Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фоат Садриев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02886-8
Скачать книгу
затлы келәмнәрдән башлап һәрнәрсә барлыгын, машинаның да гел үзенеке булуын, әти-әниләренең дә бик зур кешеләр икәнен ишеткәч, Кәүкәбелҗәннәтнең зиһене бөтенләй чуалды, кыяр өзәсе урынга кишер суырып чыгарды, помидор дип әле йодрык кадәр генә үскән өч баш кәбестәне төбе-тамыры белән йолкыды. Моның өчен аны һич тә гаепләргә ярамый, ник дисәң, ана кешенең башын Альфредның якты киләчәге белән бәйле матур хыяллар томалап алган иде. Ул, ашына бәрәңге салгач, суган-укропларын турап куйгач, әле һаман көзге каршында утыручы Руфинәне ничәнчедер мәртәбә аркасыннан сөйгәч, йөгерә-атлый күрше Гайшәгә кереп китте.

      – И Гайшәкәем, Әлфәритем Казаннан бер кыз белән кайткан, ул чибәрлеге, ул буе-сыны, бөтереп борыныңа тыкмалы инде, – дип, Руфинә хакында үзенең бай фантазиясе белән бизәкләнгән мәдхиясен башлады. Гайшәнең тәмам өнен алгач, көянтә-чиләк белән чишмә суы алып кайтып килүче Фәһимә каршына йөгерде:

      – И малакаем, Әлфәритем борыныңа бөтереп тыкмалы кыз алып кайткан, адәм әүлиясы инде…

      Автор башкасын тыңламады, хатын-кыз сүзенә катнашуы өчен хакка да, нахакка да гомер буе сүз ишеткәнлектән, бу очракта читкә китүне һәм казанында быкыр-быкыр итле шулпа кайнап торган йортка кайтуны хәерлерәк күрде.

5

      Чуар ата каз борынын сузып Руфинәгә таба якынлашканда, кызый, машинаның ишеген ачып, эчкә бөгелгән иде. Менә ата каз килеп җитте, бер генә секундка нишләргә микән дигәндәй тукталды да кызның симез балтырын тешләп алды. Руфинә чак кына машинаны башына киеп чыгып йөгермәде, әче итеп кычкырды. Альфред шул тирәдә иде, ата казны типкәләп читкә куды; күз яшьләре чәчрәп чыккан Руфинәне өйгә алып керде, каз томшыгы кызарткан урынны, бальзам буяп, марля белән чорнадылар. Руфинә бик озак тынычлана алмады, алар шуннан соң ата каз белән бер-берсенә дошманнарча караша торган булып калдылар. Моңа кадәр беркемгә тимәгән, урамда иң юаш ата казның болай кылануы һич тә аңларлык түгел иде: әллә ул Руфинәгә үзенең җенси хисләрен белдерергә омтылды, әллә аны яратмавын сиздерергә теләде. Ата казның эчендәгесен шайтан белсен аны.

      Бераздан көтү кайта башлады. Ишегалдының яртысына кереп җиткән сарыклар, Руфинәне күргәч, берсен берсе таптый-таптый, дәррәү түбән очка кадәр артларына да карамый чаптылар. Мыш-мыш сулап тыныч кына кайтып кергән сыер, Руфинә турына җиткәч, кинәт колакларын шомрайтты, күзләрен акайтты, борын тишекләрен киңәйтте дә мөгезен сөзәргә җайлап кына аның өстенә килә башлады. Альфред сыерның һөҗүмен кире кайтарды. Ләкин гомер бакыена беркемне сөзеп карамаган бу мәхлукның болай кылануын ничек аңлатырга? Әллә француз хушбуеның исен яратмыймы мал-туар? Ни дә булса бар, әле бит төнлә Руфинәнең сыйрагын мәче тырныйсы, икенче көнне иртән беләген корт чагасы, төшлектә ботын әтәч чукыйсы, урамга чыккан саен һау-һаулап этләр сырып аласы бар иде.

      Әнә урам коймасы өстеннән Газдалның вак-вак тишекле ак капрон эшләпәсе күренде. Ул капкага таба якынлашкан җиреннән туктап калды. Газдал үзенең ахири дусты Әпсәләм белән голдыр-голдыр килде. Бер ярты ак, бер шешә кызыл аракы, әллә ничә төрле әче бал эчү сәбәпле