Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Лирон Хамидуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2012
isbn: 978-5-298-02294-1
Скачать книгу
ятим үскәниең ләбаса, кайларда гына кагылып-сугылып йөрисең икән, бәбкәм?» – ди Хупҗамал әби. Йә кинәт төн урталарында «әгузе бисмилла»лар әйтеп, «төф-төф»ләр килеп өшкеренгәли, догалар укырга керешә. Таң атмастан алда торып, намазлык өстенә иелсә дә, һаман сыкрану, сызлану сүзләрен ишетәсең. «Әй балам, бу суыкта юка шинил белән өшисеңдер инде. Үзәккәйләреңә үтәдер… Аллам. Җылы өемдә дә менә эчемә бер дә җылы керми лә, бәбкәм. Күкрәгемә бозны иләп кенә торалар ла. Син, балакаем, өшеп туңганнар анаң бәгыренә төшәдер лә инде»,– ди иде.

      Шулай сыкрана-сыкрана, көн дә җиңү хәбәре килүен, сугыш бетүен көтте Хупҗамал әби. Явыз «ярман»ны үз җирендә дөмбәслиләр инде дигәч, әбекәйнең бит җыерчыклары язылып китәрләр, сүнеп барган карашыннан яз нуры сирпелеп куйгандай булыр иде.

      Әйе, шулай өметләнеп яши-яши, ул сугышның соңгы кышын да уздырып җибәрде. Тик инде үзенең мич буе да, безнең самавыр арты җылысы да аны өшүеннән саклар хәлдә түгел иде. «Ишегалдыма чыгып, җылы кояшка карап утыра башласам, күкрәгем, шәй, болай ук чәнчемәс ие»,– дия торган иде. Һаман көннәр озынаюын исәпләп: «Унда уйнатыр, унбердә борын канатыр, уникедә җиз табан, унөчтә күк табан, ундүрттә сөр сабан була, ә сабан сөргәндә җылытыр, Ходаем кушса»,– дип көтте. Ләкин ул көнгә җитешә алмый, шул «күк табан» вакытында – гөрләп гөрләвекләр аккан чакта дөнья куйды ул.

      Хәер, җәйне күрү түгел, Бәдыйгулла бәбкәсенең – «ездовой Зәбиров»ның – командиры гәүдәсен каплап калып вафат булу хәбәрен дә ишетергә туры килмәде аңа. Ул яман хәбәр килгәнче, язгы кар сулары, апрель томаннары Хупҗамал әбине гүр иясе иткәннәр иде инде.

      Дүрт ел буе көткән шатлыклы көннәр Байтирәккә әз генә соңлап килделәр. Гаҗәп сәер көн булды ул безнең Иртәк буйларында. Кирәк бит, шул иртәдә яшел басуларны, йомшак бәбкә үләннәрен ап-ак кар каплап киткән иде. Җиңү сөенечен беренче булып авыл Советын каравыллап төн кунган Сәкинә апа таратты. Таң беленүгә, ул, ак карда иске галош эзе калдырып, өйдән өйгә чабулады. «Пәбидә, кызлар! Йоклап ятмагыз, пәбидә! Сугыш беткән!» – дип аваз салды бөтен авылга. Аннан соң без, малай-шалай, йөгерешеп чыктык. Кар эреп, аяк аслары чыпырдап беткәнче, «Сөенеч! Җиңү! Пәбидә!» сүзләрен кычкырып йөрдек.

      Ул бәйрәм таңында бары тик бушап калган Хупҗамал әби өенә керүче дә, «Сөен, әбкәй!» дип юату сүзләре әйтүче дә булмады. Хәер, без башка ятим йортлар тирәсеннән дә мыштым гына үтеп китәргә тырышабыз, җаны әрнүле кешеләрнең кайгыларын яңартасыбыз килми иде.

      – Ә мин бу көнне Пруссия чигендә, госпитальдә идем әле,– дип куйды Шаһиәхмәт абзый. – Никтер, ул көн бик уелып истә калмаган.

IV

      – Ә сугышка без атаң белән бер көнне аның машинасында киттек бит. Туп-тулы бер машина иек, ә авылга менә, ватылып-җимерелеп, берүзем кайттым. Алай буласын кем белгән бит. Барганда, гел бәйрәм җырлары гына җырлап барган идек. Укытучы Хәбиб башлый, без «җиңмәс көч юк» дип күтәреп алабыз. Ул да бик еракта ятып калды, бахыр.

      Шаһиәхмәт абзый иптәшләренең кайларда сугышып йөрүләрен, кемнең ничек үлеп калуын искә төшерә. Аннары:

      – Кәрим генә баштук бездән аерылды. Бигрәк сабыр, салмак