– Юк-юк, – дип тыпырчына башлады ул, – дөресен укы! Ялганлап укыйсы-ы-ың! – Кызый сузып елап җибәрде.
Мин яңадан, чигереп, дөресен укырга мәҗбүр булдым.
Яшь балаларны ашап китте бүре…
– Ва-а-а-а, – дип бүлдерде кызым. Ул аякларын тибә-тибә елый иде.
– Йә, нәрсә булды тагын, дөресен укыйм бит!
– Жал-ко-о-о-о!
– Кем жалко? Нәрсә булды тагын?
– Зайчаталарны жалко-о-о! Ва-а-а!
Ну, ярый, алга таба кызурак укырга кирәк булыр. Комментарийсыз гына. Әһә, алда «дөнья куйды» дигән сүз бар, сак булырга кирәк.
Күп тә үтми, куйды дөнья әнкәсе,
Тулды күңелем, ничек итеп әйтәсе?
– Тукта-а-а…
– Дөнья куйды – елыйсы килде дигән сүз.
– Юу-ук…
– Тагын нәрсә булды?
– Дөрес укымыйсы-ы-ың! Ва-а-а! Мин беләм, что зайчаталарның әнисе үлгә-ә-ән.
Минем тәмәке кабызасы килә башлады. Йә, ярар, калган дүрт юлны бөтенләй үзгәртеп укырга кирәк.
Килде дә бер явыз… яв…
Килде дә бер язны аучы эт белән
Ат… ата язды аңа мылтык белән.
Кызым тагын тыпырчына башлады.
– Юу-ук, – дип сузды ул. – Дөрес укымыйсың син. Әни миңа кичә иртә белән алай укымады…
Соңгы юлларны укыганда, кызым атакага күчте:
– Мин беләм, что син по-другому укыйсың… Син чтоб мин еламады шулай укыйсы-ы-ың… Ва-а-а… Зайчаталарны волк ашап киткән! Әниләрен охотник пристрелить иткән… Мин беләм, син чтобы мин еламады… Уа-а-а! Ва-а-а!
Минем бала тәрбияләү кичәсе әнә шулай тәмамланды. Әнисе кереп баланы йоклатырга алып чыгып китте. Мин, ачуны кемнән алырга белмичә, аңа кычкырып калдым:
– Мин беләм, чтобы мин тотылды, син ул шигырьне дөресен укыгансың! Ә үзең миңа замечание ясаган буласың!
Ишек аркылы кызның дулаган тавышы ишетелде:
– Сез икегез дә ялганчы-ы-ы… Менә мин волкның зайчаталарны ашаганын назло төштә күрәм… Сами будете винова-а-а-ты… Мин курка-а-ам! Мин сезнең янда ята-а-ам… Уа-а-а! Ва-а-а!
Аккош җыры
Аккош, имеш, үз гомерендә бер мәртәбә генә бик моңлы итеп җырлый икән, һәм ул аның гомере бетәр алдыннан гына була икән…
Гәрәй ферма өендә үсте. Ферма урманда урнашкан иде, шуңа күрә аның балачагы да ялгызлыкта үтте. Әнисе якындагы авылга беренче класска биргәч, Гәрәй һич кенә дә мәктәпнең кысан законнарына күнә алмады. Карлар яуганчы ул көн саен диярлек мәктәптән качты, аны йә кырда карабодай арасында, йә су буендагы ташлыкта ялгызын гына күрәләр иде. Гәрәйнең авызыннан, ярты ел укыгач, укытучы бер сүз тартып ала алды. Рәсем буенча сөйләү дәресе иде. Укытучы кыз, сүз алырга бернинди өмете булмаган хәлдә, Гәрәйгә бер рәсем күрсәтте.
– Ичмасам, шушының гына нәрсә икәнен әйт, бу чиректә дә өлгермисең бит, – диде.
Гәрәй, авырдан гына башын күтәреп, укытучы кулындагы китапка карады. Аның күзләре җанланып китте, йөзендә шатлык нуры таралды. Беренче тапкыр укытучы аның елмайганын күрде.
– Туян, – диде Гәрәй.
Шул көннән соң дәрестә укытучы аннан куяннар, төлкеләр, ябалаклар, урман тавыклары, пошилар турында сөйләтә башлады.
Җиденче