Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр. Зиннур Мансуров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Зиннур Мансуров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Документальная литература
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02790-8
Скачать книгу
төгәлрәк әйткәндә, «Кызларга махсус милли шигырьләр» һәм «Ирләргә махсус милли шигырьләр» дигән җыентыклары тәнкыйть үзәгенә алынган. Аңа сезнең «тәртә башы» тиеп узган очраклар башка кайбер мәкаләләрегездә дә күзгә чалынып китә. Хәтта әле бер хатыгызда да: «Мин… Мәҗит Гафуриның «булмый» урынына «булмай»ларын терпеть не могу», – дип, чәнечкеле төстә искәртеп үткәнсез. Һәрхәлдә, туры Тукайның бу шагыйрь хакында бәһаләүле гомуми фикере бардыр бит?

      Г. Т. Кирәк булса, әйтеп бирәм… Шәхсән минем шагыйрь әфәндегә «рәхмәт»тән башка сүзем юк…

      Милләте булганга татар,

      Ул да булган бер татар…

      Шөбһәсез, ул – милләт кешесе. Аның өчен җаны фида!

      – Сезнең Сәгыйть Рәмиевкә карашыгыз төрле температура үзгәрешләре кичергән. Әлеге затның холык-фигылендәге сыйфатлар нинди генә чагыштырмада булмасын, аның шәхесенә туры килеп торган талантын барыбер таныйбыз.

      Г. Т. Мәгънәсен аңларсың инде… Баланың атасы, анасы, агасы, апасы, даясе – һәммәсе дә аның ни берлә вә ничек уйнаганын дикъкатьлечә тикшерәләр һәм шуннан баланың зурайгач кем булачагына вә ни кәсеп итәчәгенә хөкем итәләр… Әгәр кайвакыт бала иптәш балаларына яисә үзеннән берничә яшь зуррак кыз балаларга: «Мин тәти бит, ә?» – дип, сөальләр бирсә, апасы шундук: «Бу энем, Алла боерса, Сәгыйть Рәмиев кеби поэт булыр», – дип, алдан хәбәр бирә.

      – Сезнең Сәгыйть Рәмиевкә язган мәгълүм хатыгыз искә төшә. «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел…» дигән атаклы сүзләрегез, валлаһи, әле генә сөйләп үткән хикәят белән бер үк вакытта әйтелгән кебек тоела. Татар шагыйренең нинди булырга тиешлеген билгеләмә рәвешендә аңлатып бирә алгансыз.

      Г. Т. Гайбәтчеләр шикелле мактанып әйтмим… Һәр ни исә ниятем гүзәл бит.

      – Килешәсездер, Сәгыйть Рәмиев эчтәлек һәм форма өлкәсендә шактый ук эзләнгән шагыйрьләр җөмләсенә керә. Шушы юнәлештәге кайбер гамәлләре белән ул әдәби җәмәгатьчелектә бәхәсләр дә китереп чыгарды.

      Г. Т. Бетмәде шул… Рәмиевнең шигырьдә шау-шуы.

      – Сезгә яхшы мәгълүм, «Идел» газетасы редакциясенә килгән тезмә әсәрләргә Сәгыйть Рәмиев анализлар да ясаган, Сәгыйть Сүнчәләй кебек шагыйрьләр иҗатына да үз югарылыгыннан бәяләмәләр бирергә җөрьәт итеп, бездәге шигырь үлчәме мәсьәләсенә карата кайбер кызыклы фикерләре белән дә уртаклашкан.

      Г. Т. С. Р-нең вәзеннәр тугърысында артык лаф сугуына исегез китмәсен. Әле без татарларда теория словесности вә шигырьләр өчен хорей, дактиль-фәләннәр ясалмаган чакта, вәзен вә гармонияләр төрлечә булса да зарар юк, фәкать мәгънә кирәк, гүзәл ифадә82 кирәк.

      – Ә гомумән алганда, Сәгыйть Рәмиев – ул…

      Г. Т. …тумыштан ук голувият аралаш үзсүзле булып туган кеше.

      – Болай әйтү бераз сәеррәк, әлбәттә. Шулай да, голувият дигәне бөеклекне аңлата. Чамасын белеп эш иткәндә, үзсүзлелек тә кирәк ләбаса. Димәк, Сәгыйть Рәмиевкә бирелгән әлеге кыска бәяләмә теләсә кемгә тәтеми торган булып чыга.

      Г. Т. Булса булсын инде…

      – Тагын бер Сәгыйть


<p>82</p>

Ифадә – аңлата белү.