Яшьләр хәзер аракыны шешә тамагыннан гына эчәләр («Т. х.»). Рус телендәге горло (горлышко) сүзен ялгыш тәрҗемә итү нәтиҗәсе: шешә авызыннан дияргә кирәк иде.
Татарстанның кече һәм зур елгаларында… (радио). Татарча кече (яки олы) елга булмый: кечкенә елгаларында дип әйтергә кирәк.
Мәгълүмат чараларында көн урынына һава сүзен куллану гадәткә керде. Бу – рус телендәге погода сүзен ялгыш тәрҗемә итү нәтиҗәсе: ул татарча һава (һава хәле) яисә көн дип тәрҗемә ителә. Саф татарча җылы көн, салкын көн формасы кулланылырга тиеш. Әмма монда туган тел нормасы бозыла: Декабрьдә җылы, җепшек һавалар да күзәтелә («Ш. К.») (җылы, җепшек көннәр дә була дип әйтелергә тиеш).
25 яшемдә инде минем беләгем, кул чукларым, аркам җитди имгәнгән иде («В. Т.»). Бу җөмләдәге кул чукларым – кисти рук сүзенең сүзгә-сүз тәрҗемәсе: татарча – кул бармаклары.
Подполье сүзе татарча, идән астыннан тыш яшерен сүзе белән дә белдерелә. Әмма каләм ияләре еш кына бу турыда онытып җибәрәләр: Идел буе районында ялган аракылар җитештерүче идән асты цехы табылган (телевидение). (Ә ни өчен яшерен цех түгел?!)
Күп журналистлар оригинал телендә тиешле мәгънә бер сүз белән белдерелгән икән, ул икенче телдә (тәрҗемә телендә) дә бары бер сүз белән генә бирелергә тиеш дип уйлый. Нәтиҗәдә аңлаешсыз, сәер сүзләр барлыкка килә. Бер телдәге һәр сүзнең мәгънәсен икенче телгә барлык очракларда да аерым сүзләр белән генә бирү мөмкин түгел, шуның өчен дә алар – төрле телләр.
Оригиналның бер сүзен берничә сүз, ягъни сүзтезмә белән дә тәрҗемә итәргә, кайбер очракта исә, аерым бер сүзне генә тәрҗемә итмичә, оригиналның берничә сүзен бергә алып (сүзтезмәне) тәрҗемә телендә бер сүз белән генә дә белдерергә туры килә. Әмма практикада бу әһәмиятле кагыйдәләр еш кына үтәлми. Мисалларга тукталыйк:
Халык үз бөеген зурлады («Ш. К.»). Татарча бөек (сыйфат) үзе генә исем вазифасын башкармый: ул, гадәттә, зат исеме белән бергә килә. Әлеге җөмләне дә Халык үзенең бөек кешесен (бөек шәхесен, бөек шагыйрен) зурлады (олылады) рәвешендә язарга кирәк иде.
Редакциягә дә көн саен берничә өлкәнебез шалтырата («В. Т.»). Өлкәнебез дип әйтү татар теле өчен табигый түгел: берничә өлкән кеше дияргә кирәк.
Чиста татар сыйныфы җитәкчесе Диләрә Нигъмәтуллина… («Ш. К.»). Монда чиста сүзе русча чисто татарский класс сүзтезмәсеннән тәрҗемә итеп алынган, күрәсең. Чиста сыйныф табигый түгел, татар балалары гына укый торган сыйныф җитәкчесе дип әйтелергә тиеш.
Торак-төзелеш, газлаштыру өлкәсендә башкарган эшләребез сөенерлек («А. оф.»). Бу җөмләдәге газлаштыру сүзе – газификация сүзенең тәрҗемәсе, һәм ул татарча сәер яңгырый, аңлашылып та бетми. Шуңа күрә аны газ кертү (газ үткәрү) рәвешендә әйтергә кирәк иде.
Тере табигатьне чамадан тыш саклауларын күргәч тә, ирексездән елмаясың («Ч.»). Мондагы тере табигать – живая природаның тәрҗемәсе, һәм ул татарча табигый яңгырамый. Аны тере сүзеннән башка табигать дип кенә атасаң да, мәгънәгә бернинди зыян килмәячәк: үле табигать булса, аны саклыйсы да булмас