Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
Скачать книгу
җирләрен, ягъни туфрак структурасын тикшерергә исәпләре. Ләкин расход-авырлыклары безгә төшә. Шуңа карамастан мин риза булдым. Бу безнең шактый чыгымны алачак, ул гынамы, төзелеп яткан объектлардан эшчеләрне алырга туры килә, чөнки лабораторияне ашыктыралар. Имеш, яңа елга өлгертергә. Хәер, бусы – мәсьәләнең практик ягы. Ә мине аның теоретик ягы борчый. Беләсем килә, иптәш Бәдретдинов, кирәкме ул лаборатория безгә, хаҗәте бармы? Вакытлыча файдалану өчен генә төземәбезме?

      Беренче сәгатьтән ук председатель шактый кыен хәлгә калдырды Мидхәтне.

      – Мин бу мәсьәләдә сезгә киңәш бирә аламмы соң әле, Талип Кәрамович? Әгәр дә мәгәр…

      – Бирә аласың. Үзең әйтмешли, әгәр дә мәгәр председатель сине үзенә чакырып киңәш сорый икән, димәк, ул моны шулай кирәк дип тапкан.

      – Минемчә, лаборатория бинасы колхоз өчен ул хәтле зарур түгел. Инде район идарәсе моны нәкъ менә Карамалыда салырга кирәк дип тапкан икән, риза булырга кирәктер. Сорт сынау һәм туфрак структурасын тикшерү максаты белән лабораторияләр булдыруны – мин иген игүдәге иң җитди эшләрнең берсе, дип аңлыйм. Басуларны фән чыганакларына нигезләнеп эшкәртү – игенчелекне культуралаштыруның бер чарасы. Һәр агрономның изге хыялы дияр идем мин моны. Басуларда туфрак структурасы биш-ун ел саен үзгәреп тора, шушы үзгәрешне белеп, аны фәнни юлга салсаң, әлеге кебек сукыр көйгә эшләү, гомумән, булмас иде.

      – Ышандырдың. Килештек. Тагын миңа шуны әйт: ул лабораторияне салмасак та, басуларыбыздагы туфрак составын белеп тора алыр идекме?

      – Белеп булыр иде, нигә булмасын. Район белән район, колхоз белән колхоз җирләре генә түгел, басу белән басу туфрагы арасында да үзгәлек бар. Ә инде туфрак структурасын тикшерү лабораториясе бу өзеклекне дә калдырмас иде. Икенче төрле итеп әйткәндә, сукыр игенчене күзле итәр иде. Җир-туфрак дигән нәрсә җанлы бит ул…

      – Мин дә шулай уйлыйм, – диде председатель, кулларын угалап. Әмма дөресен әйтмәде: лаборатория бинасын салу мәсьәләсендә кичә генә бөтенләй башка фикердә иде ул. – Димәк, салабыз.

      Талип бертын, оялчан кызлар кебек, башын түбән иеп утырды. Ул уйлады: инанган фикереңнән үз-үзеңне ваз кичәргә мәҗбүр итү кыен икән. Ләкин тормыш үзе шуны таләп иткәндә, үзеңнең кире фикереңне үткәрергә тырышу ахмаклык булыр иде.

      – Киңәшең өчен рәхмәт, фикереңне идарә членнарына җиткерергә тырышырмын…

      Мидхәт шуңа игътибар итте: председатель аның белән «син» дип сөйләшә башлады.

      – Иң мөһиме – безнең эштә, Мидхәт, бер-береңнең киңәшенә колак салу. Мин, гомумән, яңа килгән белгечләргә зур өмет баглыйм. Чөнки аларда яңаны тою була. Шул ук вакытта ул практик кеше булырга, ниндидер тузга язмаган хыяллар белән мавыгып, эш кешеләренең башын катырмаска тиештер, минемчә. Шулаймы, юкмы? – Мидхәт аның белән килешеп ияк какты. – Шулай. Сиңа кадәр эшләгән агроном белән эшли алмадык. Китүенең сәбәбен сөйләп тормыйм. Килешмәдек и баста. Максатлар бер, ә карашлар башка иде. Колхоз белгечләре арасында агроном бездә почётта. Үзеңә бер ат, кирәк дип табасың икән, мотоцикл бирербез. Ярдәмче ышандырмыйм. Читтән