Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
Скачать книгу
әтисенә сораулы караш ташлады бугай, шуннан әтисе:

      – Талип абыең үзе китергәч, яхшысынмадык инде, кызым, – дип башлаган иде, калганын Мидхәт ишетмәде, кайсыдыр түр өйнең ишеген килеп япты.

      Мидхәт үзе ишле семьяда үсте. Җиде бала, җидесенең берсе кул астына кермәгән. Тракторчы әтисенең башы басудан кайтмады. Аннары әнисе белән генә калдылар. Әле булса хәтерендә: әнисе, ул Казаннан кайтып керүгә, мич каршыннан алъяпкычына кулларын сөртә-сөртә чыгар иде дә:

      – Ә-ә, улым, кайттыңмы. Рәхмәт, бик вакытлы кайттың әле. Әнә халык тирес чыгара инде, безнең абзар да чистартмаган, чәй эчеп ал да чык әле шунда. Күрше Гыйльметтингә әйткән идем, ун сум акча сорый, аңа бирергә түгел, сиңа да сала алмадым әле әнә, – дип, шундук эш кушар иде.

      Шулай да хәтерендә бер куаныч калган Мидхәтнең. Казаннан арып-алҗып кайтып керүе булды, әнисе аны шатланып каршы алды. Дөнья мәшәкате турында да сөйләмәде, килде дә аркасыннан ләпи-ләпи сөяргә кереште. Гадәти булмаган хәлгәме, башта Мидхәт оялды, нишләргә белми аптырый калды. Әнисе аның чәчләреннән сыйпый, күзләренә карый да күкрәгенә кыса, кипшергән иреннәре белән пышылдап:

      – Чәчләрең бик җиткән түгелме соң, улым, алдырыр идең,– ди, ә үзенең күзләрендә мөлдерәмә яшь тора.

      – Ни булды, нигә елыйсың, әни?

      – Шатлыктан, улым, куанычтан. Берәүгә җыларга да ярамыймы әллә?

      – Ярый да…

      – Әтиең генә күрә алмады кеше булуыгызны…

      Шундагы иркәләүгә тәэсирләнеп киткән Мидхәтнең дә күзләре дымланган иде. Ана күңеле – дәрья, һәр баласына да назы җитте, барысы өчен дә кайгыртты. Әле булса кайгырта. Тик балаларының гына кайтканнары юк. Кайсы-кая таралып беттеләр. Казан белән ике арада киләп салучы бер Мидхәте калды янында, ул да диплом яклап йөри инде.

      – Үзебезгә кайта алмассың инде, улым?

      – Сорап карарга исәп юк түгел.

      Әнисе яулык очына күзләрен сөртте, урындыкка барып утырды. Аның кантарланып килгән, зәңгәр кан тамырлары беленеп торган арык кулларын күрүгә, Мидхәтнең шул кулларны үбәсе килде. Үз гомеренә сыер савучы булып эшләгән әнисенең бармак буыннары бүртеп-бүртеп тора. Ананың тез өстендә яткан шул куллар әле булса күз алдыннан китми Мидхәтнең. Әтисе шактый яшьли тракторы белән күпердән боз астына төшеп һәлак булгач, җиде бала да бер ана кулына калды. Мидхәт Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кергәч, ике сеңлесе белән калган әнисе тегеләрне саклый алмаган: Урта Азиядән ялга кайткан ике егеткә икесе тиң кияүгә чыкканнар да китеп барганнар. Шуннан Мидхәт берүзе бер өйдә утырып калган әнисе янына гына кайта торган булып китте.

      Институтны тәмамлаган елны Мидхәтнең әнисе сыер савуны ташлады, әллә шул ярамады, сырхаулап китте, больницага ятты. Күп тә чирләмәде, Мидхәт килгән саен: «Һәр көн Мөхәммәтуллам төшемә керә, үз янына чакыра, күрә алмасам, бәхил бул инде, балам», – дия башлады. Һәм Мидхәтнең диплом яклаганын да күрмичә дөнья куйды. Әле булса күз алдында Мидхәтнең: лекциядә утыра, телеграмма китерделәр. Телеграмманы район больницасыннан сукканнар. «Әниеңнең хәле бик начар, тиз кайт».

      Ә бит яшәгән