Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр. Зиннур Мансуров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Зиннур Мансуров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Документальная литература
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02790-8
Скачать книгу
Сез – интеллигентлар… Татар халкы арасында хисапсыз күп зыялылар… Зыялыларымызга һәр ничек, җәсарәтле пожарныйлар кеби, җәһаләт ялкыны эчендә дөрләп янган милләтне, тизрәк утка атылып, коткарырга тырышу фарыздыр. Пожарны читтән тамаша кыйлып кына көлеп тормак – ирлек түгелдер…

      Без шушы олуг мәмләкәтемезнең сакчысы вә чын гражданы… булырга тиешлемез.

      8. Яшәсен гайрәтле милләт арысланнары!.. Яшәсен яңа, яшь милләт каһарманнары!..

      Татар яшьләре!.. Һайдәңез… Милләткә… тәкрар әйтәмез…

      Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.

      Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле; дөнья бирсәләр дә сатмам милләт, миллиятемне…

      Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы… Тиеш… үтәргә изге юлда бу гомер барсы түләү берлән бурычны Тәңремә һәм халкыма… Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын…

      Күңел берлән сөям бәхетен татарның, күрергә җанлылык вакытын татарның. Татар бәхете өчен мин җан атармын: татар бит мин, үзем дә чын татармын.

      Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм… Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.

V. Нигә тарихтан гыйбрәт алмыйсыз?

      1. Артка карасак борылып… Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе: «Аһ!» – дисең, – без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе… Түбәннәр югары ашкан, бөекләр түбән төшкән…

      Әйтсәгез, сездән сорыйм мин: бездә нәрсә юк иде?!

      Мәгъмур24 Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр… Китте Касим, китте Казан. Бетте татар, кырылды хан… Җылый-җылый бирделәр җан: Сөембикә дә Чыңгыз хан; нә дәүләт калды да, нә шан!..

      Бу дөнья бер төркем вәхшиләргә рәхәт урын булды: болар, белмим, ни сәбәптән безнең өскә ябырылдылар. Болар яхшы кешеләрнең канын эчә, чөнки кан эчү аларга шикәрдән һәм дә хәлвәдән татлырак…

      Күпме михнәт чиккән безнең халык, күпме күз яшьләре түгелгән… Аһ, ник соң без булдык вәйран? Бөтен дөнья калды хәйран… Читен хәл. Гайрәтең җитсә – ерып чык, әгәр җитмәс исә – бет, шунда тончык!..

      Нигә тарихтан гыйбрәт алмыйсыз?.. Әгәр сез тоткан юлыгызда нык торса идегез, бу хәлгә төшүегез, минемчә, мөмкин булмас иде.

      2. Юк шул безләрдә берләшмәк; юк бергә-бергә гөрләшмәк, бер җан, бер тән булып, һәр нечкә серне бергә серләшмәк… Фида булган мөрәүвәтле25 бер җан кирәк.

      3. Вакытында җирне селкеттек… Инде эш үтте, булачаклар булды!.. Кемгә ләгънәт әйтәсе һәм каргасы?.. Шулай булган. Заман кичкән. Сулар аккан… Каршылык юктыр Ходайның иркенә.

      4. И Җир, синдә – синең куеныңда ничә төрле кавемнәр бардыр?.. Бу, корт-кырмыскалар кеби, дөньяны каплаган адәмнәр эчендә әмерләренә буйсынып, максудка җиткәннәрне бик аз таптым.

      5. Дөньяда һәрнәрсә дә үз асылына бер әйләнә… Эшкә ябышыр чак җитеп, ямьсез озын төн үткәнен күз ачып белдек без, үлчәп күктәге Чулпан белән. Булса да ул чакта бездә керсез иман, саф күңел, күз һаман булды эренле, йөз дә саф һәм пакь түгел. Шул сәбәпле дустны, дошманны дөрест фәрекъ итмичә26, күп саташтырдык…


<p>24</p>

Мәгъмур – төзек.

<p>25</p>

Мөрәүвәтле – үз-үзен кызганмаучы.

<p>26</p>

Фәрекъ итмичә – аермыйча.