Ир-ат халкы хатын-кызлар турында күбрәк сөйли генә, үз гомеренә бер, күп дигәндә, ике-өч гүзәл затны якыннан белә дә, башкаларын читтән генә күзәтеп, ымсынып яши бирә. Шәүкәт үзе дә шулар җөмләсеннән иде. Үз гомерендә үлеп яратып, төннәр йокламый саташып, чәчәкләр бүләк итеп йөргән кызы булмады аның. Ошадылар да шикелле бер ишеләре, тик бер кат чалбардан гына өйләнүне күз алдына да китермәгән Шәүкәт алар белән җиңел генә аймылышты. Кызлар нәрсәдер өмет итеп аның янында бөтерелеп карадылар да икенчеләргә кияүгә чыга тордылар. Яшәргә үз почмагың булмый торып, акчасызлыктан интегеп бала үрчет тә бала үрчет – шул булдымы тормыш? Юк, Шәүкәт бөтенләй икенче итеп күзаллый гаилә тормышын. Вакыт шулай ага торды, Шәүкәтнең дә яшьлеге сизелми генә үтеп китте. Аннары инде кыз-кыркын тирәсендә чуалырга иренә дә башлады. Ни әйтсәң дә, утыз яшьлек кеше бабай булып күренә унсигезе генә тулган кызларга. Соңыннан, соңыннан, өлгерермен әле, дип, үзен юатты ул. Ә хатын-кыз аңа теләкләрне канәгатьләндерүче ярдәмче зат кына булып күренә башлады. Әмма бүген Кэт белән танышкач, моңарчы күңелендә яшеренеп яткан яңа хисләр калкып чыкты: аның әлеге хатынга ошыйсы килде, аңа соклансын иде ул, сагынсын иде, бердәнбере итеп кабул итсен иде. Үз бүлмәсенә ашкынып кайтып керде, игътибар белән һәр почмакны күз алдыннан кичерде: Кэт ничек карар, нәрсәдән гаеп табар? Анда-санда таралып яткан әйберләрен шкаф тартмалары эченә яшерде, тәрәзәләрне шар ачып куйды, аннан соң телефон аша портьега шалтыратты.
– 118 нче бүлмә, люкс, тиз генә бүлмәдә марафет ясагыз, ни… җыештырып чыгыгыз дигән сүзем, тузан бөртеге дә калмасын.
– Иртәдән бар бүлмәләр юылып чыкты, – дип каршы төште портье.
– Беләм, тик миңа чираттан тыш бу эшне оештырыгыз әле, өстәмә хакка. Аннан соң өстәлгә чәчәкләр гөлләмәсе куелган булсын…
– Яхшы, сез дигәнчә булыр, – дип ризалашты портье, түләү сүзен ишеткәч, – ә нинди чәчәкләр ошый сезгә?
– Матур чәчәкләр, – дип кырт кисте Шәүкәт, – кайдан белим мин чәчәк исемнәрен? Иң мөһиме, матур булсын, хакына тормагыз.
Очрашканнан соң бер-бер сәбәп табып үз бүлмәсенә кунакка китерергә уйлый иде Кэтны Шәүкәт. Әллә кайда танцы-манцыларда сикергәләп йөрмәсләр бит инде, җитәкләшеп урам таптау да килешеп бетми, ә монда ышык куыш, сүзләр берегеп китәр, өмет йөртә кешене, өмет! Шәүкәт, ашыгып, беренче катта урнашкан ресторанга төшеп китте. Эх, бу телнең юклыгы, чатнап сөйләп торса, әллә нәрсәләр тезәр иде дә соң Кэт алдына. Алай да юлын тапты, зал буйлап йөреп торган мәһабәт гәүдәле метрдотельне чакырып китереп үз гозерен аңлата алды.
– Минем кунагым була кичке якта. Аңлыйсызмы? Очрашу. Иң чибәр хатын белән. Бүлмәдә генә кичке ашка заказ ясарга буламы?.. Булса, бик яхшы. Менә сез нәрсәләр тәкъдим итәр идегез? – Әһә, әһә, үз эшен белә, шайтан алгыры. – Ярый, риза. Ә аракы бармы сездә? Урыс аракысы, рашен водка? Юк, һе, нәрсә эчәсез соң сез? Вино? Ну анысы тамак