Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр. Зиннур Мансуров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Зиннур Мансуров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Документальная литература
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02790-8
Скачать книгу
бик суфи, көн дә биш намаз укый – бурычка йөз мең алгач, аны кесәгә салгач.

      13. Мулла да, ахрысы, фәрештә түгел, аның да остабикәсе бар, бала-чагасы бар, фатир түлисе бар – ни эшләсен, ачка үлсенме?..

      Ну, болай булгач, мулла гаеплеме? Әллә безнең милләт гаеплеме? Әлбәттә, милләт гаепледер…

      Бер мулла биш вакыт намазда, җомгаларда, гаетләрдә имам тора, никах, талак эшләрен карый, казыйлык итә, туганнарны, үлгәннәрне, никахланганнарны яза. Шул арада ук мәдрәсәгә кереп мөдәррис тә була… Зиратка да бара. Җә, бер кешегә бу кадәр хезмәт бирелсен дә, ул кешегә ни өчен жалование алу дөрест булмасын?!

      Әүвәл бер кешегә шулкадәр эш бирү дөрест түгел, инде бирелгәч, аңар жалование бирмичә, теләндереп йөртү дөрест түгел. Бер култыкка ике үгез башы сыймавы, бер көймәче ике көймәнең койрыгын тота алмаганы һәркемгә мәгълүм була торып, бер муллага әллә тагы 20 төрле эш биргәннәр. Шулай булгач, ул мулладан нинди укыту, нинди иҗтиһат, нинди хәер көтәргә кирәк?

      Минем уемча, муллаларны жалованиеле ясарга кирәк – бер; һәм аның өстендәге йөкләрнең һәрберсен аерып, үзенең ияләренә тапшырырга, йөкләтергә кирәк – ике… һәм боларның һәрберсенә аерым-аерым жалованиеләр бирелсен…

      Муллаларның берсе бигрәк тук, икенчесе бигрәк ач булуының һәм дөрес укыта алмауларының… һәммәсенә сәбәп жалованиесезлектер. Шуның өчен мин үз тарафымнан, муллалар жалованиесез хезмәткә көчләнмәсеннәр, дип әйтергә батырчылык итәмен.

      14. Үзенә башка хатиб, вагыйзьләр дигәнемез дә, безнең хәзергә чаклы булган муллаларымыз төсле, мөнбәргә менеп, баласын тирбәтеп җоклатучы хатын шикелле, халык аңламаган тел илә көйләп, җырлап, халыкны гыр-гыр җоклатмасыннар, тик өч мәртәбә «әлхәмделиллаһ»ны гарәпчә әйтсәләр җитәр. Вагыйзьләр безнең үземезнең ана телемез илә безгә, динемезгә, дөньямызга кирәкле вәгазьләр сөйләсеннәр. Халыкның тамырлары буенча каннарын йөгертеп, күз яшьләрен чыгарып, әллә кай җирләрен чеметтереп-чеметтереп алсыннар. Мөнбәргә менгәч, фәлән мәкам берлә җырлау, төгән көй илә көйләү бик зур ояттыр. Иске муллаларга алай гавам халкын көйләп тирбәтеп җоклатканчы, бер дә кешесез сахрага чыгып, гарәп шигырьләре көйләсәләр, артыграк булыр иде…

      Хатибның сүзләре дару хөкемендәдер. Даруны, шифа биргәч, ачы булса да эчәләр бит.

      15. Халыкның җыелган җире мәҗлестә, милләт исемене бер-ике кәлимә булса да, халыкны гыйлемгә, сәнгатькә өндәсәләр, нинди яхшы булыр иде… Мөмкин кадәр дөнья, ахирәт өчен файдалы мәгърифәт хасил кыйлмак кирәк…

      Халык каршында җен теле төсле ят телләр илә мөнбәргә менеп җырлауны изге эш дип, әдәбият ахшамындагы халыкның ана теле илә шул ук мөнбәрдәге сүзләрне шамил булган36 шигырьләрне яман дип, кыек күз берлә карамаска кирәктер…

      Кыскасы гына, милләтнең тәрәккыйсенә вә башка милләтләрнең аяклары астында тапталмавына кирәкле нәрсәнең һәммәсе дә саваплы вә хәерле бер эштер… Һайдәңез, борадәрләр!..37 Галәме исламга нур сачик, нурланыйк, тырышыйк!.. Без… халыкны караңгыда калдырып адаштырырга кулымызда аз гына бер икътидар Скачать книгу


<p>36</p>

Шамил булу – үз эченә алу.

<p>37</p>

Борадәр – туган.