза башлар өчен бердәнбер чара – замандашым Мөхәммәтханны эзләп табып, күрешеп сөйләшү генә калды, соңгысы исә иң уңай чара, чөнки Мөхәммәтханның туган авылын ук белмәсәм дә, чама белән ягын, төбәген белә идем. Утыз ике ел күрешмәгән булсак та, мин беләм: Мөхәммәтхан әйбәт, ипле, нык яшидер, әгәр берәр явыз авыру килеп чыгып аны бәреп екмаса, әлбәттә, эшлидер, эшендә ул мактаулыдыр, кешеләр арасында аның абруе зурдыр; аның үз хуҗалыгы да тәртиптәдер; һичшиксез, аның ишегалдында рәшәткәле бакча бардыр, ул бакчада яшелчә, җиләк-җимеш, гөлләр үсәдер, ул бакчаның рәшәткә башларына кибәргә дип сөт чүлмәкләре эленгәндер, ә бер урында Мөхәммәтхан каккан чөйгә аның хатыны, марляга төреп, саркырга эремчек элеп куйгандыр, ишегалдының бер почмагында цемент эретмәсеннән җиргә батырып тагарак куйгандыр, аннан йорт кошлары су эчеп китәләрдер, чолан ишегенең яңагына электр кыңгыравының төймәсе куелгандыр. Мөхәммәтханның уллары яки кызлары үсеп җитеп, кайсы институтта, кайсы колхоздадыр, өйләнгәне, кияүгә чыкканы бардыр, аерым яшәгәннәре ике көннең берендә аның янына кирәк-ярак сорап киләләрдер, ә ул, саргылт кашлары астыннан тыйнак кына елмаеп, аларның бер генә йомышын да кире какмыйдыр. Аның хатыны бик эшлекле генә, юантык кынадыр, һәм ул хатын, мөгаен, Мөхәммәтханны юашка санап, «бу семьяның тоткасы – мин» дип ышанып яшидер һәм вакыт-вакыт иренә җитәкчеләрчә юнәлеш биреп торадыр…

      Аннан, Мөхәммәтхан, ял көннәренә туры китереп, үзенең шәһәрдәге улына яки кызына барып кайтадыр, кышын ул зәңгәр драплы, каракүл якалы пөхтә пальтосы өстеннән соры плащ киеп, ул плащның путасын артка тарттырып бәйләп куядыр һәм, ат җиктереп, берәр малайдан үзен станциягә илттерәдер. Аның күн сумкасында шәһәрдәге улына яки кызына берәр каз, ике литрлы банка белән каймак буладыр… Ә җәй көне ул шәһәрдән идән буявы, яхшы өтерге, фәлән-төгән күтәреп кайтадыр, станциядән җәяү кайтканда, әрсезләмәс өчен, чалбар балагын оекбаш эченә җыеп кыстырадыр…

      Барырсың, күрешерсең, һәм мин белеп торам: егет белән кыз шикелле, без бер-беребезне кочаклап алырбыз, дөнья мәшәкатеннән инде бераз коргаксыган арка-сөякләребезгә дың-дың китереп бәргәләп, үзебезнең сагыну хисләребезне белдерербез, һәм, шактый вакыт бер-беребезне карап сөйләшә алмыйча торгач, Мөхәммәтхан өенә керергә чакырыр,