Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 1985
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
Скачать книгу
мәзәкчеләр, биючеләр, җыр-такмак әйтүчеләр чыкты. Ахырдан бөтен халык диңгез буенда хәзерләнгән мәҗлескә төште. Биредә ике көн буена сугымчылар мал суйды, ашчылар аш пешерде, хәзерләнде. Шунда ук Рум сәүдәгәрләре китергән мичкә-мичкә эчемлек тора иде.

      Кубрат хан мәҗлестә кунакларны үзе сыйлады. Янәшәсенә философ Иоанн Фасиан утырган иде, кәефләнеп киткәч, олуг ханга:

      – Киләсе елга, олуг хан, мин дә Кызкуыш туенда катнашам, – дип сөйләнеп утырды.

      Кич белән мәҗлестән кайткач, Кубрат хан философны шахмат уйнарга чакырды. Шунда сүз ара сүз чыгып, Иоанн Фасиан аңа:

      – Мине Болгарда ясак түләү тәртибе борчый, олуг хан, – диде. – Моны мин сезне якын иткәнгә генә әйтәм. Аны тәртипкәсалганда, дәүләтегез күзгә күренеп баер иде. Әлегә, олуг хан, сезнең тарханнарыгыз гына байый. Ә эт, симерсә, иясен тешли башлый, диләр. Ясак мәсьәләсендә сезгә яңа канун чыгару кирәк, олуг хан. Базилевс кануннар чыгару белән көчле.

      – Дәүләт көче канунда түгел, кешегә биргән иректә, философ. Мин халкыма ирек бирдем, ясакны миңа тарханнарым күпме сорыйм, шулхәтле түлиләр, – диде олуг хан, ат шәкелен кулына тоткан килеш уйлана-уйлана.

      – Тарханнарыгыз урлаша. Сәүдәгәрләрдән өчтән бер өлеш тауар алалар, хан сараена аның бер өлеше дә кайтмый. Кануннар керткәндә, тарханнарыгыз түгел, хан баер иде. Туры әйткән өчен кичерә күрегез, олуг хан.

      Бик озак дәшми торды олуг хан, ат шәкелен кая күчерергә белми кебек. Олуг ханның күзе-кашы җимерелгән, сул күз кабагы тартышып-тартышып куя иде. Философ бер мәлгә югалып калды, бер дә ханның ачуын китерәсе килмәгән иде. Ул аңа һәрчак изгелек теләде:

      – Олуг дәүләткә олуг акыллы патша килсә, ул дәүләт чәчәк атар, даны еракларга таралыр. Болгар халкы төрле кабиләләрдән тора, төрле телдә аңлаша – канунның теле бер, канун телен барысы да аңлый. Үзең чыгарган канунны тагы да көчлерәк, тәэсирлерәк итү өчен, кануннарны яклаучы яңа дин кирәк, олуг хан. Канун дәүләттә тәртип булдыру өчен чыгарылса, дин кешенең рухына тәэсир итә, җанын били.

      Ниһаять, олуг хан, күтәрелеп, философка карады һәм ат белән йөрде.

      – Мат булыр сиңа, философ. Син фәлсәфә саткан арада, мин сиңа мат куйдым. Озак фәлсәфә сатсак, империягә җиткән сарациннар Болгарга да килеп җитәрләр. Алар әнә кара болыт булып Румга ябырылдылар. Яңа кануннар чыгарып, дин алыштыра башласам, халкым миннән йөз чөерер, җиңеллек ышандырган дошманга йөз тотар…

      – Олуг хан, сез җәйләүләрегезне илханнарга бүлепбиреп ашыкмадыгызмы икән?.. Алар хәзер һәрберсе үз җәйләүләрен кайгырта. Аларны бер йодрык итү өчен Болгарга бердәмлек кирәк.

      – Илханнар барысы да миңа буйсына, философ.

      – Буйсына, әмма бишесе биш төрле уйлый.

      – Мин базилевс сараенда азмы-күпме тәрбия алган кеше, философ. Мин анда бик күп гыйбрәтле хәлләр күрдем. Муенга кош тәпие тагып кына халыкны буйсындырып булмый, философ. Үз җәйләүләремә муеныма кош тәпие тагып кайткан булсам, кем мине кабул итәр иде?! Кемгә кирәк булыр идем? Халкым миннән йөз чөерер иде, илем югалтыр идем. Мине бик