Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03858-4
Скачать книгу
егерме дүрт яшь кенә, үзең күргәнчә, елның җиде-сигез аен авылларда йөрүче, кайткан чакларында бер карчыкның юеш почмагында торучы, ятарга үз караваты да булмаган билгесез бер артистка – менә мин кем. Әмма минем мәхәббәткә һәм бәхеткә хакым бар иде. Миңа җылы кирәк иде, юаныч көттем, күңелем эчкерсез дуслыгы кирәк иде… Мин көттем, күңелем белән бик күптән көттем… Ниһаять, син очрадың… Мин беренче караштан ук гашыйк булуга ышанмыйм, әмма салкын вокзал эчендә син каршыма килеп баскач, йөрәгем, сискәнеп, миңа: «Менә ул кеше!» – диде… Әйе, ниндидер бер тетрәнү, уяну, сагаю бөтен эчемне өшетеп, эсселәндереп узды… Менә ничек башланды ул… Ә син безнең белән ачык кына, йомшак кына сөйләштең. Авыр хәлебезгә кереп, тизрәк атлар да табып китердең… Өстемә толыбыңны бирдең, аякларымны салам белән урадың, юл буе, салкыннан өшемиме бу, дип кайгыртып бардың. Һа, ир кешенең әнә шундый эчкерсез яхшылыгын хатын-кыз аңлый белә ул, бәяли белә, дустым!.. Әгәр шул чакта син бер генә хәрәкәт яки сүз белән үзеңнең берәр яшерен теләгеңне сиздергән булсаң, ант итеп әйтәм, безнең арада һични булмас иде. Алай гына да түгел, минем йөрәгем шунда ук йомылган булыр иде, син минем өчен югалган, беткән булыр идең… Ышанасыңмы?.. Ләкин син фатирга төшкәч тә, концерттан кайтып ашап-эчеп утырган чакта да үзеңне гаҗәп тыйнак, әдәпле тота белдең. Миңа бик игътибарлы булдың, хәер, бер миңа гына түгел, безнең барыбызга да чын кешечә бертигез була белдең… Һәм минем күңелем, шуңа балаларча сөенеп, сиңа һаман тартыла, якыная барды… Тик син моны дөрес аңла, Зөфәр, дөрес аңла, бу бик саф, гөнаһсыз, керсез хис иде. Юк, мин сиңа ир итеп кенә караудан, сине ир итеп теләүдән бик, бик ерак идем. Мин гүя кеше таптым, кешегә сокландым, шул кешенең үзе, җылы, йомшак мөнәсәбәте миңа тансык иде, миңа кадерле иде…

      – Ә соңыннан? – диде Зөфәр сак кына.

      – Мин беләм синең нәрсә уйлап соравыңны, Зөфәр, – диде Рәшидә, ашыгып; кинәт аның күзләренә яшь килеп тулды, һәм ул бугазына күтәрелгән төерне йотып куйды. – Ашыкма, мин сөйлим, барысын да… Син белергә тиешсең… Әйе, ул төнне мин дә йоклый алмыйча яттым. Синең йокламавыңны белеп, һәр кыймылдавыңа колак салып яттым… Көттемме мин сине? Әйе, көттем, яшермим. Мин бит үзем дә тынычлыгымны җуйган идем. Хәтта син миңа тиярсең дигән курку да күңелемә килмәде… Нишлим, «Үзе егылган еламас» диләрме, менә шул инде… Әйе, мин сиңа ачулана да, рәнҗи дә алмадым, чөнки ул син идең, син булганга күрә генә мин… синеке булдым… Әмма шул хәлдән соң минем ниләр кичергәнемне белсәң иде!.. Әле кочагыңда чакта ук инде мин шул минуттан сиңа буйсынган зәгыйфь бер хатын булып калуымны тойдым. Кинәт үземне кызганудан күземә яшьләрем килде һәм йөрәгемә авыр бер төер утырып калды… Хәзер дә ул төернең беткәне юк. Ләкин шул кичтән соң мин синең өчен яши башладым, Зөфәрем!.. Барысы да сиңа, барысы да синең аша гына. Хатын-кыз мәхәббәте шулай ул – үземә дими, аңа булсын, ди. Бәхетне дә, рәхәтне дә үзе биреп кенә таба ала… Тик… тик үкенечкә генә булмаса ярар иде!.. – Һәм Рәшидә әкрен, тирән сулап башын иде, тынды, бүтән кузгалмады.

      Аның бу