Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке). Галимҗан Ибраһимов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Галимҗан Ибраһимов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия: Укучы һәм укытучы
Жанр произведения: Биографии и Мемуары
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02332-0
Скачать книгу
өчен сәҗдә итәсе, әллә ниләр кыласы килә…

      Янымдагы туташым, минем күкрәгемә башын куеп, йомшак, кечкенә кулларын муеныма үрде дә:

      – Ух… Риза… Риза… үләм… үләм… сәгадәтемне, бәхетемне күтәрә алмаудан, күңелемнең ашкынуыннан үләм, – ди.

8

      Артыгын уйларга куәтем җитми.

      Хыялым шул ноктага килү белән, күземә яшь тулып, бугазыма нидер килеп тыгыла.

      Күрәсез, күптән кичкән эшләрне хәтерлибез. Ул көннән бирле миңа бик күп алмашынулар килде. Көрәк кебек сакал чыгып, инде аңар чал да керә башлады. Рухым әллә нинди дәверләр кичереп, мин кайбер заманнарда үземнең бу кичәләремә ләгънәт тә укыдым, шуларны үземнең хәятыма кара тап итеп уйлап үкенгән чакларым да булды. Болар бәгъзан ваклык та, түбәнлек тә тоелдылар. Үзем өчен чын сәгадәт итеп, тагы башка әллә ничаклы нәрсәләргә табындым. Ләкин боларның һәммәсе бетте, һәммәсе килде дә кичте. Инде алар, мазыйның[46] караңгы пәрдәсе артына кереп, мәңгегә югалдылар. Кайбер вакыт, көчләнеп, шуларны искә алырга тырышам, ләкин булдырып булмый. Алар рухка бертөрле генә азык булганнар, йөрәкнең төбенә, үзәккә китмәгәннәр. Шуңа күрә хатирәдән күренешләре үк югалган, тик исемнәре белән күләгәләре генә калган.

      Мин инде картаям.

      Табигатьнең шагыйрь вә сентименталист итеп яраткан минем кебек кызганыч бәндәләре хәятның һәрнәрсәсеннән артык мөтәәссир булалар. Боларның рухлары мәңге матурлык һәм тәәссер эзли. Хәзерге тормышында тапмаса, үткәннәрен уйлап юана.

      Табигый, мин дә шулаймын. Миңа да дөнья вә табигатьнең матур вә мөәссир булучылыгы һәрнәрсәдән алда һәм якын күренә.

      Әнә кояш бата. Әнә шул кояш нуры белән сары алтын төсенә әйләнгән зур күл ялтырый. Әнә ат менгән бер егет күл буйлап бик акрын гына көйләп бара. Һәммәсе матур, һәммәсе моң, һәммәсе мөәссир.

      Ләкин боларның матурлыгы, боларның тәэсире теге кичәләрдәге матурлыкка башка. Боларның матурлыгын беләсең, аңлыйсың; әмма ул вакытларда, ул үз ялкыныңа үзең янып йөргән чакларда, һәрнәрсәнең күрке, матурлыгы рухның әллә кай җирләре белән сизелә – ул заманда һәрнәрсә йөрәкнең туры үзенә, рухның төбенә китә иде.

      Шуңа күрә рухым хәзерге тормыш белән канәгатьләнмичә, башымны кая куярга, үземне ни белән юатырга аптыраган чакларымда, мин ирексез үткән гомерне уйлыйм. Анда ләззәт тә, рәхәт тә, ямь дә бар. Анда яшьлек бар. Анда яшьлегемдәге беренче мәхәббәтем бар. Анда минем урта, ләкин зифа буйлы, алсу яңаклы, ялкын вә шигърият балкып торган, гаҗәп күзле фәрештәм бар. Үткәндәгеләрдән күп нәрсә үзенең бөтенлеген, хәятын җуйган. Андагы хәлләрнең кайберсен уйлау белән хәзер рухыма салкынлык йөгерә. Әмма… Әмма бу дәвер, бу минем беренче мәхәббәт дәверем, бу кичәләребез, минем ул фәрештәм… Аһ, болар һәммәсе минем рухымда шун- дый урын алганнар ки, мин һичбер вакытта аларны онытырга, үзем теләсәм дә, моктәдир булмаячакмын. Кайчан гына үткән гомергә, артка борылып карамыйм – болар минем гомер күгемдә ачык кояш кебек ялтырап ята. Аңа бер генә мәртәбә карау да минем рухымны хәзерге карт, тәҗрибәле тормышның тупаслыгыннан, каралыгыннан коткарып, пакь, якты, мөкаддәс һәм мәсгудиятле булган икенче


<p>46</p>

Мазый – үткән заман.