Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фоат Садриев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02886-8
Скачать книгу
булса, авыл өстендә тәүлек буе челтер-челтер итеп матур тавыш яңгырап торыр иде. Авыл халкының бәхетсезлегенә күрәдер, теш кыңгыраусыз иде. Аннары кешенең һәрбер әгъзасыннан файда көтү дөрес тә булмастыр. Атрай Ибрае Газдалның азау теше ат бәйләргә уңайлы, дип йөри йөрүен, тик аның сүзен авылда беркем дә җитдигә санамый. Туктагыз әле, без кечкенә әйбер белән артык мавыкмыйк, әнә бит Газдал өйалды ишегеннән чыгып килүче Руфинәне күреп алды. Атлылар атыннан төшеп, җәяүлеләр ятып карарлык нинди зат бу?! Аның болай да гектарлы авызы бер почмагыннан икенче почмагына кер бавы сузарлык булып җәелеп китте. Әүлиядыр бу! Ходай моңа һәммәсен дә җиткелекле итеп биргән иде. Аның Мәскәү колбасасы кебек тыгыз тәненең зәңгәр күлмәген ерта язып торуы Газдалга тагын бер рюмка салып биргәндәй тәэсир итте. Чөнки ул, өйләнешкәч, Кәүкәбелҗәннәт түгәрәкләнеп китәр, дип өметләнсә дә, өмете акланмады. Аннары хатыны беренче баладан соң тазарыр, дип яшерен ышаныч белән яшәде, әмма ул да тормышка ашмады. Шуңа күрә Руфинә аңарда әллә нинди кайнар кичерешләр уятты. Аның энҗедәй тезелеп торган тешләрен күргәч, Газдалның азау теше хәтәр селкенергә тотынды. Кызның әле генә мичтән алып, ак мендәр өстенә салган пар күмәчтәй күкрәкләренең яртылаш ачык булуы, борынына француз хушбуеның исе ярып керү Газдалның болай да әллә ни калмаган һушын бөтенләй алды, күптән йомшаган буыннары мультфильм сурәтендәге төсле кыеш-мыеш килде. Ул егылып та киткән булыр иде, әмма аны бер серле көч тотты. Юк, укучым, бер күрүдә гашыйк булу дип уйлый күрмә. Хикмәт шунда: Газдал үзен искиткеч мәдәниятле итеп күрсәтергә ярата. Моның өчен бер шарт – аның янында мәдәниятле кешеләрнең булуы гына кирәк. Бәндәдә омтылыш булырга тиеш. Шул серле көч әйдәмәсә, Руфинә каршына әнә шулай басып килә алыр идеме ул?

      – Хә… хә-әерле ки-кич!

      Газдал күрешергә дип кулларын сузды. Ләкин кыз аның кулларын күрмәде, чөнки кызыл чыраеннан күзен ала алмады һәм:

      – Исәнмесез, – диде дә, каршысына авызын киереп баскан крокодилдан качкандай, машинасына таба атлады. Газдал карашын аңардан ала алмады. Шулчак күршеләреннән кайтып кергән Кәүкәбелҗәннәт аның кабыргасына дык итеп төртте:

      – Тагын лыкынгансың, исерек хөнҗә! – Ул аның азау тешенең дерелдәвеннән эчендә ниләр кайнавын бик яхшы аңлады. – Күзеңне майландырып торганчы юын, өс-башыңны алыштыр!

      Кәүкәбелҗәннәт аның кабыргасына тагын бер төртте дә, ашыга-ашыга, өйгә кереп китте. Әмма Газдал хәзер, кабырга арасына динамит куеп шартлатсаң да, берни сизәрлек түгел иде. Машинадан иелеп нидер алучы бу гали зат белән чагыштырганда хатынының әйткән сүзләре дә, тирә-юньдәге барлык нәрсә дә төссез, әһәмиятсез, узгынчы әйберләр, менә бу күз алдындагысы гына чын, мәгънәле, мәңгелек һәм аның өчен җаныңны бирсәң дә жәл түгел иде. Каяндыр Альфред килеп чыкты, исәнләште, Руфинә исемле бу кыз турында, аның машинасы белән кайтулары хакында сөйләде, тагын ниләрдер әйтте, аннары кызга дәште:

      – Руфинә, таныш бул, бу – минем әтием.

      Кыз тураеп Газдалга