Китап / Книга. Марат Кабиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марат Кабиров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03369-5
Скачать книгу
өлгерерсең…  –  Профессор аңа сынап карап торды.  –  Тик бер киңәшем бар. Эш бүлмәңне сүндереп куй. Вак-төяк нәрсәләрдә, әлбәттә, булыша ул. Әмма фикерне гел читкә, гел кирәксез нәрсәгә юнәлтеп тик тора. Ул йорт  –  ял итәр өчен, рәхәтләнеп, ләззәтләнеп яшәр өчен. Әмма ул эш өчен бармый. Шуңа күрә иң беренче итеп аны сүндереп куй. Һәм алай итүең турында беркемгә дә әйтмә.

      Илдар елмайды:

      – Соң аны әйтеп торасы бармыни?! Сүндерү белән билгеле була ич!

      – Юк!  –  Профессор түш кесәсеннән кечкенә диск тартып чыгарды.  –  Менә кайда аның даруы. Идарә итү пультына кереп, андагы дискны менә шушының белән алыштырып кына куясың. Һәм вәссәлам! Бөтен система төгәл эшли. Ә синең эш бүлмәңнең сүндерелүе турында беркем дә белми.

      – Ничек инде?!  –  Илдар шаяртмыймы икән дигәндәй сынап карады.  –  Алай булмый бит!

      – Кил әле монда.  –  Рамил Әхмәтович аны тәрәзә янына алып килде.  –  Нәрсә күрәсең?

      – Урам…

      – Хәзер менә бу кинокамера аша кара.  –  Профессор, өстәл тартмасыннан кечкенә кинокамера алып, Илдарга тоттырды.  –  Кинога төшер урамны.

      Илдар бертын урам күренешен төшерде дә профессорга борылды:

      – Шуннан нәрсә?

      – Менә болай. Синең кулыңда  –  урамны күзәтергә куелган камера. Ул урамда ниләр булганын төшерә. Ә сакчы  –  әйтик, урамдагы тәртип өчен җавап бирүче кеше  –  шушы камерадан күзәтә. Әгәр урамда ниндидер гадәттән тыш күренеш бар икән, ул шундук тиешле җиргә хәбәр итә. Хәзер без шушы камерадагы дискны алыштырып куябыз…

      Рамил Әхмәтович чынлап та дискны алыштырды.

      – Менә кара,  –  дип, ул камераны кабат Илдарга бирде.  –  Нәрсә күрәсең?

      – Урам күренеше…

      – Аңладыңмы инде?!  –  Профессор, ниһаять, төшендерә алуына сөенгән кебек иде.  –  Синең камерада да  –  урам күренеше. Гадәти урам күренеше. Һәм син, шушы күренешкә карап, урамда барысы да тәртиптә дип уйлыйсың…

      – Ә асылда мин чынбарлыктагы урамны түгел, ә алдан төшерелгән нәрсәләрне күрәм… Шулаймы?!

      – Синең эш бүлмәң белән дә шундый ук принцип килеп чыга. Аз гына катлаулырак процесс. Әмма нигезендә шушы күренеш ята. Һәм беләсеңме нәрсә?

      – Нәрсә?

      – Мин ул дискны сиңа бүләк итәм.

      Илдар елмайды:

      – Рәхмәт, Рамил Әхмәтович…

      – Ярый. Әмма бүлмәңнең сүндерелүе хакында беркемгә дә, хәтта хатыныңа да әйтмә. Килештекме?!

      – Килештек.

      – Мә.

      Икесе дә көлешеп алдылар.

      – Моннан ары сиңа өйдә дә эшләргә туры киләчәк,  –  диде профессор, үзенең юмартлыгы өчен акланырга теләгәндәй.  –  Күбесенчә өйдә эшләргә туры киләчәк. Һәм мин синең юкка-барга бүленүеңне теләмим.

      – Аңлашыла…

      – Һәм тагы бер нәрсә.  –  Профессорның кулында кечкенә флакон пәйда булды.  –  Менә бу сыекчаны син бүген үк, өеңә алып кайтып,