Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 1985
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
Скачать книгу
Мин яратам сине, Чәчкә!..

      – Син минем баһадирым, син минем…

      Илбарысның кыз сүзләреннән бөркет булып күккә күтәреләсе, аргамак булып далага чыгып чабасы килеп китте. Саклаб кавханның олуг хан гаиләсендә тәрбияләнгән угланына гүя канат үсеп чыкты, гүя ул чынлап та күккә ашты. Чәчкә аны ярата, ярата! Ләкин моны белсәләр, ике дә уйламый, баһадирның башын кисәчәкләр. Кем ул? Колмы, баһадирмы? Нигә аның хан кызына өйләнергә хакы юк?! Нигә?!

      Диңгез өстеннән салмак җил йөгереп узды, дулкыннар, ай нурыннан көмеш төс алып, узыша-узыша йөгерешеп киттеләр. Юк, дулкыннар түгел, диңгез өсте көмеш тәңкәләр белән чуарланган, һәй, җыеп аласы иде дә шул тәңкәләрне, көшел-көшел итеп, хан алдына китереп өясе иде. Бу байлыкны күреп, ханның күңеле йомшарыр һәм ул аңа кызы Чәчкәне бирергә риза булыр иде. Бирми хәле юк, чөнки ханнар да, каганнар да алтын-көмешкә туймыйлар.

      – Чәчкә, Чәчкә, син әйттеңме бу сүзне миңа, Чәчкә?!

      – Мин, баһадирым, мин.

      Җил йөгереп узуга, тынып калган диңгез өстенә ай нурыннан көмеш сукмак сызылды. Күтәреп аласы иде дә хан кызын, китәсе дә китәсе иде шул сукмактан. Айга барып җитеп, Тәңрегә әйтәсе иде: «Тәңрем, насыйп ит миңа хан кызы Чәчкәне, бәйлә чәчләребезне…»

      – Мин сине көтәрмен, баһадирым. Ай, ел, гомерем буена көтәрмен.

      – Гомерең буена… Анаң Аппак сарайда калдымы?

      – Аны төптәңре дәшеп алды.

      – Иртәгә Кызкуыш туе… Мин төптәңрегә сине куам дигән идем…

      – Кызкуыш туе, – дип моңсуланды Чәчкә, аннары башын күтәрде дә: – Ку мине бүген, баһадирым. Ку Чәчкәңне. Ку-у!

      Шулай диде дә Чәчкә диңгез буйлап йөгерде. Кызның чәче тузган, Рум ефәгеннән тегелгән күлмәге ай яктысында елтыр-елтыр килә, алтынга буялган башмакларыннан зөбәрҗәт очкыннар сибелә иде.

      Менә су өсте күренде. Кыз суга җитсә, ул аны тота алмаячак. Егет соңгы мәлдә генә, диңгез читенә бик аз калгач кына, кызны куып тотты. Кыз «аһ» диде дә егетнең күкрәгенә капланды. Егет аның кулыннан алды һәм якындагы агачларга таба әйдәде. Анда ай күләгәсе, анда, әрсез айдан качып, йөрәк серләрең әйтеп була. Агачлар арасына җитү белән, баһадир Чәчкәне кочагына алды. Кызның чәченнән исерткеч хуш исләр килә иде. Йөрәге дөп-дөп кагудан баһадир ни әйтергә, ни кылырга белми торды. Сүзләр артык иде сөйгәннәргә, йөрәкләре сөйләшә иде.

      Биектә-биектә, күк йөзендә, берсеннән-берсе көнләшеп җемелдәгән йолдызлар арасында адашып калган ай йөзә. Ай ике яшьнең ярату-сөешүеннән агарынып көнләште, салкын нурларын чәчә-чәчә, кайнарланган йөрәкләрне сүрелдерергә теләде, мәгәр ай яшьләрне күрмәде, ахыр ул йолдызлар атарга тотынды. Әмма йолдызлар, әллә теләп, әллә теләмичә, әллә сөйгәннәрне яклап, җиргә җитәр-җитмәс янып, суынып, таралып беттеләр. Ахырда ай түзмәде, оялып, ашъяулык кадәр генә болыт астына кереп посты…

      Алар Кызсарай янына килгәндә, көнләшүеннән тәмам бүртенә башлаган ай Каф тау артына кереп бара иде инде. Капка янына җиткәч, Чәчкә егетнең күкрәгенә башын салды:

      – Инде синсез мин нишләрмен, баһадирым!.. Мин сине көтәрмен, көтәрмен, көтәрмен…

      Илбарыс баһадир тынычлана төште. Чәчкә аны чынлап та ярата. Аны берәү дә көчләп император улы Юстинианга