Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр. Зиннур Мансуров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Зиннур Мансуров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Документальная литература
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02790-8
Скачать книгу
«Сак-Сок»лары да бар. Андый әсәрләр каләм әһелләрен үзләренчә иҗатка рухландырып тора.

      Г. Т. «Сак-Сок» хикәясе – халыкның бернәрсә белән дә чикләнмәгән киң фантазиясеннән туган бер хикәядер…

      – Без чынлыкта колачлап бетерә алмаслык биниһая зур темага кереп киттек. Бу урында татар халкының иҗат мөмкинлекләрен билгеләп үтү генә дә җитәдер күк.

      Г. Т. Дөрестен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.

      – Бездә каләм төшенчәсенә күпкырлы мәгънә салынган. Әлбәттә, артыгын уйлап тормаган беркатлы бала чакта ул әле язу коралы буларак кына кабул ителә. Тора-бара кулдагы каләм авырая, җаваплылыгы да арта башлый. Хәзер инде сез аңа кечкенә Апуш күзләре белән түгел, шушы юлда ачысын-төчесен татыган зуп-зур Тукай тәҗрибәсе аша карыйсыз. Гомумән, нәрсә соң ул каләм?

      Г. Т. Каләм – хөкем йөртүче җир йөзендә, аның белән ант ителгән «Нүн» сүрәсендә… Каләм – бөек, каләм – дәрәҗәле; Ходайның телендә ант урынында ул.

      – Әгәр максат тәгаен билгеле булса, аңа ирешү юлларын табу җиңелрәк, дип искәртә элгәрләр. Сезнең дә үз-үзегезгә йөкләгән олуг бурычыгыз гавамга шактый алдан ук сиздертеп куелган. Ничек язгансыз әле?

      Г. Т. Телим булырга мин инсане гали…

      – Әйтерсең барысын да алдан күргәнсез.

      Г. Т. Эшем һәм ниятем изге иде, ләкин максудыма җиттеме – анысы минем эш түгел.

      – Гадәттә, талант иясе әдәбиятка дәвамчы буларак тартыла. Шул исәптән сез дә. Артыңнан килүчеләрне дә тоеп яшәү мәслихәт. Ошбу мәсьәләдә ышанычыгыз ныкмы?

      Г. Т. Әлхәмделиллаһ… Милләтнең яшь каһарманнары каләмгә сарылды…

      – Күңелегезне кәгазьгә әле беренче тапкыр түккәндә үк сез язучыларга олуг вазифа йөкләнүен тәкрар итәсез.

      Г. Т. Боларның кемлеген яхшы белик без, боларның артуын Ходайдан телик без.

      – Әдиплек гамәлен дә бик зурлап күрсәтәсез.

      Г. Т. Язучысыз язылдымы бу Коръән, язучысыз төзелдеме бу Форкан?

      – Тфү-тфү, безне көферлектә гаепли күрмәсеннәр тагын! Монда бит күктән иңгән сүрә һәм аятьләрне кәгазьгә тәртипләп төшерү әмәле турында сүз бара. Берьяклы гына уйлаучылар өчен шундый искәрмә ясау кирәктер.

      Г. Т. Наданлык сәбәпле көфергә төшү җиңел инде.

      – Әлбәттә, кешелек дөньясындагы рухи тәрәккыятне язучылардан башка күзаллау кыен.

      Г. Т. Бу дөньядан язучылар күтәрелгәннәр, дөньяга нәкъ ай кебек балкыганнар.

      – Вәләкин шунысы кызганыч, изгегә тартыр каләм әһеленә беркайчан да җиңел булмаган. Әнә Алтын Урда чоры шагыйре Котб «Хөсрәү вә Ширин» поэмасының азагында әлеге әсәрен каләмнең күзеннән «бәгырь каны»н агызып язуы хакында искәртә. Иҗат газабы – бер хәлдер. Еш кына пәйгамбәргә тиңләнгән шул язучы тормышта да төрлечә эзәрлекләнеп тора. Җәмгыятьне аңламассың.

      Г. Т. Безнеңчә, бунда бер дә аптырый торган җир юк… Китмәсен кәефең, мөхәррир, денсез дисәләр дә; син аларга бал биргәндә сиңа агу бирсәләр дә… Килер бер көн: милләтең сиңа шәфкатен күрсәтер… Тупаслар белми «шигърият» дигән сүз кадрене…