Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке). Галимҗан Ибраһимов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Галимҗан Ибраһимов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия: Укучы һәм укытучы
Жанр произведения: Биографии и Мемуары
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02332-0
Скачать книгу
бер кичә вә бер кичәнең берничә сәгате минем хәтеремдә шундый урын тота ки, мин аны ихтыярсыз хәят күгемнең кояшы, гомеремнең язы дип атыйм.

7

      Май аеның соң көннәре иде.

      Язның ахыр чакларында гына була торган җылы, йомшак, ләтыйф кичә бик акрын гына якынаеп килүе хис ителмәктә. Күк йөзе аяз, ачык; һава саф; бөтен дөнья тын.

      Без аның белән шәһәрнең һәртөрле чәчәкләр белән бизәнгән әгъла бакчасы эчендә, шат, матур вә ачык адәмнәр арасында музыканың бер куаныч вә бер моңлы көйләрен тыңлап йөри идек. Шөбһәсез, икебезгә дә рәхәт, икебез дә мәсгуд идек. Ләкин без үзебезгә генә калып ирек ачарга, күңелебездәге ялкынның тышка чыгуына ирек бирмәгән бу адәмнәрдән еракка, читкә китәргә теләдек. Күңел ашкына, рухыбыз, читлектәге кош кебек, ялгызлыкка, азатлыкка омтыла. Каршы торган һичбер нәрсә дә юк. Ул минем беренче сүземдә үк бу халыктан, бу кырмыска оясыннан котылырга риза булды.

      Без йөргән бакча зур суның яр башына эшләнгән. Аның түбәнендә елга, анда көймәләр бар. Шунда төштек тә, уңай бер көймәгә икәү генә утырып, кояш баешына таба карап, акрын гына киттек; моны ул үзе теләде:

      – Мин кояш баткандагы күренешне яратам. Шуңа таба баруда аерым бер ләззәт бар, – ди.

      Бераздан шәһәр турысыннан узып, һәрьяктан табигать уртасында гына калдык. Елганың бер ягы – зур һәм карт урманлы биек таулар, икенчесе – яшел үләннәр, аллы-гөлле чәчәкләр белән түшәлгән зур, киң тугай; бара торган суыбыз яхшы ук киң генә; аның өсте тымызык, тигез, шома. Кояш батып бара, шуның тәэсиреннән көзге кебек ялтыраган су өсте, саргылт алтынга әйләнеп, күңелне әллә кая, күккә, мәхәббәт галәменә ашыра, җанга аерым бер рәхәтлек, ләтыйф бер тәэсир килә.

      Кояш бата. Җирдән тын гына, сизелми генә караңгылык күтәрелә – төн килә. Аның белән бергә тынлык килә, сиррият[39] килә.

      Сизелмәстән генә артып барган караңгылык бераздан куера, бөтен нәрсәне чолгап, күзнең күрә алачак җирләрен тарайта, кыса килә, ниһаять, тәмам куерып, кара төнгә әйләнә. Монда матурлык юк, ләкин серрият бар, җанга үзенә башка бер тәэсир бар.

      X., бераз куркына төшеп, минем янымарак килә, куеныма керә. Без, биш атна күрешә алмый, бу көн кавышкан идек. Шуңа күрә беренче кичә кадәрле үк ялкын эчендәбез.

      Иреннәр, беренче мәртәбә буларак, озын, үтә тәмле, ниһаясез татлы булган үбешүгә бирелә. Бераздан соң теге калын урманлы, зур куәтле мөтәкәббир[40] тау артыннан тулган ай күтәрелә башлый. Дөнья вә табигатькә яңа күрек, яңа матурлык арта. Айның бу нуры һәрнәрсәгә хыялый, мөәссир, ләкин бик мөлаем, гүзәл, шигъри һәм серри төс бирә.

      Без һаман барабыз, ләкин бик акрын, бик җай гына.

      Бераздан суның төньяк ярындагы әрәмәдән бик сузып, бик өзеп, үзенең бөтен сәнгатен сарыф итеп, сандугачның ниһаясез гали булган сөю һәм моң белән тулган музыкасы – сайравы ишетелә.

      Аның тавышында моң, матурлык, мөәссирлек кенә түгел, болар өстенә тирән бер шатлык та, сәгадәт тә, тәбрик тә бар төсле тоела. Гүя ул безне, безнең күңелдәге ялкынны белә дә, адәм гомерендә бер генә килеп кичә торган мәсәлсез[41]


<p>39</p>

Сиррият – серлелек.

<p>40</p>

Мөтәкәббир – эре, зур.

<p>41</p>

Мәсәлсез – чагыштырмаслык.