Телефонлы кәҗә / Коза и сотовый телефон. Алмаз Гимадеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Алмаз Гимадеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2013
isbn: 978-5-298-02464-8
Скачать книгу
авыррак) сузды. Икебез бертавыштан көлеп җибәрдек.

      Менә быел тагын бәйрәмнәр якынлаша инде. Кичә генә Гөлия белән шул хакта сөйләшеп утырдык.

      – Бик күп әйбер бүләк итәсем килә сиңа, һәммәсен алырга акчам гына җитми, – мин әйтәм. – Шушы биш әйбер арасыннан иң кирәген үзең сайла…

      Һәм кызга бәләкәй генә кәгазь кисәге суздым. Анда түбәндәгеләр бар иде:

      1) ирен помадасы;

      2) күз карандашы;

      3) тырнак лагы;

      4) ясалма керфекләр;

      5) аякны тирләтми торган махсус крем.

      Гөлия ясалма керфекләрне сайларга булды. Аннары сумкасына кереп китте. Актарына торгач, унсигез битле шакмаклы дәфтәр тартып чыгарды:

      – Мин дә исемлек төзегән идем, – диде ул серле генә. – Әлегә бусыннан сайлый тор, тагын ике дәфтәр бар әле… Алары өйдә калган, иртәгә апкилермен…

      Менә бит нинди әйбәт дус ул минем Гөлия!

      Кыш бабай, бүләк давай!

      Бишенче сыйныфта укыганда гашыйк булды Гариф Эльзага. Партадашының зур зәңгәр күзләренә сәгатьләр буе карап утырырга да риза иде ул. Яңа ел бәйрәменә бер ай кала алар арасында мондый сөйләшү булып алды:

      – Эльза! Ә син Кыш бабайга ышанасыңмы?

      – Белмим…

      – Быел Кыш бабайдан бүләк сорадыңмы әле?

      – Юк.

      – Ник?

      – Былтыр да сораган идем, бирмәде… – диде кыз, авыр сулап.

      – Нәрсә сораган идең соң?

      – Сөйләшә торган курчак. Сәлимәнеке төсле.

      Әти-әнисе ашарга дип биргән акчаны тотмады Гариф, җыеп барды. Ә Яңа ел алдыннан, Эльзаның урамга чыгып китүен күзәтеп торды да, кыз яши торган фатирга килеп, кыңгырау төймәсенә басты.

      – Әлфия апа, чыршы бизәдегезме әле? – дип, каушый-каушый гына сорады ул кызның әнисеннән.

      – Бизәдек, үскәнем. Ник сорыйсың? – дип елмайды Әлфия апасы.

      – Менә шушыны чыршы төбенә куегыз әле, – дип, Гариф куеныннан сөйләшә торган курчак тартып чыгарды. – Эльзага мин бирде димәгез, Кыш бабай китерде, диегез…

      …Икенче көнне Эльза мәктәпкә кош тоткандай очып килеп керде:

      – Гари-и-иф! – дип, бүләген өскә күтәрде ул. – Кыш бабай миңа курчак китергән! Ур-ра-а-а!

      …Бер ел узып та китте. Эльза тагын да чибәрләнә төшкәндәй тоелды Гарифка. Яңа ел алдыннан алар арасында янә теге вакыттагы төслерәк сөйләшү булды:

      – Эльза, ә син Кыш бабайга ышанасыңмы?

      – Хәзер ышанам инде, – диде кыз, елмаеп.

      – Быел нинди бүләк сорыйсың?

      – Быелмы?.. – Кыз күзләрен шаян ялтыратып алды. – «Диор» дигән памады сорамакчы булам. Әнинеке төслене.

      Монысын табу авыр булды Гарифка. Каршыларындагы кибеттә юк иде, абыйсына ияреп, шәһәрнең үзәгенә барып килергә туры килде. Һәм, билгеле инде, ай буе төшке ашны ашамый йөрергә… Ләкин тырышуларның нәтиҗәсе булды – ул елны Эльзаларның чыршысы төбендә «Диор» балкып ята иде.

      «Һе, – дип башын кашыды малай. – Эльза чынлап та Кыш бабайның барлыгына ышана микәнни? Ел саен Кыш бабай итеп физрук Хәбир абыйны киендерүләрен белмиме ул?»

      Тагын