Телефонлы кәҗә / Коза и сотовый телефон. Алмаз Гимадеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Алмаз Гимадеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2013
isbn: 978-5-298-02464-8
Скачать книгу
әгәр миңа тия башласалар, син мине якларсыңмы? – Кыз күзләрен аска төбәде.

      Бу вакытта малайга әллә нәрсә булган иде.

      – Минме?! Минме… – дип әсәренде ул, урамның аргы башыннан чайкала-чайкала килүче бер абзыйдан күзен алмыйча.

      Айсылу башын күтәрмичә генә янә эндәште:

      – Фәрит, дим… Әйт инде, яклар идеңме? Әйт инде… – Шунда гына ул капка төбендә берүзе генә утырып калуын абайлап алды. – Әбәү, әле генә монда идең ич, кая юкка чыктың? Фәрит, дим, Фәри-и-и-ит!

      Рәхмәт яусын Марсельгә!

      Озын тәнәфестә тугызынчы сыйныф малайлары Айратны уратып алды, һәм төрле яклап киңәшләр ява башлады:

      – Син бер дә оялып торма.

      – Ие, кыюрак бул!

      – Каушап калма.

      Айрат исә, күзләрен бер ноктага төбәгән килеш, моңсу гына авыр сулап куйды:

      – Белмим инде… аны күргәннән бирле юньләп йоклаганым да юк…

      Ә-ә-ә… Сүз шәһәрдән Каенлыга, ягъни Айратлар авылына кунакка кайткан кыз – Нәзирә турында бара икән. Шул чагында сыйныф бүлмәсенә унберенче сыйныфтагы шадра Марсель килеп керде.

      – Давай, ал кәгазь-ручка, – диде ул, хәлне аңлап алгач, – тәртип белән генә язып бар, өйрәтәм хәзер кызлар белән ничек сөйләшергә икәнен.

      Бу өлкәдә Марсельнең тәҗрибәсе зур – бер ай эчендә ул тугыз кыз белән дуслашырга өлгергән, шуңа күрә һәркем, кызыксынып, колакларын торгызды.

      – Клубта аның, ну… Нәзирәнең янына барып утыр. Кесәләреңә көнбагыш тутырып алып кил һәм тәмле исләрен чыгарып, перәме шунда ашарга тотын. Җыен юк-барны такылда. Берзаман ул синнән көнбагыш сорар. Син аңа: «Шундый матур кызлар сораганда тыңламый булмас инде», – дип, көнбагыш бирәсең. Учына салганда, мул итеп тондыр – идәнгә коелсын. Ул сиңа: «Абау, әрәм итәсең», – дияр. Син аңа: «Шундый матур кызларга берни жәл түгел», – диярсең. Исемен сорашкан бул, минем дә Нәбирә исемле сеңлем бар, дигән бул…

      – Нәбирә түгел, Нәзирә, – дип бүлдерде Айрат.

      – Анысы неважно, романнардагы кебек кыланма, клубтан чыккач, просто гына: «Минем дә сезнең урамга барып киләсем бар әле», – диген. Тә-ә-к… Кайтырга чыккач, башта авыл хәлләрен сөйлә, аннары мәктәпкә күч, йолдызларны да онытып бетермә. Шәһәр турында сораштыр: «Бер барып күрәсе иде шуны», – дигән бул. Менә күрерсең, аннан соң автоматически сайрый башлаячаксың… Саубуллашканда, «тот мужиклар кулын!» диген…

      «Яшәсен Марсель!» – дип кычкырды тугызлар. Айрат әле генә язган кәгазен кесәсенә шудырды. Дәрескә чакырып, кыңгырау тавышы ишетелде.

      …Клубта кино бара, зал бер яктыра, бер караңгылана. Арткы рәтләрнең берсендә иптәш кызы белән Нәзирә утыра, алардан да артта, тәрәзә төбендә исә Айрат шарт та шорт көнбагыш яра. Менә ул берзаман борчак сибә башлады:

      – Теге бандитны күптән атып үтерергә кирәк иде, җебегәннәр! Рәзе шуның ише кино була. Теге апасын гына күр инде, тфү, оятсыз!

      Кызлар аңа борылмыйча түзә алмады.

      – Үскәнем, – диде Нәзирә, елмаеп, – семечкаңны читкәрәк китеп аша әле, фильм карарга комачаулыйсың.

      – Шу-шундый матур кыз