Текстның тәмамланган кисәге яки текст кисәге дигән төшенчә аермачык түгел, шунлыктан аны төп берәмлек мәгънәсендә куллану тәрҗемә методларын эшләү өчен максатка ярашлы була алмый: ул үзирекле тәрҗемәгә юл ача.
Фраза, период терминнары еш кына җөмлә мәгънәсендә кулланыла, ә кайчакта алар параллель дә йөриләр. Бу әлеге терминнарның мәгънәләре аерылып бетмәү белән аңлатыла булса кирәк. Ләкин монда бернәрсә ачык билгеле: авторларның бик күбесе, тәрҗемәнең төп берәмлеге турында сүз йөрткәндә, җөмләне күздә тота.
Җөмләнең лингвистик категория буларак тәрҗемәдәге төп берәмлек функциясендә йөрүе бигрәк тә шуның белән аңлатыла: һәртөрле телдә дә сөйләмнең тәмамланган, бөтен, төп берәмлеген җөмлә тәшкил итә.
Тәрҗемәнең төп берәмлеге итеп җөмләне алу тел белән фикерләүнең бердәмлеге турындагы марксистик фикергә кайтып кала. Материалистик диалектика, төп логик категорияләр төрле халыклар өчен уртак, дип карый. Шуның белән бергә, логик һәм синтаксик категорияләр арасында билгеле бер бәйләнеш тә бар. Төп логик категорияләр төрле халыклар өчен уртак булганга күрә, бер тел җөмләсенә салынган фикерне икенче тел җөмләсе ярдәмендә тәрҗемә итү мөмкинлеген академик В. В. Виноградов тарафыннан бәян ителгән кагыйдә дә – җөмләнең субъект-предикат структурасы гомумкешелек характерда дигән кагыйдә – ачык раслый.
Төп берәмлек мәсьәләсе тәрҗемәдә оригиналның синтаксик бүленешен саклау проблемасы белән турыдан-туры бәйләнгән. Ә бу проблеманы дөрес хәл итү – төп нөсхәнең мәгънәсен, форма үзенчәлекләрен, автор стилен тулы бирү өчен әһәмиятле шартларның берсе.
Әйтергә кирәк, оригиналның синтаксик бүленешен, нигездә, җөмләләрен саклау мәсьәләсе һәрвакыт бертөрле генә хәл ителми.
Кайбер теоретиклар һәм практиклар оригиналның синтаксик бүленешен тәрҗемәдә сакламау ягында торалар. Моны алар, төрле телләрнең грамматик төзелешләре төрлечә, шуның аркасында оригиналның синтаксик төзелешен тәрҗемә теленә күчерү туган тел нормаларын җимерүгә китерә һәм, димәк, тәрҗемәнең сыйфатын түбәнәйтә, дип дәлиллиләр. Ләкин монда ике нәрсә исәпкә алынып җитми. Беренчедән, тәрҗемәдә оригинал җөмләсен саклау аның структур төзелешен дә икенче телгә күчерү дигән сүз түгел, бу очракта сүз барыннан да бигрәк оригинал җөмләсен тәрҗемә телендә дә җөмлә итеп саклау турында бара. Икенчедән, төрле телләрдә, хәтта кардәш булмаган телләрдә дә уртак синтаксик үзенчәлекләр бар. Ә бу хәл тәрҗемәдә оригиналның структур төзелешен гәүдәләндерү мөмкинлеген дә бирә.
Бик күп авторлар, менә шушы фикерне исәпкә алып, тәрҗемәдә оригинал җөмләсе, кагыйдә буларак, сакланырга һәм шулай ук җөмләнең структур төзелеше дә (әгәр ул туган тел нормаларын бозуга китермәсә) мөмкин кадәр тулы гәүдәләнергә тиеш дигән карашта торалар. Тәрҗемәдә оригинал җөмләсен саклауның оригиналдагы синтаксик