Менә шушы факторларны исәпкә алып, без түбәндә мисал итеп китереләчәк һәм башка шундый күп кенә фразеологизмнарның, шул исәптән мәкаль-әйтемнәрнең дә рус теле әйтелмәләре өлгесе белән ясалган чаралар икәнлеген әйтә алабыз.
Техниканың соңгы сүзе белән (по последнему слову техники); мәсьәләне кабыргасы белән кую (ставить вопрос ребром); нокта кую (ставить точку); икенче яшьлеген кичерү (переживать вторую молодость); дарыны коры тоту (держать порох сухим); миләрне чистарту (очистка мозгов); тегермәнеңә су кою (лить воду на мельницу); үз көчендә калу (оставаться в силе); бармак аша карау (смотреть сквозь пальцы); түшәмнән алу (брать с потолка); күзгә төтен җибәрү (пускать пыль в глаза); болганчык суда балык тоту (в мутной воде рыбу ловить); ике икең дүрт кебек (как дважды два – четыре); кызыл әтәч җибәрү (пускать красного петуха); бер пот тоз ашау (съесть пуд соли); уң кулы булу (быть правой рукой); күңеленә ачкыч табу (найти ключ к сердцу); туйга хәтле төзәлер (до свадьбы заживёт); сәхнәдән төшү (сходить со сцены); суга сәнәк белән язылган (вилами на воде писано); безнең урамда да бәйрәм булыр әле (и на нашей улице будет праздник); бер стакан судагы давыл (буря в стакане воды); тормышта үз урынын табу (находить своё место в жизни); эткә бишенче аяк кирәк булган шикелле (как собаке пятая нога); кеше кешегә – дус, иптәш һәм туган (человек человеку – друг, товарищ и брат); кешене урын бизәми, урынны кеше бизи (не место красит человека, а человек красит место); кылыч күтәргән кылычтан үлә (поднявший меч от меча гибнет); уртак тел табу (находить общий язык); таякны артык бөгеп ташлау (перегнуть палку); бер чиктән икенче чиккә ташлану (бросаться из одной крайности в другую); аяк астында җир яна (под ногами земля горит); зур корабка зур диңгез (большому кораблю большое плавание); каләм белән язганны балта белән юнып булмый (что написано пером, не вырубишь топором); сүз эзләп кесәгә керми (за словом в карман не полезет) һ. б.
Болар һәм башка шундый рус теле чаралары үрнәгендә ясалган фразеологизмнарның күбесе мәгълүмат чаралары телендә, халыкның җанлы сөйләмендә күп кулланыла һәм, димәк, телебезнең үз хәзинәсенә әверелеп китә. Мәсәлән: Юл хезмәткәрләре теле белән әйтсәк, «бөке» ясалыр иде (М. Мәһдиев); Таулар белән таулар очрашмый, кеше белән кеше очраша (Ә. Атнабаев);
Ә бюрократ,
Күз дә салмый аның хатына,
Берәр гаризадыр дип уйлап,
Тыгып куйды сукно астына.
Татар телендә рус теленнән калькалаштырып алынган канатлы сүзләр, афоризмнар, әйтемнәр дә бар. Мәсәлән: чорыбызның акылы, намусы, вөҗданы (ум, честь и совесть нашей эпохи); сәламәт тәндә сәламәт акыл (в здоровом теле здоровый дух); бөек башлангыч (великий почин); дәүләт – без ул (государство – это мы); уңышлардан баш әйләнү (головокружение от успехов);