Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
Скачать книгу
Күрәләнгә алып китәләр, ә бу бала безгә насыйп булган. Хәер, калганын үзе сөйләр, мөслимә баласы. Ә син, балакай, – диде Асылгәрәй, Бүләккә таба борылып, – Бибиҗамал апаңны әниең итеп кабул ит. Анаң кебек күрсәң, иншалла, ул да сине үз кызыдай күрер. Кызыбызны урыс кенәзе урлады… Юат, балакай, апаңны, әни дип әйтергә телең бармаса да ят итмә.

      Биленә алъяпкыч бәйләгән, зур кулларын кай тарафка илтергә белми торган Бибиҗамал ишекъяры басып торган кыз баланы күрде дә, юеш кулын алъяпкычына сөртә-сөртә, кызга таба кузгалды, килде, кызны кочагына алды һәм елап җибәрде.

      – Кыз баланың бәхете Аллаһы Тәгалә кулында, иншалла, әйбәт булыр, төкле аягың белән, балакай. – Аерылды, яшьле күзләре белән йөзенә бакты. – Гәүһәрем димме, бигрәкләр охшагансың, балакай.

      Асылгәрәй борылып чыгып китте, калганы аны кызыксындырмады. Хатын баланы кабул итте, аның өчен иң мөһиме шул иде. Бибиҗамалга ышана иде ул, хатыны аны тәрбияләр, үз кызыдай күрер, гәрчә ошбу баланың үзенеке түгел икәнлеген белсә дә, күрше-тирәгә Гәүһәрем кайтты дип мактанып та йөрер. Бүген Асылгәрәй сарайга барасы иде. Бәхтиярны йөзбаш итәләр, Илһам хан үзе теләгән. Бәхтиярны хәрби һөнәргә хан оныгы Хансөяр укытты, мөгаллимен мактый-мактый исе китәр иде угланның. Ләкин сәере шул булды: аны хансарайга кертмәделәр, хәтта угланы Бәхтиярны Илһам хан үз йөзбашы итәсе дисә дә. Имеш, Илһам хан Үгәдәй хан илчеләрен кабул итә, ә Үгәдәй хан белән исәпләшмичә булмый, ислам дөньясының яртысыннан күбесен яулаган кеше. Чыңгыз хан вафат булганнан соң, иге-чиге колач җитмәстәй ил-дәүләткә ия булган Үгәдәй хан Идел—Җаек араларына сыенган Бөек Болгар ханына тикмәгә генә илчеләрен җибәрмәгәндер, бер-бер тәкъдиме бардыр. Чөнки тамгачы Асылгәрәй белә: Болгарда монголлардан килгән сәүдәгәрләрне бик теләп кабул итмиләр, хак, кире борып җибәргәннәре дә булмады, шул ук вакытта ул хәтле якты йөз дә күрсәтмәделәр. Ничек якты йөз күрсәтмәк кирәк, Илһам хан монголлар белән кимендә өч мәртәбә йөзгә-йөз килеп орышты лабаса. Монголлар хәзер болгарларга кан дошман дияргә була. Аннары, илчеләр арасында җиде-сигез дәүләт вәкиле бар, диделәр. Димәк, Үгәдәй хан: «Әнә күр, ничәмә илнең илтабарлары миңа буйсынды, нәүбәт сиңа җитте, килеш, кер канат астыма», – дип әйтмәде микән?.. Һич булмас димә, монгол дигәне иманлы халык түгел, гәрчә ислам илләрен яулаган булса да. Аннары Асылгәрәйгә җиткерделәр, Үгәдәй хан Илһам ханга олау-олау бүләкләр җибәргән икән. Илһам ханны шулай сатып алырга исәбеме?! Һич булмас димә. Тик килешер микән Илһам хан, ул бит монголларны кыйнап карады инде һәм ничәмә тапкыр. Әйе, Үгәдәй хан килә калса, тагын кыйнар. Болгарда корал да, гаскәр дә бар, Аллага шөкер. Тик Илһам хан барыбер Үгәдәй хан кебек гаскәрне җыя алмас, тегенең кул астында хәзер ярты дөнья халкы ич… Көннәрдән бер көнне Бөек Болгарны да башка илләр кебек сибеп-таратып ташлармы Үгәдәй хан дигәне. Шуннан нишләргә кала инде Илһам ханга?.. Мәңге тыныч яши алмаган күрше Владимир кенәзенә барып баш ияргәме, ярдәм ит, берләшик монголларга каршы дип?.. Ләкин Владимир кенәзенә өмет тоту Илһам ханны чарасыз гына итәр, күрше