нигезләнгән: оригинал фразеологизмнары, бердәй мәгънә һәм образлылыкны, сурәтлелек, җыйнаклылыкны тел нормасын бозмыйча сакларга мөмкин булганда, тәрҗемәдә бирелергә, ягъни төп мәгънәле тәңгәллекләре белән тәрҗемә ителергә тиеш. Бу принцип русчадан татарчага һәм татарчадан русчага тәрҗемә практикасында тормышка ашырыла. Соңгы елларда матур әдәбият әсәрләренең русчага тәрҗемәләрендә татар фразеологизмы үрнәгендә уңышлы гына төзелгән тотрыклы әйтелмәләр барлыкка килде. Мәсәлән: поговорить с перцем и солью (тозлап-борычлап сөйләшү); соль на рану (ярасына тоз салу); струнку тронуть (кылын чиртү); посадить на пенёк (төп башына утырту); мозг кипит (ми кайный); протянуть через игольное ушко (энә күзеннән үткәрү); правда камни рубит (туры суз таш яра); отрезанный ломоть не пристанет (бер кискән икмәк кире ябышмый); негде иголку воткнуть (энә төртерлек тә урын юк); словно во рту кашу варит (авыз эченнән ботка пешерә); рука легка (кулы җиңел); молоко на губах не обсохло (иренеңнән сөт кипмәгән әле); о завтрашнем дне пускай ишак думает (иртәгесе көн өчен ишәк кайгырсын); железный гребень на собственную голову (авыртмаган башка тимер тарак) һ. б.