– Апа, бәгырем, бар, кайт.
Хәлимә, суларга һава җитмәгәндәй, башын күтәреп:
– Хәсән туганым, Хәсән туганым, син кайда? – ди һәм янә үкси башлый.
Рәхилә Хәлимәнең чәчләреннән сыйпый:
– Апа, бәгырем, чыдыйк, бик авыр булса да чыдыйк. Бер безнең башка гына төшкән хәсрәт түгел бу… Апа, бәгырем, тыңла мине, бар кайт, балаларың белән бул, аларны сөй, тынычлан. – Һәм култыгыннан алып, ашыкмыйча, сакланып кына капкага таба илтә.
Хәлимә буйсынып атлый, хәлсез башын Рәхиләнең иңбашына сала, елавыннан туктый.
Рәхилә Хәлимәне тынычландырыр өчен уйлап, ләкин үз-үзенә әйткәндәй:
– Сугыш бу… – ди.
Хәлимәне капкадан озату белән Рәхилә өйгә, әнисе янына ашыга… Өйдә тынлык. Өйдә җан иясе юк шикелле… Тик ачык тәрәзәләрнең ак пәрдәләре генә салмак җилфердәшә. Рәхилә, сакланып кына агач карават янына килеп, әнисенә карый. Ана йоклый. Ялгыз калган сабый бала шулай иркә, йомшак һаваның назлап сөюеннән йоклап китүчән була… Әйе, авыру ана бала тынычлыгы белән йоклый. Саргаеп кипкән кечкенә йөзендә аның – әйтерсең уйларын, газапларын ниндидер сихерле кул сыпырып алган – тыныч гамьсезлек.
Рәхилә, чебен кунып борчымасын өчен, акрын гына ак чыбылдыкны төшерә һәм, аяк очы белән генә басып, кире өйдән тышка чыга. Ишегалдының түренә узып, бакча рәшәткәсе буендагы яшел чирәмгә утыра.
Гаҗәп: Рәхилә үзендә елыйсы килү тоймый. Ә ул ялгыз калгач тыела алмам, елармын дип уйлаган иде. Бәлки, кайчан да булса бер елар, һичшиксез елар… Ә хәзер… Юк, бик тырышып караса да елый алмас иде. Яшьләре аның эчендә кибеп бетте һәм күңелендә тыныч бушлык, аз гына моңсу тыныч бушлык урнашып калды. Әмма моңсу бушлык төбендә, кайдадыр бик тирәндә, кагылырга хәтәр сызлавыклы бер төер ята. Рәхимсез ачу-нәфрәт төере бу! Һич шик юк ки, Рәхилә менә шушы минутта бәдбәхет дошманны үз кулы белән рәхәтләнеп буар иде, буар иде һәм… җиңеләеп калыр иде. Сугыш бит бу, үлем өчен түгел, тормыш өчен сугыш!
Хәсән!.. Әйе, Рәхилә аны карап үстергән иде. Янә үстермәсмени? Әгәр үз баласы булмаса, апаларының, сеңелләренең балаларын карап үстерер. Бер Хәсән урынына ун Хәсән үстерер!
Юк, бу минутта кайгысы бик зур булса да, Рәхилә елый алмый… Кулы тойган җир, аркасыннан сөйгән кояш, күзләренә караган чәчәкләр тыныч булырга кушалар, сүзсез, бары үзләренең шушында, аның әйләнәсендә булулары белән юаталар. Чыннан да, Рәхилә салкын-тыныч. Тик чигәсендә аның әле үзе күреп өлгермәгән ике бөртек чал чәче елтырый…
БЕР ГЕНӘ СӘГАТЬКӘ
Авылдан ике километр ераклыкта сөзәк сырт буйлап тимер юл үтә. Авыл очындагы Галимҗан абзый йортының тәрәзәсеннән карасаң, нәкъ каршыда карт юкә агачлары ышыгына яшеренгән кечкенә кызыл кирпеч станция бинасы һәм сарыга буяган кызыл түбәле җыйнак каралтылар күренә. Станциядән ике якка сузылган берничә рәт юллар кайчан буш була; тик теге яки бу тупиктагы ялгыз вагон, онытылып калган шикелле, моңаеп тора… Кайчак исә ул юлларга озын-озын эшелоннар килеп туктый. Күп вакытта вагоннарның ишекләре ачык була,