Китап / Книга. Марат Кабиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марат Кабиров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03369-5
Скачать книгу
кушып, кирәкле нәрсәләр белән танышуыгыз сорала…  –  диде теге тавыш.

      Илдар елмаеп куйды да шкафларның ишекләрен ачкалап карады. Әле бернәрсә дә юк иде. Ялтырап торган пластик шүрлекләр. Дисклар, колбалар, тагын әллә нәрсәләр куяр өчен җайланмалар. Озакламый болар шыплап тулачак инде. Илдар тагын берничә ишекне ачып карады да өстәлгә терәлеп диярлек торган шкафка килде. Бүтәннәр белән бер үк төстә булса да, монысы аерыла иде. Илдар, үз уйларын куәтләргә теләгәндәй, бармак сырты белән ишеккә сугып карады. Тавыш чыкмады да диярлек. Бу ниндидер ныклы материалдан иде.

      – Сез үзегезнең эш бүлмәгезгә кердегез. Автоматик хезмәтләндерү системасын кушып, кирәкле нәрсәләр белән танышуыгыз сорала…

      – Ярый,  –  диде Илдар, үртәлә башлап.  –  Кушармын барысын да. Тын гына тор әле.

      – Сез система таләпләрен бозасыз,  –  дип, үзенекен тукыды баягы тавыш,  –  әгәр инструкцияләрне төгәл үтәмисез икән, бу көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Автоматик хезмәтләндерү системасын кушып, кирәкле нәрсәләр белән танышуыгыз сорала…

      Илдар авыр көрсенде дә тагын өстәл артына барып утырды. Кирәкле төймәләргә баскалады. Ниндидер тылсымлы музыка уйный башлады.

      – Автоматик хезмәтләндерү системасы уңышлы кушылды,  –  дигән тавыш ишетелде бераздан.  – Тиешле инструктаж үтү өчен, колакчынны киегез дә креслога җайлап утырыгыз.

      Илдар кушылганны эшләде. Креслога киерелеп утырып тынып калды. Аның йөзе җитди иде. Ара-тирә сизелер-сизелмәс кенә баш кагып та алгалады. Бераздан колакчынын салып, урынына куйды. Тагы музыка ишетелде.

      – Бераз ял итегез,  –  диде ягымлы тавыш.  – Система сезнең таләпләргә яраклашу процессын башлый. Аз гына көтәргә туры киләчәк.

      Ягымлы, якты музыка астында вакыт бик тиз үткәндәй тоелды. Илдар татлы изрәп утырган җиреннән янә таныш тавышны ишетте:

      – Автоматик хезмәтләндерү системасы куллануга тулысынча әзер. Барлык таләпләрне дә җиренә җиткереп башкарганыгыз өчен рәхмәт.

      Тагын кыска вакытлы музыка яңгырады һәм:

      – Илдар, мин тулысынча синең карамакта,  –  дигән ягымлы тавыш ишетелде.  –  Синең зур көч таләп иткән эшеңдә ярдәмчең булырмын дип ышанам.

      Илдар елмаеп куйды. Шушындый күзгә күренмәс хезмәтчең булу кызык та, рәхәт тә иде. Ул тагын беркадәр тын гына утырды да бүлмәдән чыгып китте. Озакламый, Рамил Әхмәтович биргән нәрсәләрне алып, кабат килде һәм системадагы дискны алыштырды. Һәм тагын елмайды. Бая гына бүлмәдә кемдер бар шикелле иде. Күзгә күренми торган ниндидер көч барлыгы үзен сиздерә, һәм бөтен фикер көчең шул затны күрәсе килүгә сарыф ителә иде. Әле бу тойгы юкка чыкты. Ул үзенең эш бүлмәсендә берьялгызы калгандай булды. Ул беркемнең дә күзәтүе астында түгел иде. Аннан соң баягы ныклы шкаф янына килеп, ишекләрен ачып җибәрде. Шкаф ныклы материалдан булгач, аның эчендә ниндидер бик затлы әйбер булыр шикелле тоелган иде. Әмма ул буш булып чыкты. Башкалары шикелле үк буп-буш. Илдар бермәл